Борискинода чын осталар яши
Борискинода тыныч йоклыйлар.
Чөнки әлеге җирлектә яшәүчеләр барлык салымнарын тулысынча түләп бетергәннәр. Җир, милек, транспорт салымнары буенча бурычлары юк аларның. Бу турыда Борискинода һәм Иске Әнҗерәдә узган җыеннарда җирлек башлыгы Галина Самарина хәбәр итте. Халык белән очрашуга район җитәкчесе Александр Никошин да килгән иде.
Борискино – чын осталар авылы. Биредә әллә ничә төзелеш бригадасы бар. Егетләр районда гына түгел, Казан, Самара, Тольятти якларына да чыгып китеп объектлар төзиләр. Тырыш хезмәтләре белән алар гаиләләренә лаеклы тормыш шартлары булдыралар.
Төзүчеләрнең осталыгы авылда да күренә. Борискино урамнарында заманча иркен, затлы итеп төзелгән өйләр елдан-ел арта.
Хәер, җирлектә яшәүчеләр мал-туар асрап та мул тормыш белән яшәргә өйрәнеп җиткәннәр бугай. Әле 10- 15 ел элек кенә Борискино җирлегендә савым сыерлары асраучылар күп түгел иде. Хәзер биредә 450 баш мөгезле эре терлек тотыла. Аларның 253 е савым сыерлары.
Мәсәлән, Иске Әнҗерәдә Ф ә р г а т ь М ә х м ү т о в хуҗалыгында 20 савым сыеры бар, Борискинода яшәүче Михаил Свежов һәм Виталий Самарин гаиләләре 13-15 әр баш сөтбикә асрыйлар. Николай Самарин, Вячеслав Тутеров, Эргашбай Юсупов, Геннадий Бокарев, Евгений Арнаков, Надежда Зварич, Гүзәлия Харисова һәм тагын дистәләп авыл уңганнары шәхси хуҗалыкларында 5-8 әр баш сыер тоталар.
Алар маллар асрауда дәүләт ярдәменнән дә актив файдаланалар. Республика программасына таянып 9 гаилә субсидияләр алган һәм шәп итеп терлек абзарлары төзеп куйган. Тагын ике гаилә әлеге программа буенча ярдәм көтә. Хуҗалыклардан сөтне Илдар һәм Ришат Нуруллиннар җыя, тапшырылган продукция өчен вакытында исәп-хисап ясала. Былтыр сөт тапшыручыларга 10 миллион сум акча таратылган.
Шөкер, шәхси хуҗалыкларда сыерларны ясалма каплату эшен дә җайга салганнар. Моны Фәргать Мәхмүтов башкара. Терлек хуҗалары аның эшеннән канәгать.
Иске Әнҗерәдә яшәүчеләр үтенечен искә алып, үткән җәйдә авылда балалар өчен уен мәйданчыгы төзеп куйганнар. Моны үзара салым хисабына башкарганнар. Борискиноның Үзәк урамына җәю өчен вак таш сатып алганнар, бу юлны ныгытырга җыеналар. Иске Әнҗерәдә биш күпер бар, аларны даими ремонтлап торалар.
Галина Самарина авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә “ Б о р и с к и н о ” о т р я д ы җитәкчесе Петр Бокаревның нык булышуын әйтте, аңа рәхмәт белдерде. Авыл халкы үзе дә ярдәмчел биредә. Әйтик, Иске Әнҗерәдән Азат Садретдинов, Илшат Гатауллин үз машиналары белән урам юлларына ком ташыганнар. Константин Арнаков, Вячеслав Тутеров, Сергей Ильичев, Виталий Смышляев Борискино зиратын карт агачлардан арындыруда зур ярдәм күрсәткәннәр.
Җирлектәге авыл урамнарын кичләрен 300 ләп лампа яктырта. Янганнарын даими алыштырып торалар, бусы да үзара салым хисабына эшләнә.
Агымдагы елга Борискино зиратында кирәк-яраклар кую өчен бина төзергә, авыллардагы су башняларына лицензия алырга, урам юлларын төзекләндерүне дәвам итәргә ниятләп торалар.
Авыл җирлеге башлыгының хисап докладын ике авылда да мәктәп директорлары чыгышлары тулыландырды. Борискино мәктәбе директоры Марат Сафин балаларны башка авыллардан йөртү өчен яңа автобуслы булуларын шатланып хәбәр итте. Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова якташлары Азат Мәҗитовның гел ярдәм итеп торуын сөйләде. Әле менә спорт залының тәрәзәләрен алыштыруда да булышкан авылдашлары. Бу эшкә ул 300 мең сум акча тоткан. Ә Яңа ел алдыннан мәктәп укучыларына һәм укытучыларга, авылда гомер итүче 68 пенсионерга бәйрәм бүләкләре кайтарган игелекле якташлары. Соңрак район башлыгы Александр Никошин да Азат Мәҗитовның туган авылы Иске Әнҗерәне даими кайгыртып, ярдәм итеп торуы хакында рәхмәт сүзләре белән әйтеп үтте.
Борискино авылында бер ханым программа нигезендә абзар төзүен әйтеп, субсидиясе азрак булды, дип зарланды. Аңа җавап итеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Фәрит Вәгыйзов:
–Программа нигезендә, маллар өчен абзар төзү чыгымнарының 70 проц е н т ы с у б с и д и я л ә н ә . Дәүләт ярдәмен сез нәкъ шул күләмдә алдыгыз,–дип аңлатты.
Иске Әнҗерәдә үткән җыенда озак еллар шофер булып эшләгән пенсионер Наил Фәсахов:
–Иске телефон баганалары авылның йөзен бозып тора. Шуларны алдырасы иде. Аннары, авылдан сигез бала Базарлы Матак һөнәр училищесында укый. Анда тулай торак юк. Бәлки балаларны автобус белән йөртүне җайлап булыр,–дип мөрәҗәгать итте.
Александр Никошин аның чыгышын хуплады. Телефон баганаларын алдыруны оештыру өчен “Таттелеком” җитәкчелегенә хат юлларбыз, ә балаларны училищега йөртү хакында сөйләшүләр алып барыла инде, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев