Чиябаш авылында алтын куллы Зөфәр Мөбәрәкшин яши
Без бала чакта өйдәге күп җиһаз кул белән агачтан ясалган иде. Аш бүлмәсендәге савыт-саба шкафын, мәсәлән, күршедә яшәүче Камил абый Гыйләҗев эшләгән.
Без, балалар аның остаханәсенә кереп эшләгәнен карап торырга ярата идек. Камил абыйдан тыш та авылда агачтан бизәк коеп эшләүче осталар күп иде. Ә хәзер андыйлар бармы икән?
Бер гаилә белән якыннан танышырга теләп Чиябаш авылына барган идек. Шунда ишеге ачык гаражда берәүнең бик тә онытылып агачтан нидер ясаганын күрдек. Мин, кызыксынып, аның янына барып сөйләшә башладым. Бу Зөфәр Мөбәрәкшин икән. Шунда остаханәдә ясаган урындыклар, өстәл элементлары тора. Артлы урындыклары шулкадәр матур итеп бизәкләп эшләнгән, кибеттә күрсәң, аларны авыл тыкрыгындагы бер кечкенә гаражда ясаганнарына ышанмас та идең.
Шунда гына сырлап, бизәкләп эшләнгән өстәл аяклары тора.
Мин Зөфәрдән:
–Монысын заказ буенча ясыйсыңмы?– дип сорадым.
–Әйе, аш бүлмәсенә ясарга сораганнар иде. Аяклары әзер инде. Хәзер аларны бизәкләп эшләнгән такталар белән тоташтырам да, 20 миллиметр калынлыктагы фанерадан өслеген ясыйм. Анысын да кырыйларын түгәрәкләп, фреза белән сырлап матурлыйм. Берничә кат буяу белән каплагач, хуҗасына тапшырам,–дип җавап бирде егет.
Мин оста ясап бетергән өй җиһазларын да күрдем. Урындыклар, өстәл, эскәмия, шкаф һәм башка шундый җиһазлар күз явын алырлык матур, үзенчәлекле итеп бизәлгән. Буяуны да оста кулланган – җиһазлар бай, затлы күренә.
Егетнең алтын кулларына сокланып, кызыксынып сорап куйдым:
–кешеләрдән заказлар күп аласыңмы?
–Юк, күп түгел, чөнки кулдан ясалган әйбернең бәясе кыйммәткә төшә бит. Әйтик, менә бу өстәлне өлгертү өчен ике атна тырыштым. Ә авыл кешесе аны арзанга гына алырга тели. Эше бер, шуның өстенә материал да кыйммәт бит. Бигрәк тә фанера, буяулар кыйбат тора.
Нинди агач белән аеруча яратып эшлисең?
–Күбрәк юкә, нарат, каен белән эш итәм. Зирек, карама агачларын сирәк кулланам. Алар белән ешрак бизәк төшергәндә, матурлык өчен эш итәм.
Зөфәр Мөбарәкшин Түбән Камада төзелештә эшләгән, балта өстасы булган. Хәер, кулыннан килмәгән эше юк останың, шул исәптән өйләр дә ремонтлый ул. Авылда яшәүчеләр берсеннән берсе уздырып, өйләрен заманча итеп ремонтлаталар. Һәм Зөфәрне дә күбрәк әнә шундый эшкә чакыралар икән.
Зөфәр ялгыз эшләргә ярата булып чыкты, шуңа да үзе генә башкарып чыгардай эшкә алына.
–Агачтан ясалган җиһазларыңны, башка эшләнмәләрне фотога төшереп интернетка куясыңмы? Ник аларны ярминкәләрдә сатмыйсың?–дип сорадым остадан. Ул исә:
–Сатулашу осталыгым юк шул. Кайчак берәр төрле әйбер ясау теләге туа да күңелемдә, шунда ук эшкә керешәм. Ясап бетергәч, әнә шул верандада басып тора инде хезмәтем җимеше,–ди.
–Шундый матур бизәкләр төшерәсең, өлгеләрен каян аласың?–дип сораштыруымны дәвам итәм.
–Сызымнар белән эшләгәнем юк. Барысын да үзем уйлап табам. Тактаны шомарта башлауга ясыйсы әйберне күз алдына китерәм инде,–ди Зөфәр.
Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин Зөфәрнең бик ярдәмчел кеше икәнен әйтеп үтте.
–Авыл җирендә күләмле эшләрне һәрвакыт бергәләп, уртак көч белән башкарырга туры килә. Андый вакытларда Зөфәр һич баш тартмый, бик булыша. Авыл мәчетенә дә агачтан төрле җиһазлар эшләп бирде. Аның әтисе Сәлихҗан абый да оста куллы кеше иде. Тимерче иде ул, колхозда эшләгән чорында үзен гел мактадылар,–диде ул.
Зөфәрнең остаханәсендә әллә нинди заманча, кәттә эш кораллары да күрмәдем. Әлеге дә баягы һәр йортта диярлек була торган пычкы, шөреп боргыч, дрель, лобзиг кебек кораллар белән эш итә ул. Дөрес, электрлы фрезасы, ышыкы кебекләре дә бар. Һәм шушы “ярдәмчеләре” белән гап-гади агачтан искиткеч өй җиһазлары ясап куя үзе. Миңа калса, осталыгы нигезендә табигать биргән сәләте, үзенә хас тырышлыгы ятадыр. Иң мөһиме – шушы сыйфатларын үстереп, матурлык тудыра, тормышыбызны бизи. Мөгаен, күңеленә хуш килгән, яраткан шөгыле аның өчен ял сымандыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев