Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без финалда! Казан өчен тавыш бирик!

200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты.

Кичә конкурсның соңгы, өченче этабы башланды. Иң күп тавыш җыйган ун шәһәр арасыннан ике җиңүчене сайлап алырга туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк Банкының яңа купюралар чыгарачагы турында быелның апрель аенда билгеле булды. Яңа банкнотлар 2017 ел ахырында кулланышка керергә тиеш. Россия Үзәк банкы, яңа акчага илнең кайсы шәһәрләрен сурәтләргә кирәклеген халык үзе хәл итәчәк, дип конкурс игълан иткән иде. Казан, ике этапны уңышны үтеп, инде финалга килеп җитте. Күп калмады, әмма көрәшнең дә иң кызу өлешенә чыктык. 7 октябрьгә кадәр Твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирү барачак, ул 12.00 сәгатьтә төгәлләнә. 1 октябрь - "Ачык ишекләр көне"ндә Россия банкының теләсә-кайсы бүлегенә "барып, анда да анкета тутырып тавыш бирергә мөмкин.

Казанның финалга чыгуы турында билгеле булгач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте», Instagram һәм Twitterдагы битләрендә халыкка мөрәҗәгать итте. Президент «Казан финалистлар сафында! Татарстан башкаласын яклап тавыш бирик! #200Казан» - дип, Казан сурәте өчен тавыш бирү финалында актив булырга чакырды. Миңнеханов Казан Кремле һәм Казан дәүләт университетының төп бинасы фотоларын да урнаштырган.

Бу көннәрдә хаҗ сәфәрендә булган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә үзенең хәләл җефете белән 200 сумлык банкнот тотып фотога төшкән һәм бәйгедә Казан сурәте җиңсен өчен изге җирдә догалар укуларын белдергән.


Рабит Батулла, язучы, җәмәгать эшлеклесе:
- Яшермим, бу турыда шактый гына ишетсәм дә, әлегә кадәр конкурста катнашканым булмады. Әмма Казан 200 сумлыкта үз урынын алырга хокуклы, дип саныйм. Әгәр бу эш Татарстан, Казаныбыз файдасына икән, әлбәттә, финал өлешендә тавыш бирәчәкмен.

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе:
- Конкурсның алдагы этапларында да, финал өлешендә дә тавыш бирдек һәм бирәчәкбез дә. Алай гына да түгел, Татарстаннан читтә яшәгән барлык татар яшьләренә конкурс, аңа ничек тавыш бирергә мөмкин булуы турында аңлатып, мәгълүматлар җиткердек. 200 сумлык купюраларда ни өчен Казан сурәтләнергә тиеш, дигән сорауны биреп тә торырга кирәкми. Бөтен кешедә дә бер генә максат - Татарстан башкаласы турында тагын да күбрәк белүләрен телибез.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/17090-bez-finalda-kazan-%D3%A9chen-tavyish-birik.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев