Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яктылыкны кире кайтаргычлар гомерне саклап кала

Юл-транспорт һәлакәтләре арасында җәяүлене автомототранспорт белән бәрдерү очраклары күп.

 Статистик мәгълүматларга күз салсак, киемнәр, сумкадагы яктылыкны кире кайтаргыч элементлар андый һәлакәтләр санын алты тапкыр киметергә ярдәм итә. 
Кайбер илләрдә җәяүлеләрдә ул элементлар булу мәҗбүри санала. Аларда транспорт белән кешене бәрдерү очраклары да шактый кимегән.
Яктылыкны кире кайтаргычлар балаларның да, олыларның да гомерен саклап калырга мөмкин. Тәүлекнең караңгы, эңгер-меңгер вакытында җәяүлене автомобиль йөртүченең күреп өлгермәве бар. Бигрәк тә тизлеге югары булганда. Ә инде җәяүленең яктылыкны кире кайтаргычы булса, ул аны күпкә алдан күреп алыр иде.
Районда җәяүлеләрне транспорт белән  бәрдереп китү очракларын анализласак, анда без юлдан атлаучыларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларның юклыгын күрәбез. Бу очракта гаеп җәяүленең үзендә дә бар. 
Юл йөрү кагыйдәләрендә авыллардан читтә булганда ул элементларны җәяүлеләргә тагып йөрү мәҗбүри санала. Бу кагыйдәне үтәмәүчеләргә 500 сум штраф та каралган. Ә бит андыйлар исәнлекләрен, гомерләрен куркыныч астына куялар.
Соңгы елларда балалар киемнәрендә, сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар күпчелек очракта беркетелгән була. Хәзер олыларны да шул кагыйдәгә өйрәтәсе иде.
Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә дә шул турыда җитди сөйләшү барды. Анда гади, әмма кеше гомерен сакларга сәләтле ул элементларны балалар да, олылар да киемнәрендә, сумкаларында булдырсыннар иде дигән теләк яңгырады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев