Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Битлекләрне кайчан салырбыз?

​​​​​​​1 ноябрьдән җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүне гамәлдән чыгарырга  мөмкиннәр.

 

Билгеле, моңа тотрыклы коллектив иммунитет булдырганда гына ирешеп булачак. моның өчен районда яшәүче 18 яшьтән олы әлкилеләрнең 80 проценты коронавирустан прививка ясатырга тиеш.

Әлегә исә районда үпкә чире белән авыручылар аз түгел. Районның баш табибы Светлана Одушкуна әйтүенчә, үзәк хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дәваланучылар күп. Ни кызганыч, алар арасында балалар да бар.

Район эчке эшләр бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, битлек режимы ягулык салу станцияләрендә еш бозыла икән. Дөрес, кагыйдәне ешрак читтән килүчеләр үтәми.

Әлегә исә вирусның янәшәбездә икәнен онытмыйк. Шуңа күрә җәмәгать урыннарында битлек кию дәвам итә. Ә хезмәт урыннарын көненә берничә тапкыр антисептиклар белән эшкәртү таләп ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев