Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә фермасы башлыгы Азат Әхмәтов: «Шәһәрдә яшәү түгел, кунарга да калмыйм»

Чиябаш авылында берара җиде гаилә фермасы эшләп килде. Төрле сәбәпләр белән аларның кайберләре сыерлар санын киметергә мәҗбүр булганнар.

  Ә берничә гаилә фермасы, киресенчә, малларның баш санын арттыру җаен тапканнар. Шундый тырыш, күркәм гаиләләрнең берсе – Азат һәм Рәзидә Әхмәтовлар белән без иркенләп сөйләшеп алдык. Шушы әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
–Азат, Рәзидә, сез гаилә корып авылда яшәп калгансыз. Ә бит яшьлек елларыгызда сезнең кебекләр күбрәк калаларга китү ягын карый иделәр...
Рәзидә: Мин еш кына шаяртып, безнең нәселгә шәһәрдә яшәргә урын калмаган, дияргә яратам. Үзем Мулланур Вахитов авылында туып үстем. Мин гаиләдә бердәнбер кыз идем. Өч абыем җил-яңгыр тидермәделәр төпчек сеңелләренә. Ике абыем Чиябашта гаиләләре белән яшиләр. Бары олысы Рәмис кенә Яр Чаллыга китте. Азатлар икәү үскәннәр, икесе дә авылда яшиләр.
Азат: Мин шәһәр тормышын яшьтән яратмадым. Хәзер дә каладагы туганнар кунакка чакыргач, кунмыйча, төнлә булса да кайтып китәбез. Табигатебез шундыйдыр инде – авылда яшәүгә баштанаяк, рәхәтләнеп чумган кешеләр без.
–Күп вакыт бит яшьләр авылдан “эш юк” дип китә. Сез моңа ничек карыйсыз?
Азат: Ир-егетләр өчен хәзер районда эшнең төрлесе җитәрлек. Мин эшләгән “Востокзернопродукт”та да ир-ат кулы соралган күп төрле эшләр бар. Үзем механизатор хезмәтен сайладым. Эшлим дигән кешене ел әйләнәсе хезмәт белән тәэмин итәләр бездә. Әйтик, быел башта язгы кыр эшләрендә К-735 тракторы белән эшләдем. Аннан пар җирләрен эшкәртүдә катнаштым. Урак башлануга “Лексион-570” комбайны белән бөртек суктыруга керештем. Әлеге комбайнга мин 13 ел элек утырган идем, өр-яңа иде машина ул чакта. Бездә бит урак озак дәвам итә. Башта үзебезнең районда бөртекләрне суктырып алабыз, аннан күрше районнарга ярдәмгә китәбез. 12 октябрьдә Спас районы Чәчәкле авылы кырларында соңгы гектар көнбагышны суктырып алдык. Әзрәк ял бирделәр әлегә. Аннан  Юхмачы комплексына трактор белән эшкә чыгарга диделәр.
Рәзидә: Район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда хатын-кызларга эш табарга кыенрак анысы. Мин 19 ел төрле мәктәпләрдә балалар укыттым, Югары, Түбән Әлморзага, Каракүл, Юхмачыга йөреп эшләдем. Чиябашта берничә ел укыттым. Әмма авылыбызда мәктәп ябылды да, эшсез калдым. Шулай да аптырап калмадык – йортта маллар санын ишәйтеп яши башладык. Хезмәте дә күп, кереме дә бар. Бер елны 11 үгез үстереп тапшырдык. Хәзер күбрәк сыерлар асрыйбыз. Бүген безнең 8 сыерыбыз бар. Ике сыерыбыз икешәр бозау китерде. Бозаулар инде уннан артык. Сарыкларыбыз да ишле иде дә, көтү юк, иреккә чыгарсаң, штраф түләтерләр дип, аларны бетердек. Моның өстенә җәй айларында 50 шәр бройлер, күп итеп каз-үрдәк үстерәбез.
Азат: Безнең хуҗалыкта ат та бар иде. Гомергә терлекләрне күп асрадык бит. Ат бит ул, янәшәсендә эшләүче булса, йортны азыклы итә. Хәзер ат тотмыйбыз  инде, чөнки тракторыбыз бар. Чапкыч, рулон пресслау җайланмасы сатып алдык. Күп итеп печән хәзерлибез. Саламны да кырдан алырга ярый диделәр,  анысын да запаска ташып куйдык.
Комбайнда һәр тонна бөртек суктырган өчен бер килограмм икмәк бирәләр миңа. Быел 4 мең тоннадан артык ашлык суктырдым, шуннан чыгып икмәк бирелер дип исәп тотабыз. “Кызыл Шәрык-Агро”дан  сенаж сатып алабыз. Җитмәсә, бөртеген дә сатучылар бар.
–Азат, үзең иртә таңнан эшкә китеп барасың, йорттагы барлык эш-мәшәкать Рәзидәгә каламы?
Рәзидә: Эшкә ничек кенә иртә йөрсә дә, Азат күпчелек йорт эшен башкарып китәргә тырыша. Сыерларны машина белән савабыз. Җәй айларында көненә 150 шәр литр сөт тапшырабыз. Әле бит бозауларга да 5-7 шәр литр сөт эчерергә кирәк.
Безнең йортта эш ир-атныкына, хатын-кызныкына бүленмәгән, кемнең мөмкинлеге бар, шул эшли. Кайчак Азатка да савым аппараты белән сыерларны савып алырга туры килә. Шунысын әйтим, ул “Востокзернопродукт” җәмгыятендә бөтен күңелен биреп хезмәт итә, бер сәбәпсез эш калдыруны күз алдына да китерми. 
–Гаиләгез тырышлыгы, уңганлыгы белән Чиябаш авылында күпләргә үрнәк. Бу сыйфатлар сезгә әти-әниләрегездән бирелгәндер минемчә...
Рәзидә: Азатның әнисе каенанам Фәридә гомер буе укытучы булып эшләгән. Лаеклы ял яшенә җиткәч тә ун ел җибәрмичә эшләттеләр үзен мәктәптә. Әниебез математика укытты, бу фәннән балаларга белем бирерлек алмашны озак таба алмый тордылар. Хәзер әни безнең белән яши. Каенатам Булат төрле җитәкче урыннарда хезмәт куйган, агроном да, ферма мөдире, бүлекчә управляющие дә булып эшләгән, колхоз рәисе, авыл җирлеге башлыгы итеп сайланган. Кызганыч, 2004 елда, нибары 54 яшендә арабыздан мәңгегә китеп барды ул. 
Үземнең әти-әни колхоз эшен җигелеп тарттылар. Хәлимә әнием гомерлек савымчы, әтием төрле эшләрдә эшләделәр. Алар безне кечкенәдән мал кадерен белергә, үзеңә тиешле ризыкны эшләп табарга өйрәттеләр.
–Авыл җирендә яшәп эшләүчеләргә төрлечә ярдәм итү өчен махсус программалар булдырылды. Алардан файдаланганыгыз бармы?
Азат: Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре маллар абзары төзергә субсидия алуны тәкъдим иткән иделәр. Без инде бу вакытта күп терлек асрау өчен бина салырга керешкән идек. Шунлыктан хөкүмәт биргән 400 мең сум акча бик тә ярап куйды. 
Рәзидә: Программаларның башкаларын да тәкъдим иттеләр, әмма аларында катнашырга үзебез өчен иртәрәк әле дип уйлыйбыз. Андый очракта фермер булып теркәлергә генә кала бит. Эшләп алган акчабыз үзебезгә җитә, бурычларыбыз юк, кредит алырга яратмыйбыз. Шул дәрәҗәдә яшәсәк, бик әйбәт инде.
–Елның елында Азат Әхмәтов ярышучы комбайнчылар исемлегенең беренче юлларында була. Быел да Азат республиканың иң алдынгы комбайнчылары арасында, акчалата премиягә лаек булдыгыз. Һәрчак алдынгы булып, башкаларны әйдәп эшләү бик авыр түгелме соң?
Азат: Без бит урак барышында ярыша-ярыша эшләмибез. Нәтиҗәне күпме иген суктырубызга карап чыгаралар, алдынгы булуыңны шунда гына беләсең. Бер үк техникада күп еллар эшләгәч, аның холкын яхшы аңлыйсың. Кайсы узелы тиз туза, кайсын ватылып эшне тоткарламасын өчен алдан ук алыштырырга кирәк...Үзем эшләгән Лексионны биш бармагым кебек беләм. Карап-төзәтеп торсаң, гаять чыдам комбайн. 
Рәзидә: Быелгы урак чорында Азатның комбайны ватылды, аңа запас часть кайтканны берничә көн көтәргә туры килде. Күрсәгез иде Азатның ничек кәефе кырылганны! Кайберәүләр үз йортындагы машина турында да шулкадәр кайгырмас. Азат башкача эшли белми ул. Аңардагы пөхтәлеккә, эшенә бирелгәнлеккә хәйран калырсың. Шөкер, хезмәтенә хакын да югарыдан түлиләр – урак өстендә кулына 50-60 мең сум акча ала ул. Җәен түләп бетерелмәгән хезмәт хакын кыш айларында өстәп бирәләр, анысы 20 шәр мең сумга җитә. Авыл җире өчен хәйран зур хезмәт хаклары бит бу. 
–Азат, Рәзидә, гаиләгез турында да сөйләп үтегез әле?
Рәзидә: Ике кызыбыз бар, олысы Рузилә программистка укыды, Казанда эшли. Кечесе Азалия мәктәпнең дүртенче сыйныфында белем ала. 
Азат: Кайчак үземә иптәшкә бер малаем да булмады бит дип куям анысы. Аннары Ходай кушып кызларым ике кияүле итәрләр, алары сердәш тә, фикердәш тә булыр үземә, дип юанам. Иң мөһиме – балалар исән-сау, бәхетле булсыннар.
Азат Низамиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев