Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Әнҗерә бистәсендә яңа мәчет ачылды

Яңа Әнҗерә бистәсе районның кечкенә авыллары исемлегендә йөри.

 Анда 20 йортта 46 кеше яши. Яңа Әнҗерәгә кадәр асфальт юл салынган, анда яңа клуб әйбәт кенә эшләп килә. Менә узган атнада авыл уртасында гаҗәеп матур итеп төзелгән мәчет тә ачылды. Мәчет ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәлахиев барлык мәчетләрнең имамнары катнаш- ты. Билгеле, яңа әнҗерәлеләр күп булдылар. Әлеге чарага шунда туып үскән, бүгенге көннәрдә чит төбәкләрдә гомер итүче якташлары да шактый җыелганнар иде. Имам-хатыйп Ирек Хәзрәт Сәлахиев Коръән сүрәсе укып, әлеге тантананы ачып җибәрде. Яңа әнҗерәлеләрне Аллаһыбыз йорты ачылу шатлыгы белән Рәшит Билалов кайнар котлады.Ул: – Районыбызда 31 мәчет эшләп килә иде. Менә бүген аның утыз икенчесе дин кардәшләребез өчен ишекләрен ача. Хәзер инде безнең районда мөселманнар яшәгән кечкенә авыллар – Түбән Салман, Мулланур Вахитов, Иске һәм Яңа Баллыкүл авыллары гына мәчетсез. Аларда дини йолалар аерым өйләрдә башкарыла. Мин әлеге яңа мәчетне төзүдә катнашкан һәр кешегә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм. Ходай аларның игелекле эшләрен киләчәктә дә арттырсын, –диде Рәшит Әбрар улы. Яңа мәчеттә имам вазыйфаларын Илгиз Гобәйдуллин башкара. Ул: – Әлеге Аллаһы йорты күмәк көч һәм теләк белән җиткерелде. Бигрәк тә уртак эшкә зур ярдәмнәрен кертүче якташыбыз Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка, аның улы “Мостовик” җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиевка, авылдашларыбыз бертуганнар Риназ һәм Рөстәм Шәфигуллиннарга, Марат Сафинга олы рәхмәтләр яусын, – диде. Авылның иң өлкән кешесе – туксан яшьлек Әнвәр Рәхмәтуллин соңрак: – Авылыбызда мәчеттән азан яңгыраганны ишетер көнем дә булган икән,–дип сөенечен белдерде. Әйе, мәчетне ачкач, тәүге тапкыр авыл өстенә азан яңгырады. Аннан күмәк намаз укылды. Мәчет тышыннан зур булмаган кебек күренсә дә, эче шактый иркен икән, бик затлы итеп эшләнгән дә. Бу йорттан авылга нур иңсен, халыкны тагын да күркәм эшләргә өндәп торсын иде. Бәйрәм чарасында катнашкан халыкка район сәнгать осталары, күркәмлек өстәп, бик матур концерт күрсәттеләр. Соңыннан бар кунакларда яңа әнҗерәлеләр оештырган Мәүлет мәҗлесендә катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев