Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомергә тиңләрлек очрашу Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә булды

Татарстанның халык артисткасы, җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллинаны гимназия директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге укучылар, укытучылар коллективы аягүрә басып каршы алды. Иң элек укучылар җырга-биюгә үз осталыкларын күрсәтте. Биредә төрле түгәрәкләр эшли.

. Театр түгәрәгендә “Беренче театр”дан өзек күрсәтелде. Оста куллар түгәрәгендә укучыларның төрле һөнәрләр үзләштерүләрен күрергә мөмкин иде. Укучылар, укытучылар тарафыннан җыйналган экспонатлар нигезендә музей оештырылган. Биредә Әлки районы халкының тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше, гомүмән тарихы чагылдырылган. Язучы Нәби Дәүли бүлмәсендә, каләм иясе белән бәйле экспонатлар урын алган. Укучылар экскурсияләрне өч телдә – татарча, русча, инглизчә алып бара. Гимназия диварына татар һәм рус халкының бөек шагыйрьләре – Тукай һәм Пушкин портретларын ясаганнар. Һәр җирдә тәртип, чисталык, укучыларның үз ана телендә сөйләшүләре, укытучылар коллективының көләч йөзләре күңелгә рәхәтлек бирде.

Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина иҗат тәҗрибәсеннән чыгып үз киңәшләрен әйтте. Тарихыбыз, фольклорыбыз турында сөйләшенде. Халык җырларын яңгыратты, мөнәҗәтләр әйтеп кенә калмады, аларның мәгънәсен аңлатып бирде. Укучылар һәм укытучылар кызыксындырган соруларына җавап алды. Берлектә җырлар башкарылды. Алиһә затка чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырылды. Гомүмән, бу көнге күрешү гимназия елъязмасында тарихи очрашу булып кереп калыр. Очрашуны Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте оештырды.  

Хәбәр ителгәнчә, май айларында Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте әгъзалары белән берлектә Кырымда булды. Әлеге сәфәр вакытында Гөлзада ханым Сафиуллина безнең хөрмәткә аш мәҗлесе үздырган иде. 

Кичә исә татарлар яшәгән төрле төбәк, илләрдә татар моңын яңгыраткан Гөлзада Сафиуллина Әлки районында яшәүчеләр белән очрашуга чакырылган иде.

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллинага, гимназия директоры урынбасары Лилия Әглиуллинага Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Очрашуда Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дарья Халилова , Әлки муниципаль районы үсеше фонды рәисе Раил Әглиуллин, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина, район китапханәчеләре, музей хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар катнашты. 

Соңыннан делегация Әлки районы үзәкләштерелгән китапханәгә юл алды. Бина янына килеп җитүгә, биредә галиҗәнәб китап сөючеләр урыны икәнлеген аңлата торган Арт-объект куелганлыгын күрдек. Китапханә директоры Татьяна Петухова каршы алды. Милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова районда 1 үзәк китапханә, 1 балалар китапханәсе, 35 авыл китапханәләре барлыгын җиткерде. Районда төрле милләт вәкилләре яши, төрле телләрдә китаплар яңартылап торганлыгын әйтте. Китапханәдә Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина турындагы язмалардан күргәзмә дә оештырылган иде.

Сергей Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее исә тарихи бинада урнашкан. Биредә музей директоры Мария Платонова каршы алды. Музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева һәр экспонат тарихын аңлатып, тәфсилләп экскурсия ясады. Биредә дә экспонатлар яңартылып торганлыгын күрдек. Район оешканнан алып, бүгенге көн тормыш-көнкүрешен чагылдырган тарихи яктан әһәмиятле экспонатлар, шәхесләрнең фотосүрәтләрен генә түгел, өс - киемнәрен дә күреп була. Космонавтика залында илнең аэрокосмик тармагында эшләүче 10 фән докторының фотосүрәтләре, алар белән бәйле экспонатлар урын алган. Сүз дә юк барысының да язмышлары Әлки районы белән бәйле.

Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина “Биредә яшәүчеләр тарихларын барлап, югары дулкында тирбәләләр, рухи дөньяларын онытмыйча, аны саклый, барлый беләләр. Яшь буынны шул рухта тәрбияләүләре аеруча игътибарга лаек. Әлки районында татар, рус, чуваш халкы дуслык күперләрен булдырып башкаларга үрнәк булып яши”.Әлки районы халкының яшәеше тәҗрибә уртаклашырдай мәйдан булып торганлыгын җиткерде.

Флюра Абдуллина

Казан коопреатив институтының 

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев