Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы аучылары биатлонда ярышты. Фото

Узган якшәмбедә районда беренче тапкыр аучылар арасында биатлон ярышлары булды. Бәйге Сушка авылы янында узды. Ярышта катнашучылар биатлон спортындагы кебек кардан сызгырып чаба торган чаңгыларда түгел, ә киң һәм авыр ау чаңгыларында шудылар. Мишеньгә ату исә чын ау мылтыгыннан башкарылды.

Фоторепортаж

Ярыш игълан буенча сәгать 10 га билгеләнгән булса да, аны алданрак  башладылар. Чөнки аучылар спорт чарасына иртәдән һәм бик күпләп җыелганнар иде. Бәйгене оештыручылар суыкта халыкны көттермик, диделәр бугай.
Инде оештыручыларны да атыйк. Бу бәйгене Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов, “Алексеевск-дорстрой”  җәмгыяте директоры Фоат Вәлиев, эшкуар, район аучылык җәмгыяте рәисе Альберт Шәйхетдинов, Юхмачыдан эшмәкәр Рәфис Ганиуллин берлектә әзерләгәннәр.
Ярышлар “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җаваплылыгындагы “Көньяк” аучылык хуҗалыгында үтте.
Аучылар бит гаять үзенчәлекле халык. Алар һәр авылда бармак белән генә санарлык. Ә үзләре бер-берсе белән элемтәдә, дустанә яшиләр. Ярышка да әнә бердәм булып килгәннәр. Кәефләре күтәренке, һәркайсының җиңү теләге белән януы күренеп тора.  
Тавыш көчәйткечләр аша ярышка җыелучыларны сафка тезелергә чакырдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлия Яруллина сәламләү өчен сүзне Фоат Вәлиевкә бирде.
–Бүген бирегә табигатьне яратучылар, аны саклаучылар җыелган. Шөкер, соңгы елларда безнең урман-болыннарыбыз җәнлекләргә баеды. Менә без дә ау хуҗалыгына берничә ел элек кыр кәҗәләре алып кайткан идек. Алар киртәләгән участокта үсәләр. Инде шактый гына ишәйделәр дә – 54 башка җиттеләр. Без аларны да иреккә җибәрербез. Ә аучылык шөгыле ул хәрәкәтне, төгәллекне ярата. Мин сезнең һәркайсыгызга бүгенге ярышлардан канәгатьләнү алуыгызны, сәламәт тормышта яшәвегезне телим,–диде Фоат Вәлиев.
Аучылык җәмгыяте җитәкчесе Альберт Шәйхетдиновның да әйтер сүзләре бар:
–Мин Әлки җирендә туып-үсеп, шунда хезмәт итүемә бик шат. Безнең якларның табигате бит искиткеч матур, бай. Без аңа сакчыл карап, урмандагы җәнлекләрне бергәләп кайгыртып яшәргә тиешбез,–ди ул.
Андрей Ерусланов ярышларның тәртибе белән таныштырды.
–Бәйге биш командага бүленеп оештырыла. Катнашучылар ике километр дистанция узарга тиеш. Старт бирелгәч, һәр командадан берәр кеше 800 метр араны уза һәм ату мәйданына килеп җитә. Анда өч патрон белән өч мишеньне аудару сорала. Барлык мишеньнәрне аудара алмаган аучы штраф төсендә өстәмә 70 метр ара үтә һәм тагын 1200 метр дистанцияне уза. Аннан эстафета башка катнашучыларга күчә,–дип аңлатты.
Үзешчән артистлар аучыларны ярышка рухландырып җырлар башкардылар.
Менә старт сызыгыннан беренче катнашучылар дистанциягә кузгалды. Күренә, киң чаңгы белән чабу ансат түгел икән. Алай да берсе дә сер бирми. Мин ату сызыгына барып җиткәндә аучыларның кайберләре инде анда иде.
Монда һәр вазый-фа бүленгән. Илгиз Гобәйдуллин (Яңа Әнҗерәдән, “Көньяк” аучылык хуҗалыгы егере) һәр кешенең ут сызыгына килеп җитү вакытын, аткач мишеньгә ничек тидерүен күзәтә. Гомерлек аучы, эшмәкәр Марат Гобәйдуллин (Түбән Әлкидән) патроннар белән тәэмин итеп тора. Ә кемнәр  мишеньне ега алмый, аларны Евгений Арнаков (Борискинодан) штраф әйләнеченә озата.
Буш вакытта Евгений белән сөйләшеп тә алдык. Ул  20 ел аучы икән инде. Аның  тәҗрибәсен хәзер районда штаттан тыш егерь буларак файдаланалар. Ярышка үзләреннән өч аучы алып килгән.
Соңгы елларда аучылык хуҗалыгына тәртип керде, дип сөенә Евгений. Хәзер документсыз урманнарга ауга йөрүчеләр юк диярлек икән. Көлеп элекке елларны искә алды:
–Авылда кем мылтык таба, шул ауга йөрер иде. Әле ул мылтыктан ярты авылның ир-аты файдаланды. Хәзер андый хәлне очратмассың,–ди.
Марат Гобәйдуллин исә кыр кәҗәләре хакында кызыклы әйберләр сөйләде.
–Боланга охшаган бик матур бу хайваннарны безнең районга Алтайдан алып кайттылар. Ничә еллар үткәннән соң да аларны иреккә җибәрсәң, балаларын ияртеп янә туган якларына юл тотачаклар. Үлгәнче кайталар, әмма туктамыйлар. Ә менә үзебездә туган яшьрәкләре безнең җирне беркайчан да ташлап китмиләр,–ди.
“Көньяк” аучылык хуҗалыгы егере Ринат Гобәйдуллин кар машинасында даими чаңгы дис-танциясе буенча йөреп тора. Ул аучыларның хәлен белешә, кирәк икән, ярдәм күрсәтә.
Биатлонда катнашучылар чаңгы юлларын шомарткан арада мин учак-казан тирәсендә  мәш килүчеләр янында  булып килдем. Гомерлек аучы Тәлгать Сафин ярышучыларны һәм җанатарларны табигать кочагында кайнар аш белән сыйлау хәстәрен күрә. “Бәйрәм бик матур көнгә туры килде – суыгы бар, әмма җиле юк”,–ди ул.
Әле безне тагын бер кызыклы ярыш көткән – чаңгы юлларына бәйгене оештыручылар басты. Бу яңалыкны Фоат Вәлиев кертте бугай. Альберт Шәйхетдинов, Рәфис Ганиуллин, Андрей Ерусланов, аучылардан чаңгы-мылтыклар алып, тиз генә ярышка әзерләнә башладылар. Аларга Фоат Вәлиев, Рашат Гыйззәтуллин да кушылды. Инде бөтен халык саф һавада бәйрәм оештыручыларга көч-куәт биреп торды. Дистанцияне тиз үтеп, төгәл атып,  алар арасында Андрей Ерусланов беренче килде. Калган биатлончылар да сынатмады – ярыш дис-танциясен бар шартын китереп үттеләр.
Ярышлар тәмам. Барыбыз да кайнар чәй, өчпочмак, пәрәмәч, итле шулпадан авыз итәргә чакырылды. Халык күп булса да, ризык мулдан иде – һәркемгә иркенләп тукланырлык булды. Кышкы табигатьтә аның тәмлелеге! Олылар гына түгел, балалар да бик яратып сыйландылар.
Инде ярыш нәтиҗәләрен бәян итәр чак җитте. Әйтергә кирәк, биатлонда 100 ләп кеше катнашырга теләк белдергән иде. Әмма бәйге шартлары буенча 20 генә кеше көч сынаша алды. Ә калганнар алар өчен чын күңелдән җан атып торды.
Жюри рәисе вазыйфасына, яклаш булмасын диптер, Алексеевскидан кеше чакырганнар. Менә  Сергей Самсонов биатлон эстафетасында җиңүчене атый. Командалар арасында беренче урынны Әлки аучылык җәмгыяте алды. Алар Фоат Вәлиев әзерләгән бүләккә – кыргый дуңгызларга ау лицензиясенә лаек булды. Икенче урында – яшьләр командасы, өченче – “Көньяк” ау хуҗалыгы командасы. Аларга спонсорлар әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук дүртенче һәм бишенче урыннарны алучылар – дәүләт резерв фонды хуҗалыгы командасы һәм ветераннар командасы да  бүләксез калмады.
Фоат Вәлиев ярышларның иң яшь катнашучысы Дмитрий Яковлевка (23 яшь, Иске Тахталадан) һәм иң өлкәне Шамил Хәйруллинга (64 яшь, Базарлы Матактан) да бүләкләр әзерләгән. Алар да ау лицензияләренә ия булды.
Бу ярыштан һәркем канәгать калды. Фоат Вәлиев, күпсанлы җанатарларга мөрәҗәгать итеп:
–Суыкка да карамыйча,  ярышучыларга көч биреп тордыгыз. Шуңа бәйрәм тагын да күңелле узды,– диде.
Аучылар ярышында көне буе район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов булды. Аның фикеренчә, безнең район аучыларының оешканлыгы, табигатькә сакчыл мөнәсәбәте күпләргә үрнәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев