Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета хезмәткәрләре Рафик Шәйхетдиновны олы хөрмәт белән искә ала

“Әлки хәбәрләре” район газетасы тарихында үткен каләмле, үз хезмәтләренең чын осталары булган шәхесләр тирән эз калдырды.

Миңа заманында Бари Гыйльмиев, Илмир Мингалиев, Шәһит Гатауллин, Рәүф Шәфигуллин, Рафик Шәйхетдинов белән якыннан аралашырга, бергә хезмәт итәргә туры килде.
Әлеге шәхесләр арасында күңел түрендә йөрткән, һәрчак ихлас рәхәтлек белән искә алганым – Рафик Галләм улы Шәйхетдинов.
Мин аңа гел Рафик абый дип эндәштем. Коммунизм юлы” (1991 елдан газета “Әлки хәбәрләре” исеме астында чыга башлады) редакциясенә эшкә кабул ителгәч, редактор Илмир Мингалиев мине җаваплы секретарь Рафик Шәйхетдинов бүлмәсенә алып керде һәм “менә шушы өстәл артында утырырсың”, дип чыгып та китте.
Рафик абый яше буенча миннән шактый олы, инде азау ярган белгеч булса да, үзен беркайчан өстен куймады. Нәрсә сорасаң да (ә бер белмәгән эшкә кереп киткәндә сораулар хәйран күп була), эшеннән бүленеп аңлатыр, киңәш бирер иде.
Бүмәдәшем күпкырлы талант иясе иде. Ул бик музыкаль – искитмәле матур җырлый, баянда оста уйный, кабинетта да халык җырларын көйләп утырыр иде.
Ул вакытта редакциянең заманасы өчен кыйммәт саналган үз баяны бар, һәм бу музыка коралы да Рафик абый тырышлыгы белән,  баш бухгалтер Фәридә апа Бадыйгинаны күндереп сатып алынган иде.
Редакция белән типографиядә ул елларда иллеләп кеше эшли, җырга-моңга сәләтлеләр дә байтак. Газета хезмәткәрләре район үзәгендә, авылларда куйган зур концертларны өлкән буын әле дә хәтерлидер. Бу концертларны оештыру һәм куюда Рафик абый алыштыргысыз кеше иде. Ул тарткан баян моңына Мәүлия апа Зыятдинова, Мәдинә апа Гыйльметдинова, бүген инде арабызда булмаган Рафидә Низамова халык күңелен яулап җырлар башкардылар. Рафик абый үзе дә бик оста җырлады. Тамашачылар аны кул чабып кат-кат җырлаталар иде.
Рафик абый коллективта иң оста журналистларның берсе иде. Нәрсә турында гына язмасын – төрле чаралардан репортажмы, суд залыннан мәкаләме, авыллар, колхозлар тормышыннан язмамы, кешеләр турында очерк-зарисовкамы – ул теманы үзенчәлекле итеп ача белә, укучыны мавыктырып, кызыксындырып үз артыннан ияртә, искиткеч матур , бай тел белән яза иде. Әле хәзер дә газетаның, элеккеге еллардагы төпләмәләрен караганда Рафик абый язмаларын йотлыгып, бер сулышта укып чыгасың.
Район газетасының  50 еллык юбилеен үткәргәндә ул Казан архивларында утырып, аның тарихын өйрәнеп бай мирас туплап калдырды. Хезмәттәшебез  тирән мәгънәле, уйландырырлык шигырьләр язды, рәсем ясарга да оста иде, татарча да, рус телен дә камил белде.
Элек редакциянең бик иске УАЗы бар иде. Аны шофер атна буе ремонтласа, редактор берәр колхозга әйләнеп кайта. Ә журналистлар авылларга “попуткада” йөрделәр.
Җаваплы секретарь булгач, Рафик абый эш көннәрендә редакциядән бик чыгып китә алмый, иҗат командировкаларына күбрәк ял көннәрендә йөрде. Ул спорт белән дус, авылларга да еш кына кышларын чаңгыда, ә җәен велосипедта бара иде. Аның якшәмбе көнне хәтта Борискинога чаңгы белән барып материал туплап кайтканы истә. 
Рафик абыйның  яхшы белеп, яратып башкарган эш-мавыгулары күп булды. Ул умартачы да, аучы, балыкчы да иде. Берара  хәтта кыйммәтле  тиреле җәнлекләр үстерү белән дә шөгыльләнде.
Бер бүлмәдә утырганда ул төрле кызыклы хәлләрне дә сөйләп җибәрер иде. Әйтик, берсендә кыш көне ауга чыккач пошига юлыгуын искә алды. Аучы өчен бу чын табыш бит. Ул акрынлап горур урман хайванына якын ук шуышып килгән, аны озак вакыт күзәтеп карап торган. Мин тизрәк сорыйм: “Аттыгызмы соң?”.
–Ничек атасың инде шундый матур хайванны?!– дигән иде шунда хезмәттәшем.
Әйе, ул табигатькә гашыйк, аның бар матурлыгын тоя-күрә белгән бик сизгер күңелле кеше иде шул. Район газетасында озак еллап кызыклы итеп “Табигать һәм кеше” сәхифәсен алып барды. 
Рафик абый Базарлы Матак мәктәбенең абруйлы укытучысы Радия апа белән бик матур гомер иттеләр. Үзләре дә уңган, булган гаиләдә ике бала үсте.Кызлары Гөлнара Галимова район суды рәисе дәрәҗәсенә күтәрелде. Уллары Ринас – компетентлы, югары белемле белгеч.
Рафик абыйга берничә редактор белән эшләргә туры килде. Газета җитәкчеләре һәркайсы аны  хөрмәтлиләр, һичшиксез, аның фикере белән исәпләшәләр, бай тәҗрибәле, оста журналист булганлыктан, күп мәсьәлә аның белән килешеп хәл ителә иде. Соңрак ул үзе дә редактор итеп билгеләнде. Ләкин тиздән тирән белемле, компетентлы, бай тормыш тәҗрибәсенә, оештыру сәләтенә ия белгеч булуын исәпкә алып, Рафик Шәйхетдиновны район хакимиятенә эшкә чакырдылар. Аңа бик җаваплы һәм катлаулы хезмәт – район башлыгы  урынбасары вазыйфасы йөкләнде. Һәр эшне җиренә җиткереп, зур төгәллек, осталык белән башкарырга күнеккән Рафик Галләм улы әлеге вазыйфаларны да бөтен барлыгы белән бирелеп үтәде,  алдында торган бурычларны башкаруда көчен дә, вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмый эшләде. Күп төрле документларны тутыру, докладлар, чыгышлар язу белән бәйле бу хезмәттә аңа журналист осталыгы һәм тәҗрибәсе дә ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
Шуны да әйтәсем килә: Рафик абый һәр нәрсәне йөрәгенә якын ала, бер генә эшне дә – зурмы ул, кечкенәме, “әйдә, ярар әле” дип түгел, намус белән башкара иде.
“Җырның яртысында өзелүе кызганыч, ә гомернең вакытсыз өзелүе бигрәк тә әрнүле”, дигән иде бер язмасында Рафик абый. Ни аяныч, аның үзенең дә гомере бик иртә өзелде (2011 елның 22 апрелендә вафат булганда аңа нибары 62 яшь иде). Ул районыбызга бик кирәкле, кадерле кеше иде. Аның әле бик күп башкарасы эшләре, языласы шигырьләре, җырланмаган җырлары калды. Аның таланты, аның зирәклеге, осталыгы, акыллы киңәшләре җитми безгә. Кайда гына эшләсә дә, асылы белән ул журналист булып калды.
Рафик Галләмович район халкы алдында зур хөрмәт, абруй казанды, Белүемчә, аны республиканың башка районнарындагы коллегалары да олылады, хөрмәт иттеләр.
Без, газета хезмәткәрләре, Рафик абыйны олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән бик еш искә алабыз. Мәгълүм язучы әйткәнчә, “Кеше китә, җыры кала”. Түбән Биктимер авылында туып үскән, талантын, көчен, белемен районыбызга багышлаган Рафик Галләм улының да онытылмас җыр кебек искә алырлык зур эшләре, күңелләрдә якты хатирәләре калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X