Гүзәлия Рәхмәтуллина: «Чишмәләрнең кирәген һәрчак тоеп яшибез»
Чишмә – табигатьнең кечкенә генә могҗизасы.
Тау-ташларны тишеп, авыр-авыр катламнарны ерып, Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып якты дөньяга, кояш, ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга ургылучы чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, диңгез, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. Чишмә барлыкка килү – илаһи табигать көчләренең бөек сере.
Әйе, чишмәнең саф суы - тереклек, яшәү чыганагы. Чөнки аның суы – чиста, тылсымлы, изге. Чишмәләрнең салкынча, татлы суына Җир Анабыз яшәү көче бирә торган ниндидер үзенчәлекле тәм өсти сыман. Кайчагында йөгерек суны учларыңа алып бер йотым авыз итәсең дә, йотмыйча, аның тәмен, ниндидер серле ноталарын тоемларга тырышасың; ә кайчагында исә, киресенчә, бер -бер артлы, йотлыгып эчәсең, туктый алмыйсың. Ул да түгел, эчеңдә салкынын тоясың, үзең дә аның бер өлешенә әйләнгәндәй буласың. Тәннең бөтен җепселе буйлап рәхәтлек, сафлык йөгерә, һәр күзәнәк иркенәеп китә, киң итеп сулый башлый.
Чишмәләрнең бәллүр чыңы күңелләрне тынычландыра, җаннарны дәвалый, йөгерек агышы күзләрне иркәли, туктаусыз хәрәкәте уйларны еракларга алып китә, җитез ургулары - йөрәкләргә дәрт, саф суы беләкләргә көч өсти.
Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге - гүя безнең гомеребезнең башлангычы. Яшел хәтфә чирәм белән түшәлгән сукмагы балачагыбыздан олы тормыш юлына алып чыга сыман. Кеше язмышы да, нәкъ чишмә юлы кебек, бихисап каршылыкларны җимереп, борма-борма юллар үтә.
Чишмә – саф су чыганагы гына түгел, ә безне үткәнебез һәм киләчәк белән бәйләүче тере җеп тә. Халкым элек -электән суны изгеләштереп караган. Авылларга, шәһәрләргә нигез салучылар иң башта су чыганакларын эзләгәннәр – якында эчәргә яраклы су булмаса, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү дә мөмкин түгел бит. Бары су булган җирдә генә тормыш кайный. Гадәттә, су буенда тормыш үзгә: анда агачлар да купшырак, үлән дә куерак, сусылрак, җире дә яхшырак. Чишмә яны күләгәсе урман нигъмәтләре – җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыючының ял урыны да, сәяхәтче, яисә очраклы үтеп баручының игътибарын җәлеп иткән гүзәл җир дә.
Элегрәк чишмә буе – яшьләрнең очрашу, вәгъдәләшү урыны да булган. Алар уеннар, кичәләр оештырганнар. Кич буе ямьле болында хәтфә кәләпүшләр, чигүле түбәтәйләр җемелдәшкән, кызларның матур яулыклары җилфердәгән. Гашыйклар, ай яктысында изге чыганак янына басып, сөйгәннәренә вәгъдәләр биргәннәр. Шулай итеп, чишмә һәркемгә шатлык өләшкән!
Һәр авылның үз чишмәләре бар. Борынгыдан ук кешеләр бу су чыганакларына матур-матур исемнәр биргәннәр. Һәрберсенең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Чишмәнең исеме артында кайвакыт борынгы, халык хәтерендә өзек-өзек кенә сакланган вакыйгалар, аяныч язмышлар тора.
Әлеге язмамда мин туган авылым Иске Салман һәм әниемнең туган авылы Абдул Салман арасында – Салман елгасының уң як ярында урнашкан, бәллүр чыңы, шифалы суы белән балачактан күңелемне әсир иткән Изгеләр чишмәсенә тукталасым килә. Бу чишмә, чынлап та, күңелемә бик якын. Балачакта әниемә ияреп, бераз үсә төшкәч, энем Илсур белән бик еш кына Абдул Салман авылына дәү әти, дәү әниләребезгә, әтиебезнең бертуган апаларына җәяүләп кунакка бара идек. Юлыбыз, әлбәттә, әлеге Изге чишмә яныннан үтә. Җәй көннәрендә чишмәгә төшеп суын эчү, бит-кулларны юып алу гадәти күренеш иде. Аның шифалы суы арыган аякларга хәл кертә, күңелләрне күтәреп, дәртләндереп җибәрә иде.
Чишмәгә ни өчен “Изге чишмә” дип исем бирелүен түбәндәге мәгълүмат белән бәйләргә кирәктер, мөгаен.
Абдул Салман авылына барып җитәргә ике чакырым калган җирдә “Кичү” дигән изгеләр урыны бар. Аны икенче төрле “Кызыл бура” дип тә атыйлар. Әнием, шул тирәдән үткәндә, сөйләшмичә, белгән догаларны укып үтәргә куша иде. Чөнки анда тешләре сызлап үлгән кызлар күмелгән, дип әйтә торган иде. Без шулай эшли идек.
Соңрак, туганыбыз, районның “Туган төбәкне өйрәнүчеләр” җәмгыяте әгъзасы Мансур абый Ганиев сөйләвеннән, дөрестән дә, ул урында кызлар җирләнгән, дигән риваять булуын белдем. Ул риваятьләр буенча биредә Сөләйман хуҗа кабере дә бар, дип бәян ителүе хакында да әйтте.
М. Ганиев бу хакта үзенең “Абдул Салман морзалары” (2019) исемле китабында “Изге чишмә” турында мондый мәгълүмат бирә: “Елганың уң ягында, өскә таба менеп китә торган урыныннан 70 метрлап сулда, су чыга торган ерганак бар. Шул ерганакның бик күп урыннарыннан чишмәләр бәреп чыгып, инеш булып Салман елгасына агып төшә. Суы бик саф, юшкыны аз, тешләрне камаштырырлык салкын. Күзалласаң, исләрең китмәле, борын заманнардан бирле кемнәр генә авыз итмәгәндер әлеге чыганакның суын!”
Чишмә – изге җир. Бәлки, ул Җир Ананың керсез күз яшедер. Ул үзенең сафлыгы белән кешеләрнең гүзәл хисләрен ача. Шуңа күрә җир – җәннәт. Үзенә яхшылык эшләгән кешегә җир сөйкемле.
Шөкер, тирә-юнебездә изге ниятләре, яхшы гамәлләре белән танылган шәхесләр бар. Шуларның берсе – Иске Салманда туып үскән, бүгенге көндә читтә яшәсә дә, авылы, аның тормышы өчен җан атып, кайгыртып яшәүче Рәис Хәйруллин чишмәбезне торгызды, махсус корылма белән әйләндереп алды. Хәзер аның саф суы корылма эченнән махсус торбадан челтерәп агып чыга. 2016 елның 5 июлендә Изге чишмәбезнең куллануга тапшырылу тантанасында тирә- як авыллардан бик күп кеше катнашып, зур, истәлекле бәйрәм оештырылды.
Биредә табигать искиткеч матур. Әлеге чишмәнең суы шулкадәр тәмле һәм сихәтле. Чит җирләргә киткән авылдашлар, туган авылларына кайткач, чишмә янына киләләр, изге суын татыйлар, үзләре белән савытларга тутырып алалар. Өздереп- өздереп кошлар сайрауларын, суның челтер- челтер моңлы тавышын тыңлау – үзе бер ләззәт ләбаса!
Ел саен, ямьле язлар җитеп, җир өсләре кардан арчылып, бераз кипшенү белән, чишмә буе гөрләп тора. Чөнки бу изге җирлектә корбан чала торган урын да ясалды. Әлеге изге гамәлне Иске Салман авылы халкы бергәләп, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, катнашып башкарды. Абдул Салман авылы халкы да акча җыеп, үзеннән шактый өлеш кертте.
Шул вакыйгадан соң, изге җирдә корбан чалу, изге гыйбадәт кылу гадәти бер күренешкә әйләнде.
Мансур абый үзенең истәлекләрендә 50 нче, 60 нчы елларда, җәйнең матур көннәрендә, күбесенчә кыр эшләре беразга гына булса да туктап торган вакытта, бирегә ике авылдан тавык чалу мәҗлесенә халык җыелуы һәм ул вакыйга авыл Сабантуен хәтерләтүе турында яза. “Карт-корыны, атлар җигеп, арбаларга утыртып алып киләләр. Ике авылдан килгән яланаяклы бала- чагага чып- чын бәйрәм була иде, сыйланып, әз-мәз булса да сәдака акчасына хуҗа була идек”, – ди ул.
Ул вакыйганы үзем дә бераз хәтерлим. Җәйләр коры булып, озаклап яңгырлар яумый торса, авылыбызның өлкәннәре Изгеләр өстенә яңгыр теләргә бара иделәр. Без, бала-чага, кашыклар тотып, алар артыннан йөгерә идек. Аллаһының хикмәте: шуннан озакламый яңгыр ява иде.
Күп гасырлар чишмә кешелек өчен яшәү, илһам чыганагы булган. Ул җырларда туган як белән бер дәрәҗәдә карала, аңа тәңгәл куела. Чишмә – су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.
Чишмәләрнең кирәген һәрчак тоеп яшибез. Аларны безнең әби - бабаларыбыз да кадерләгән, саклаган, аны табигатьнең изге байлыгы дип санаган. Ләкин һәммәбез дә бу байлыкның чиксез түгеллеген аңласак иде. Аңа сакчыл карасак иде, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйласак иде. Һәм бу изге ният, эш-гамәлләребезне алмаш буыннарга үрнәк, өлге итеп калдыра алсак иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде. Табигатьнең серле бу могҗизасы озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсын иде.
Мәңге тынмый челтерәгез, чишмәләр!
Гүзәлия Рәхмәтуллина,
Яңа Салман авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев