Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта язгы ташуга әзерләнәләр

​​​​​​​Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты район үзәгендәге барлык урам юлларында су агу торбаларын кар-боздан чистартуны оештырды.

 

Шулай ук трактор белән карны төрттереп, язгы сулар агарга юллар ачканнар. Җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов әйтүенә караганда, Базарлы Матак буасын да ташу суларыннан ташымасын өчен даими контрольдә тоталар.

Синоптиклар алга таба көннәр тагын да җылыначак, яңгырлар башланачак дип фаразлый. Шуңа халык та үз йорт-җирләре тирәләрен су басудан саклап, кар сулары агарга юллар ачсыннар иде, ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев