Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Кичүенә Надежда һәм Елена Гричаннар озакка дип килгән

Әниле-кызлы Надежда һәм Елена Гричаннар Чуаш Кичүе авылына нәкъ бер ел элек күченеп киләләр. Моңа кадәр алар Самара өлкәсендәге бер авылда яшиләр.

 Анда яшәүләре хәйран кыен булган: мал-туар асрыйм дисәң, азык бик кыйммәт, төрле салымнары да Татарстан белән чагыштырырлык түгел – зур икән.

 

Төнлә төянеп киттек
Гричаннар Чуаш Кичүендә өй сатылуын интернет аша белгәннәр. Аларга әлеге өйнең авыл кырыена урнашкан булуы бигрәк тә ошаган.
–Без бит Самара ягында күп терлек асрап яшәдек. Татарстанга күчсәк тә, шул юнәлештә эшебезне дәвам иттерергә дигән ныклы уйда идек. Ишле малны авыл кырыенда яшәп асрау җайлырак икәнен беләбез.  Шуңа да Чуаш Кичүенә без бик шатланып күчендек. Дөрес, тегендәге сыерларны  җирле хакимият Татарстанга күчерүгә каршы килде. “Малларыгызны сатып калдырыгыз, анда башкаларны алырсыз”, диделәр. Шуңа да 9 сыерны, дистәләгән баш сарык, кош-кортны төнлә машиналарга төяп китеп бардык,–ди Надежда Александровна.
–Ә ни өчен Татарстанга күченергә булдыгыз?–дип кызыксынам.
–Мин бит Чистай шәһәрендә туганмын. Республикага кайтып йөри идем. Күреп торам, Татарстанда бар яктан да халык өчен яшәргә җайлырак. Чистайдагы туганнарым: “Безнең шәһәргә кайтыгыз!” –дип кыстадылар. Ә без калада сыерларны ничек асрарбыз соң?– дидек. Хәзер инде туганнар белән аралар якынайды – алар бездә, без аларда әллә ничәшәр тапкыр кунак булдык,–ди Надежда Александровна.
Безнең сүзгә кызы Елена да кушыла:
–Татарстанда яшәүләре ничек уңайлы булуын аңлар өчен читтә торып карарга кирәк. Без Самара ягында бер үгезне суеп сатканда уртача 14 мең акчабызны югалта идек. Төрле анализларга түләүләр, сәүдә урыннары да кыйммәт анда. Биредә бер үгезне суйгач, мин ветеринария келәймәсенә 2 мең сум түләдем дә,  итен сатып кайттым.
–Ә сез беләсезме Самарада печән күпме торганны?–ди әни кеше. –Анда кечерәк төргәк печән 4500 сумга төшә. Биредә без шул ук печән төргәген 800-1000 сумга сатып алдык. Быелгы кышлатуга инде үз печәнебез җитәчәк.

 

Мондый хөрмәтне күрмәгән без
Гричаннар Чуаш Кичүендә яши башлагач, аларга район үзәгеннән белгечләр килеп республикада авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен нинди программалар эшләвен аңлатып киткәннәр. Әйтик, малларга абзар төзү өчен бирелә торган субсидиядән  файдаланырга ризалык биргәннәр инде алар. Шулай ук нәселле маллар сатып алуга каралган субсидия дә кызыклы тоелган бу гаиләгә. Документларын әзерләшергә дә ярдәм итәбез, дип торалар икән. Ә җирлек башлыгы Рафаэль Зәйдуллин авылның яңа гаиләсе белән һәрдаим элемтәдә тора. Әнә, аларга кышлыкка печән хәзерләү өчен урман буеннан урыннар да бүлеп биргән. Гричаннар, трактор яллап, шул урман кырыйларыннан 100 төргәк печән хәзерләп йортларына өеп куйганнар.
Саламны да бушка, авыл читендәге кырдан биргәннәр. 
Быелгы җәй хәйран кызу булды. Һәр көнне Гричаннар көтүгә 9 баш сыер чыгарганнар. Җәй уртасына үләннәр көеп, җәйләүдә сыерларга азык калмагач, өйләреннән ерак түгел буш яткан урында малларны көтәргә рөхсәт сорап җирлек советына мөрәҗәгать иткәннәр. Һәм уңай җавап алганнар.
Уңган гаилә электр “көтүче” дә сатып алган – киләсе җәйдә сыерларны аның ярдәмендә көтәргә җыеналар. 
–Самарада яшәүче дусларыбызга безне биредә ничек кайгыртулары хакында сөйлибез дә, алар хәйран кала. “200 чакрым гына ара бит! Нигә анда халыкны шулай кайгырту бар, ә бездә юк?”–дип аптырый алар,–диләр Гричаннар.

 

Авыруны эш белән җиңгән
Гричаннарның гаилә тарихын да ишеттек алар белән әңгәмә барышында. Рәхәтләнеп эшләп, киләчәккә зур планнар корып яшәгәндә табиблар Надежда Александровнада яман шеш табалар. Ул вакытта аңа 50 яшь тә тулмаган була. Табиб хатынга кичекмәстән химия терапиясе алырга киңәш итә. Хастаханә юлларыннан туктамый Надежда.  Дарулар бик кыйммәт, акча җиткерерлек түгел. Чарасызлыктан аптыраган хатын кулына яман чирне халык медицинасы ярдәмендә дәвалау турында мәкалә эләгә. Мәкаләдә чыршының яшь үсентеләре файдасы турында язылган була. 
–Температурам югары, битләрем шешенеп беткән көе язын чыршы үсентесе җыярга киттем. Аларны кайнатып эчтем дә, йокларга яттым. Икенче көнне уянсам, температурам төшкән, битемдәге шешләр кайткан... Төнәтмә эчүне дәвам иттем. Соңрак аңа лимон согы, бал куша башладым,–дип сөйли Надежда Александровна. 
Шундый аяныч хәлгә тап булсаң, югалып калмаска, киләчәккә өметне югалтмаска кирәк, дип киңәш итә ул. Шул ук вакытта сәламәтләнеп аягына басарга хезмәтнең, һәрчак хәрәкәттә булуының ярдәм итүен дә кат-кат әйтә әңгәмәдәшем. 

 

Улының яралануы турында телевизордан ишеткән
Тормыш Надежда Александровнаны бер дә иркәләмәгән. Ире үлгәч, ике баласы белән тол кала ул, тырышып аларны аякка бастыра. Төпчеген – улы Евгенины Чечен Республикасында барган сугышка җибәрәләр. “Якларга, алып калырга әтисе булмады бит”,–дип уфтана Надежда. Ананың ул елларда ничек ут йотып яшәгәнен аңлавы кыен түгел. Чечен Республикасында барган хәлләрне һәр көнне телевизордан күрә ул. Көннәрдән бер көнне яңалыклар тапшыруында улы хезмәт иткән җирдә вертолет егылып төшүе, 22 хәрбинең һәлак булуы хакында сөйлиләр. Бу хәбәрне ишеткәч, ана аңын югалтып егыла. 
Улыннан да бернинди хәбәр килми башлый. Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткәч, аңа “хәбәрсез югалган” дип әйтүдән узмыйлар. Кызы Елена комиссариатка барып үзен Чечняга җибәрүләрен сорый. Максаты – ничек тә энесе Женяны эзләп табу. Кыз инде медицина комиссиясен дә үтә башлый. Бәхетләренә, ике айдан Евгений әнисенә шылтыратып, исәнлеге хакында хәбәр бирә. Егет күп төрле яралар белән госпитальгә эләккән икән. Соңрак, дәваланып чыккач, Россия Президенты Владимир Путин аны һәм бертөркем хезмәттәшләрен “Батырлык өчен” медале белән шәхсән үзе бүләкли. 
Хәзер Евгений гаиләсе белән Самарада гомер итә. Әнисе һәм апасының Татарстанга күчеп, бик канәгать булып яшәп китүләренә чын күңелдән сөенә ул.

 

Ир-атлар да хәйран калган
Гричаннар сатып алган өй берничә ел хуҗасыз торган, шуның өстенә күпләп мал асрауга җайлаштырылмаган була. Надежда Александровна, маллар өчен абзар төзүне сорап, авылдагы берничә ир-атка мөрәҗәгать итеп карый. Алары исә мондый төзелеш материаллары белән сарай салып булмый дип баш тарталар. Нишләсеннәр, әни белән кыз кулларына балта-чүкеч алып эшкә керешәләр. Нәтиҗәдә җил-яңгыр үтмәслек шактый зур корылма төзеп тә куялар. Бу эштән баш тарткан ир-егетләр килеп карап та китәләр хәтта, нәтиҗә аларны бик гаҗәпләндерә. 
Гомумән, Надежда Александровна белән Еленаның кулларыннан килмәгән эш юк. Алар такси да йөрткән, йөк төяү машинасында да хезмәт куйганнар, эретеп ябыштыручы, слесарь булып та эшләгәннәр. Язмыш аларны байтак урыннарда яшәтергә өлгергән. Гричаннар Ямал ярымутравында, Сургутта, Украинада, Казахстанда яшәп караганнар.

 

Унбиш сыер булачак
Надежда белән Елена бүгенге көндә 8 сыер савалар. Моның өчен ике савым аппараты сатып алганнар. Берсе ватылса, икенчесен эшләтеп җибәрәләр. Хуҗалыкта җиде тана үсеп килә, киләсе елда аларны савым сыеры итәргә уйлыйлар. Сөтне Елена Базарлы Матактагы кабул итү пунктына үз машинасы белән илтеп тапшыра. «Бик җайлы, сөт кабул итүчеләр исәп-хисапны айга ике тапкыр ясыйлар, хәзер бер литр сөт өчен 25 сум түлиләр. Җәйге айларда көн саен 150 литр сөт тапшырдык. Мин моңа бик канәгать» ди Елена.
Гричаннарның тагын бер яраткан шөгыльләре бар – бакчаларында күп итеп чәчәк үстерәләр. Самарада йөздән артык төп роза, тюльпан кебек күпьеллык үсемлекләрне алып килеп утыртканнар. Урам ягына чыршы, башка агачлар утыртырга җыеналар. Йортларында дистәләгән тавык, үрдәк һәм башка кошлар асрыйлар. Аларны үз инкубаторларында чыгаралар.
Чуаш Кичүенә бу гаилә тирән тамыр җибәреп озак яшәргә дип килгән. Һәм алар яңа урыннан, биредәге яшәү шартларыннан бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев