Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Базарлы Матак элеваторы орлык материалы да хәзерли башлады

Районда урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Хуҗалыкларда соңгы гектарларда көзге бодай һәм сабан бодае суктырыла.

  “Востокзернопродукт” отрядлары кырларында үстерелгән икмәк тулысы белән диярлек Базарлы Матак элеваторына тапшырып барылды.

Урып-җыю чорында элеваторда да чын урак өсте. Шушы арада без андагы эшләр белән танышып кайттык.

Гадәттә бу вакытта элеватор территориясенә килеп кергәндә тау кадәр икмәк өеме каршы ала иде. Быел исә бу мәйдан чип-чиста. Машина белән кергән бөртекне турыдан-туры чистарту агрегатларына бушата барганнар.

Базарлы Матак элеваторы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Владимир Сивенков белән сөйләшәбез.

–Безгә быел көненә уртача 1200-1400 тонна ашлык керде. Былтыр бу күрсәткеч ике тапкыр күбрәк иде. Шунысы куанычлы – быел бөртекнең сыйфаты югары булды. Без бу җәйдә беренче тапкыр Базарлы Матак орлык заводын бөртек белән тәэмин итү эшен башлап җибәрдек. Бу эш бик четерекле, күп игътибар сорый. Белгечләребез әлеге җитди бурычны зур җаваплылык белән башкаралар. Хәзер элеваторга орлык өчен 20 мең тонна сыйфатлы көзге бодай салынды. Бу запас нигездә бөтен “Кызыл Шәрык” холдингын әлеге орлык белән тәэмин итәргә җитәчәк,–ди Владимир Сивенков.

 

Узган елларда элеваторда сезон чорында 60-70 кеше эшләгән. Быел 39 кешедән торган коллектив белән хезмәтне оештыра алганнар. Өстәмә эшче кулларга, белгечләргә мохтаҗлык зур монда. Әмма яңа килгән кешеләрнең күбесе “бик тузанлы эш, көчле тавыш” дип тиз китеп баралар икән. Шуңа да коллективны күбесенчә озак еллар шунда хезмәт куйган эшче-белгечләр тәшкил итә. 

Владимир Сивенков та биредә элеватор эшли башлаганнан бирле хезмәт куя. Ә Базарлы Матакта әлеге икмәк кабул итү предприятиесе ачылганга тиздән 20 ел була.

Мондагы эшнең шундый үзенчәлеге дә бар – күп вакыт баскычлардан биеккә менеп җиһазларга техник хезмәт күрсәтү, көйләү эшләре башкарырга туры килә. Әйтик, өскә карасаң башыңнан кепкаң төшәрлек биеклектә булган кайбер җиһазларга эретеп ябыштыру эшләре бик еш башкарыла. Бу хезмәтләрне инде чын ир-егетләр генә үти ала. Бирегә кергән бөртек иң башта чистарту агрегатлары аша үтә. Бу хезмәтне җиренә җиткереп операторлар Тәлгать Хәлиуллин, Батыр Фәйзрахманов, Владимир Красильников башкара. 

Ел коры килде дисәк тә, кайбер көннәрдә элеваторга 24-27 процентка кадәр дымлылыктагы ашлык кергән. Юк юк та районның кайбер кырларында яңгыр яугалады бит. Предприятиедәге биш бөртек киптерү агрегатының дүртесен эшләтеп, юеш икмәкне 13-14 процент дымлылыкка кадәр җиткереп, дәү-дәү банкаларга саклауга озатканнар. 

Ашлык киптерү операторлары Руслан Мурсалимов, Әнәс Зәйдуллин, Илнур Яруллин, Илмир Галәветдинов, Артем Корнеев, Марс Вафин үз вазыйфаларын зур тырышлык һәм осталык белән үтиләр. Бу егетләр ел саен яңа сезонга эшкә керешкәнче махсус уку-әзерлек узалар. Бик җаваплы хезмәтләре.

 

Элеваторның төзек, өзеклекләрсез эшләвен мастерлар Марс Әхмәтов, Риназ Гарифуллин, Дамир Нуртдинов тәэмин итә. Дамир да предприятие ачылганнан бирле хезмәт куючы осталарның берсе. 

Биредә мең дә бер төрле хезмәтне башкаручы тракторчы Илшат Шәйхетдинов хакында да мактау сүзләре генә әйтелде.

Көн саен биниһая документлар, саннар-мәгълүматлар белән эш итүче бухгалтер Марина Гыйззәтуллинаның да хезмәте бик җаваплы. Ул да быелгы яңалыклары – орлык өчен күп күләмдә чимал хәзерләү юнәлешендә уңышлы эшли башлаулары хакында шатланып сөйләде.

 

Икмәк кабул итү һәм саклау предприятиесе хезмәтен төгәл, сыйфатлы алып барсын өчен аның тәҗрибәле һәм оста белгечләр белән тәэмин ителгән лабораториясе эшләп торырга тиеш. Зур хезмәт коллективының тагын бер ветераны – җитештерү-техник лаборатория җитәкчесе Гөлҗиһан Садыйкова. 

Гөлҗиһан ханым лаборатория эше хакында сәгатьләр буе тәфсилләп, яратып сөйләр иде. Ә менә кулга фотокамераны ала башласаң: “Безнең яшь, оста кызларыбыз бар, аларны төшерегез”, – дип читкә китә.  

–Карагыз әле, нинди сыйфатлы бодай керә безгә,–дип лаборант Тәскирә Туктамышева кулындагы иләк сыман савыттагы эре-эре бөртекләрне күрсәтә. 

Лаборатория ул элеваторның йөрәге шул. Ел дәвамында сакланучы бөртекнең сыйфатын алар карап, бәяләп торалар. Ә бу элеваторда 80 мең тоннадан артык бөртек саклана. 

Игенчеләрнең маңгай тире белән үстерелгән, быел кадере тагын да югары булган икмәк ышанычлы кулларда саклана. Базарлы Матак элеваторында без моны үз күзләребез белән күрдек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев