Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чир ул бер китәр, авылда эшләрнең тукталмавы бик әйбәт”,– диде Рөстәм Миңнеханов Әлки районында

Районда Президент эшмәкәрлек үсеше, язгы кыр эшләренең барышы, терлекчелек тармагы белән танышты

 

Бүген, 15 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән районга килде. Аны район башлыгы Александр Никошин каршы алды һәм озатып йөрде.


 

Ике елда зур үсеш

Президент утырган вертолет Түбән Әлкидә бертуган Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар производство базасына төште. Рөстәм Миңнеханов нәкъ ике ел элек районга килгәч биредә эшләрнең ничек оештырылуын караган иде. Бүген инде районның уңышлы эшкуарлары соңгы ике елда башкарган хезмәтләре белән таныштырдылар.

Дамир Шәйхетдиновның көнбагыш мае сыгу заводы берничә елдан бирле эшли. Хәзер биредә сыек майны төрле зурлыктагы шешәләргә тутыра торган “Зарена”  линиясен эшләтеп җибәргәннәр. Продукцияне Россиядән тыш Казахстанга, Үзбәкстанга, Кыргызстанга озаталар.

Май җитештерү цехы да нык яңартылган. Эшмәкәр биредәге җиһазларны Төркиядән сатып алган булган. Әмма бу гаять зур, биек май җитештерү “машинасы” тулы куәткә эшләмәмгән. Аны бар көченә эшләтү өчен  цехка бу җиһазның икенче “канатын” алып кайтып урнаштырганнар.

Әзер продукцияне вакытлыча саклау өчен янәшәдә зур-зур мичкәләр куелган.

Көнбагыш урагы безнең якларда соңга кала, кара көзгә, кышка кергәнче дәвам итә.

Димәк, уңышның дымлылыгы да югары була. Әлеге культураны игүчеләр бөртекне дымлы көе тизрзк тапшыру ягын карый. Шуңа да Дамир Шәйхетдинов, шактый миллион сумга төшсә дә, куәтле киптерү агрегаты сатып алып эшләтеп җибәргән.

Президент биредәге тагын бер яңалыкка игътибар итте:

–Менә бу урында зур гына  гараж тора иде бит,–диде ул.

Әйе, кызыл кирпечтән эшләнгән ул иске гараж бөтен территориянең йөзен бозып тора иде. Шуңа без аны сүтеп, урынына яңаны, заманчасын төзи башладык,–дип җавап бирде Дамир Шәйхетдинов.

Бүген бөтен кешене борчыган коронавирус темасы да кузгатылды. Дамир әфәнде Президенттан: “Бу чир озакка барыр микән?”- дип кызыксынды.

–Иң мөһиме, чирне йоктырмагыз, авырмагыз, ә вирус ул бер китәр. Әле бит эшләрегез тукталып калмаган. Сезнең сөтчелек тармагы белән дә шөгыльләнүегез бик әйбәт. Бу продукциягә сорау һәрчак булачак,–диде республика җитәкчесе.

Әйе, Дамир Шәйхетдинов халыктан, фермер хуҗалыкларыннан дистәләгән тонна сөт җыеп, аны фильтрлар аша үткәреп, суытып эшкәртүчеләргә озата. Үзебездәге авыллардан тыш, ул тирә-күрше районнардан да сөтне биредәге пунктка җыюны оештырган. Алга таба үзе үк сөт эшкәртү цехы да булдырырга ниятли.

Бертуган эшмәкәрләр икесе дә бөтен Россия буйлап сөт һәм сөт прдуктларын ташу белән  шөгыльләнәләр.

 Альберт Шәйхетдинов депосында  исә Президентка яңа гына капиталь ремонт ясалган К-701, К-744 тракторларын күрсәттеләр. Авыл хуҗалыгында әлеге куәтле техникага сорау һәрчак зур. Сафтан чыккан тракторларга биредә яңа гомер бирәләр.

 

Арырак исә Альберт Әсхәт улының май сыгу цехы, яңа төзелгән зур-зур бөртек саклау складлары урын алган.

Президент эшмәкәрләргә икътисадый кыенлыкларга бирешмичә, нәтиҗәле һәм уңышлы эшләүләрен теләде.

 

Халык аны  “Президент күпере” дип атый

Түбән Әлкидә шулай республика җитәкчесе  авылны икегә бүлеп агучы Ата елгасы аша салынган күперне карады.

Бу яңа күпернең төзелү тарихы да Президент белән бәйле. Ике ел элек Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре корылтаенда  Дамир Шәйхетдиновка чыгыш ясарга сүз бирелде. Ул туган төбәгендә үзләренең эшләре хакында кызыклы итеп сөйләгәннән соң:

–Без бөтен эшне булдырабыз, әмма күпер төзергә өйрәнмәдек әле. Ә авылыбызны урталай бүлеп аккан елга аша күпер бик тә кирәк,–дигән иде.

Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрнең бөтен халык исеменнән әйткән гозерен искә алып, күпер төзелешен республика программасына кертергә күрсәтмә бирә. Дамир исә: “Яңа күпер ачылышына сезне дә чакырырбыз, истәлеккә бергә фотога төшәрбез”,–дип тә өсти трибуна артыннан.

Бүген инде яңа күпердән халык җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтләр укый-укый рәхәтләнеп файдалана.

Бу урындагы элеккеге күпер җәяүлеләр өчен генә, бик җайсыз иде. Машина белән авылның икенче ягыннан зур әйләнеш ясап йөрделәр. Узган ел шушы урында “Алексеевскмостстрой” җәмгыяте ике ай дигәндә яңа күпер салып куйды. Аның киңлеге 4,5 метр. Бер ягында җәяүлеләр өчен дә юл бар. Тәүлекнең караңгы вакытында күпер яктыртыла.

Дамир Шәйхетдинов авылны күперле иткән өчен Президентка рәхмәтләрен җиткерде, һәм, ике ел элек сүз куйганча, яңа объект янында фотога да төштеләр.

Коронавирус зәхмәте булмаса, күпер янына бөтен авыл халкы җыелыр иде. Алай да берничә абый-апа республика җитәкчесенә рәхмәт белдерергә килгәннәр. Алар авыл җирендә халыкның яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә Президентка алга таба да уңышлы эшләр теләделәр.

 

“Бәяләр артмады”, ди кибетчеләр

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки үзәгендәге “Алмаз” азык-төлек кибетен карады.

Бу сәүдә ноктасы авыл халкын ашамлыклар, көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итә. Үзизоляция режимы нигезендә, кибеттә халыкка социаль дистанция саклап, ягъни кешеләрне берәм-берәм уздырып кына хезмәт күрсәтелә.

Кибет хуҗасы Шәүкәт Билалов әйтүенчә, бинада ике сәгать саен өслекләрне, ишекләрне зарарсызландыру чаралары белән сөртеп торалар. Кибетчеләр исә, март аенда азык-төлеккә сорау зур булганда да күмәртәлеп сату складларында бәяләр артмады, диләр.

 

Президент республика программасы нигезендә төзелгән модульле  фельдшер-акушерлык пунктында да булды.

Халыкка беренчел медицина хезмәте күрсәтү буенча барлык шартлар тудырылган бина белән районның баш табибы Светлана Одушкина таныштырды. Әлеге пунктка 800 кеше беркетелгән. Биредә ике белгеч – фельдшер һәм акушер хезмәт күрсәтә.

Һәр атнада район үзәк хастаханәсеннән килеп терапевт һәм педиатр кабул итә. Быел авылда 278 кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш. Медицина учреждениеләрендә карантин режимы урнаштырылу сәбәпле, әлегә бу планлы чаралар туктатып торыла.

Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган  чорда халык сәламәтлеген кайгырту буенча барлык тиешле чараларны күрү зарурлыгын басым ясап әйтте.

Янәшәдә генә тагын бер модульле бина – участок ветеринария пункты. Биредә штатта 4 кеше. Алар 18 авылдагы  терлекләргә ветеринария-санитария хезмәтләре күрсәтәләр. Президент бу яңа корылманы да карап чыкты.

Аннан ул ветпункт каршына тезеп куелган махсус машиналар күргәзмәсе белән танышты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев