Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Быел Хач ману төнендә суыкның әсәре дә булмады

19 гыйнварда чиркәү календарендәге зур бәйрәмнәрнең берсе – Хач ману билгеләп үтелде.

Халыкта “крещение суыклары” дигән әйтем бар. Әмма быел Хач ману төнендә суыкның әсәре дә булмады. Бәлки шуңадыр, Базарлы Матакта ясалган махсус бәке тирәсендә, халык күп җыелды.

Иң элек Базарлы Матакның изге Троица чиркәве рухание Сергей атакай Заинкин, үзенең ярдәмчеләре белән бәкедәге суны бөек изгеләндерү йоласын башкарды. Район башлыгы Александр Никошин һәм Сергей атакай халыкны бәйрәм белән котлап, җылы теләкләр ирештерделәр.

Аннан күпләр үзләре белән алып килгән савытларга изге су алдылар.

Инде чират бозлы иорданьга чумарга җитте. Иң беренче булып бәкегә Игорь Словетников чумды.  Ул Базарлы Матак үзәк хастаханәсендә эшли. Игорьнең аягы җиңел булды – аның артыннан бозлы суга чират барлыкка килде.

Быел Базарлы Матак  башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов бәйрәм узасы урынны бик матурлап ясаткан. Бәке алдына боздан зур Хач куелган. Ул төрле төсләрдәге лампалар белән янып тора. Район  урманчылыгы иорданьны суга чуму өчен агачтан бик җайлы эшләгән. Бәкегә бер баштан баскычтан төшеп, йоланы башкаргач, икенче баштан баскычтан менеп китәсе. Киенү-чишенү палаткасына тактадан түшәлгән юлдан йөрделәр. Палатканы исә районның гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре куйганнар. Аның эчендә лампа яна, идәненә ястык калынлык салам түшәлгән. Бу служба егетләре халык коенганда махсус киемнәрдән бәке янында кизү тордылар.

Мин биредә булган беренче медицина ярдәме күрсәтү службасы егетләреннән аларга нинди таләпләр куелуы белән кызыксынам.

Ашыгыч ярдәм фельдшеры Радик Гыйльфанов болай ди:

- Без сәламәтлеге кинәт какшап китүче булса, ярдәм күрсәтергә дип килдек. Шулай ук 7 яшьтән яшьрәк балалар, йөкле хатыннар, 75 яшьтән олы кешеләр һәм исерткеч кулланучылар бәкегә чуммасыннар дип, контрольдә тотабыз.

Якташыбыз Александр Кулыгин әлеге бәйрәмгә Казаннан аталап кайткан.

- Мин күп еллардан бирле бәйрәмдә су коенам. Бер вакытта да  салкын тиеп чирләгәнем юк. Билем әзрәк авырта, ул машинада күп йөргәннән. Бәкегә чумгач, бил авыртуы да бетеп тора, – ди. 

Александрга ияреп быел беренче тапкыр аның 11 яшьлек кызы Варвара да суга чумды.

Леонид Агапов та һәр елны диярлек бәкегә чума.

- Мин бу бәйрәмне көтеп алам. Тәннәрем сафланып, көч туплангандай була, диде ул.

Инде чират хатын-кызларга. Алар арасында да бозлы суга чумарлык кыюлар  күп булды. Базарлы Матактан Марина Колесникова:

- Минем бала чакта коенганым бар иде. Быел янә суга чумарга булдым. Шулкадәр рәхәтлек тоям, – диде ул.

Бәкегә үк чумарга җөрәт итмәүчеләр анда бит-кулларын юдылар.

Бәйрәмне оештыручылар яр буенда халыкны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар.

Иртән исә район храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев