Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивалендә катнашырга чакырабыз

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге  “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивален уздыра.

 
Фестивальгә видео һәм язма материаллар 8 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗә 15 октябрьдә ясала.

Сезне   “Безнең кавем” дигән Татар мәдәнияте үзәкләренең II онлайн-фестивалендә катнашырга чакырабыз.

Фестивальдә катнашучылар   эшләрен   видео һәм  язмада әзерләп җибәрергә тиешләр. Видеоязманың  хронометражы 5 минут,  мәкалә 5 биттән дә артмаска тиеш. 

Юнәлешләр:
         1."Кем ул татар". Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлар 
турында очерк, мәкалә;
         2. Татар халкының гореф-гадәтләре турында; 
         3. Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар   
            мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге турында; 
         4. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы турында.

Оештыручы: 
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге

Безнең партнерлар:
Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды
ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты
Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы 
Әлки районы "Якташлык” җәмгыяте
 
Фестивальдә катнашу өчен гариза белән бергә, видео һәм язма материаллар  8 октябрьгә кадәр кабул ителә, e-mail: fabdullina30@mail.ru
Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2021 елның 15 октябрендә  булачак.
Белешмә өчен телефон: 
89050209893 Флюра Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев