Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элеккеге район үзәген бүген ниләр борчый

Юхмачы авыл җирлегендә халык җыеннарында җирлек башлыгы Рамис Сәлахов җиткергән кайбер саннар сагайтты. Әйтик, Юхмачы, Югары һәм Түбән Әлморза авылларын берләштергән җирлектә былтыр өч бала туган. Шул ук вакытта 40 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Биредә үлем-җитемнең күп булуы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белән дә бәйле, билгеле. Әмма ел буена өч авылда бер генә яңа гаилә дә корылмау бу якларның киләчәге турында  уйландыра.

Әле ничә ел элек кенә Юхмачыда “Райтопсбыт”, сөт заводы, ПМК-8, урман хуҗалыгы, участок хастаханәсе гөрләп эшләп тора иде. Кайчандыр район үзәге булган бу авылга замана җилләре хәйран кырыс кагылган. Хәзер җирлектә 1379 кеше теркәлгән. Чынлыкта 992 се яши. Авыллар картая, дияргә ашыкмыйк. Шул халыкның 777 се эшкә сәләтле яшьтә. Әнә бит мәктәпләрдә балалар саны да шактый – Юхмачыда 136, Югары Әлморзада 27 укучы белем ала. Шушы ике авылның бакчаларында 32 бала тәрбияләнә.

Хәзер авыллар өчен иң актуаль мәсьәлә – эш урыннары. Биредә 679 кешенең даими хезмәт урыннары бар. Вахта ысулы белән эшләүчеләр, төрле уку йортларында белем алучылар да байтак. Район җитәкчелеге заманында ябылу янаган Юхмачы участок хастаханәсен саклап кала алды. Әлеге  кустта урнашкан авыл кешеләре зарурлык туганда беренче булып шунда мөрәҗәгать итә. Тәҗрибәле табиблар Җәүдәт Зәкиуллинның, Әнәс Сафинның шифалы куллары бик күпләргә сихәт бирә.

Юхмачыда Шамил Төхвәтуллин җитәкчелегендә ветеринария участок пункты, Андрей Клянин командалыгында аерым янгын сүндерү посты уңышлы эшләп килә. Бу ике хезмәтнең җитәкчесе дә халык алдында чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.

Нинди мәсьәләләр борчый соң бу яктагы авыллар халкын?

Юхмачыда бер агай:

–Үзәк урамга юл ясау өчен балчык ташыганнар иде. Аңа ком, вак таш җәелмәсә, транспорт йөреп изелеп бетә инде,–дип хафалана.

Бу юлны үзара салым хисабына акрынлап каты түшәмәле итеп ясарга булдылар.

Авылның актив кешесе пенсионер Татьяна Малярова:

–Чиркәү янына колонка куеп булмасмы?–дип мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы Александр Никошин җирлек башлыгына храмга су кертү бурычын йөкләде.

Татьяна Маляровага тагын бер мәсьәлә тынгылык бирми:

–Авылдагы имин булмаган гаиләләрне полиция хезмәткәрләре күзәтү астына алсыннар иде. Бер-бер бәла тудырмасыннар дип борчылам,–ди.

Александр Никошин полиция участок уполномоченныена кичекмәстән андый гаиләләрнең өйләрендә булырга, тәрбияви эш алып барырга кушты.

Өлкәннәр, Юхмачыдагы православныйлар зиратына бер хуҗа кирәк, диләр. Җирлек башлыгы әлеге тәкъдим белән кемгә мөрәҗәгать итсә дә, бу эшкә алынырга ризалашучылар юк ди. Бәлки үзара салым хисабына хезмәтенә бераз булса да түләү бәрабәренә андый җаваплы кеше табылыр, дип сөйләштеләр.

Югары Әлморзада халык өйләргә су начар басым белән килә, дип зарлана. Җирлек башлыгы, суның басымын арттыра алабыз, тик кышын үткәргечләр шартламасын дип шикләнәбез, дип аңлатты, язга су басымы көчәясен әйтте.  

Югары Әлморзада яшәүчеләр Юхмачыдагы өлкәннәр йорты өчен шунда мөселман зираты ясап булмасмы, дигән мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Александр Никошин Юхмачы җирлеге башлыгына, андый зарурлык бар икән, җир кишәрлеге табарга кирәк, дип күрсәтмә бирде.

Район башлыгы әлморзалыларның терлек-туарны күп асрап яшәүләрен, бу төбәктә иң мул сөт тапшыруларын мактады. Ул авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә районнан ярдәм булачак, дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев