Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең 28 нче конференциясе булды. ФОТО

​​​​​​​Үткән атнада “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең 28 нче конференциясе булды.

 Анда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Татьяна Воропаева һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Евгения Серебрякова да катнаштылар. Конференция эше белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

 

 

“Бердәм Россия” партиясенең район җирле бүлегендә 27 башлангыч оешмада 1404 кеше әгъза булып тора. Быел партия әгъзалары 39 кешегә артты. 14 елдан бирле партиянең җәмәгать кабул итүе бүлмәсе эшли. Быел анда 125 кеше мөрәҗәгать иткән, 109 сорау уңай хәл кылынган. Боларны  Александр Никошин җирле бүлекнең быел башкарылган эшләре турындагы отчет чыгышында әйтеп узды.

–“Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Айрат Хәйруллин, Фоат Вәлиев, Альберт Мөхәммәтшин, Ольга Павлова районга күп төрле иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Алар булышлыгы белән Өлкәннәр көнендә, Яңа ел бәйрәмнәрендә бик күп бүләкләр таратыла. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә дә алар актив катнаша,  мәктәпләргә, мәчет һәм чиркәүләргә булышлык күрсәтәләр. Юллар төзү һәм төзекләндерүдә дә ярдәмнәре зур. Хәер, болар безнең бердәмроссиялеләрнең район өчен башкарган хезмәтләренең бер өлеше генә,–диде Александр Федорович.

Район башлыгы бездә башлыча “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән төзелгән күп санлы социаль объектларны атады. 2019 елда да андый төзелеш эшләре  күп булачак икән әле. Әйтик, Югары Әлморзада фельдшер-акушерлык пункты, Чуаш Кичүендә табиблык амбулаториясе төзү күздә тотыла. Чуаш Борнаенда мәдәният йорты, “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда йокы корпусы һәм мунча-кер юу комплексы, район үзәгенең Филиппов урамында 12 фатирлы йорт, Хузангайда мәктәп белән балалар бакчасы, Сихтермә-Хузангайда торак йортлар сафка басачак. Киләсе елда тагын күп кенә социаль объектларда капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла.

–“Бердәм Россия” үзенең эшкә сәләтлелеген башкарылган хезмәтләре белән исбатлый. Алга таба да без партия билгеләгән, халык сораган эш һәм бурычларны намус белән үтәрбез,–диде Александр Никошин.

Конференция делегатлары яшерен тавыш бирү юлы белән җирле политсовет составына әгъза итеп Елена Бухарованы сайладылар. Конференциядә партиянең Алпар, Чиябаш, Апак, Чуаш Кичүе башлангыч оешмалары секретарьлары Ринас Сәлаховка, Илфат Сәмигуллинга, Илһамия Әбҗәббаровага, Ирина Мамбетовага 2018 елдагы уңышлы эшләре өчен “Бердәм Россия” җирле бүлеге Почет грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев