Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Кичүендә авыл җирлеге советының яңа бинасы тантаналы төстә файдалануга тапшырылды. ФОТО

15 ноябрьдә Чуаш Кичүендә авыл җирлеге советының яңа бинасы тантаналы төстә файдалануга тапшырылды.

Ул Татарстанда республика программасы нигезендә төзелгән әлегә бердәнбер җирле үзидарә бинасы икән. Аны ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобайдуллин, авыл җирлекләре башлыклары, биредә яшәүче халык катнашты.

 

Чуаш Кичүе авыл җирлеге районда иң эреләрдән санала. Аның составына дүрт авыл керә. Җирлек советы озак еллар дәвамында алты почмаклы өй зурлыгындагы агач йортта халыкка хезмәт күрсәтте. Соңгы вакытта алар элекке совхоз конторасының бер канатында эшләп тордылар. Инде быел Чуаш Кичүе авыл җирлеге советы өчен республика программасы нигезендә яңа бина төзелде.

Җирле үзидарә бинасы өчен урын да бик уңышлы сайланган. Ул Чуаш Кичүе авылының үзәгендә – мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, почта, мәчет белән янәшә.

Яңа бинаны ачу тантанасында башлап сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде.

-Чуаш Кичүе авыл җирлегенәдә һәр елны нинди дә булса социаль объект файдалануга тапшырыла. Берничә ел элек биредәге урта мәктәп бинасын әйбәтләп ремонтладык. Аннан аңа өр-яңа җиһазлар сатып алынды. Узган ел балалар бакчасын төзекләндердек, спорт мәйданчыгы төзелде. Күп булмаса да юлларны ясый алдык. Менә бүген инде авыл җирлеге советы хезмәткәрләрен өй туе белән тәбриклибез. Бу эшләрнең башкарылуы өчен без республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Җирле үзидарә биналарын төзү һәм ремонтлау программасы буенча без инде районда алты объект төзекләндердек.  Ә киләсе елда Чуаш Кичүендә янәшәдәге буш урында табиблык амбулаториясе сафка бастырырга планлаштырабыз. Хәзергесе аның авыл читендә урнашкан, бинасы да иске инде. Шулай итеп, тиздән биредә заманча амбулатория дә булачак, - диде район башлыгы.

Халык бу яңалыкны көчле алкышлар белән хуплады.

Элек авыл кешесенең бөтен тормышы колхоз-совхоз белән бәйләнгән иде. Белүэбезчә, алар беткәч, халык гозерләре белән авыл җирлеге советларына килә башлады. Су бетсә, электр энергиясе бирелми торса, юллар чистартылмаса... Бу эшләр барысы да җирле үзидарәләр өстенә калды. Кая җирлек җитәкчеләре әйбәт эшли, анда халыкның тормышы көйле бара. Республикада 38 программа эшли. Сез аларны яхшы беләсез. Әйтик, Парклар төзү программасы. Хәзер район үзәгендә генә түгел, авылларда да парклар булдырыла. Бу инде авыл җирендә дә яшәү шартлары яхшыруның бер билгесе. Әлки соңгы елларда республикада тотрыклы эшләүче районнар рәтендә. Сездә нефть, газ, зур заводлар булмаса да, авылларда тормышның хәйран алга китүен күрәбез. Бу инде сезнең авыл хуҗалыгында дөрес һәм алгарышлы хезмәт нәтиҗәсе. Сезгә киләчәктә дә уңышлы эшләр, муллык телим, - диде республика муниципаль советы җитәкчесе.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев