Ике ел тәнәфестән соң Алпар авылында Сабантуй үткәрелде
Алпар Сабантуенда кыр батырлары хөрмәтләнде, халык рәхәтләнеп уеннарда, ярышларда катнашты.
Ике ел тәнәфестән соң Алпар авылы янә кубарылып Сабантуй үткәрде. Алдагы еллардагыча хезмәт бәйрәме бик купшы, бай эчтәлекле һәм күп халык катнашында үтте.
Бәйрәм бик матур урында узды. Авыл уртасында диярлек биредә парк төзелгән иде. Кайчандыр ташландык хәлдә калып, чүп оясы булган мәйданда хәзер яңа утыртылган төз агачлар үсеп утыра, кичен яктыртыр өчен лампалар куелган, эскәмияләр ясалган. Кыскасы, участок ял итү урынына әверелеп килә.
Сабан туен зур әзерлек белән оештырганнар. Монда хәзер бик килешле мәйдан да ясалган. Тамаша кылучыларга күп итеп эскәмияләр куелган. Каршыда исә Сабантуй программасын алып бару өчен сәхнә булдырылган. Яндарак бәйрәм кунакларына өсте ябылулы аерым урын көйләгәннәр.
12 июнь салкынча көн булды. Шулай да бәйрәмгә хәйран күп халык җыелган иде. Менә олы тамашаны алып баручы- татар радиосыннан Ильяс Габделгазизов бәйрәмнең башланып китүен хәбәр итте.
Сабан туен Ильяс матур, эчтәлекле, итагатьле итеп алып барды. Үзе дә уеннарда катнашты, бөтен мәйданга өлгерде һәр җиргә җанлылык, күркәмлек өстәде. Ильясның бер матур сыйфаты ошады: ул Сабантуенда катнашучыларга да, тамаша кылучыларга хөрмәт саклый, кешеләрне кимсетмичә шаярта-көлдерә белә, киресенчә, аларны үсендереп, кәефләрен күтәреп җибәрә белә.
Хәтеремдә бер авыл көнендә тамаша алып баручы олпат гәүдәле бер агайга уеннарга чыккач “абый кеше, кремль кебек гәүдәң белән куркытма инде” дигән иде. Ә теге агай халык алдында шулай дип әйтелгәнгә үпкәләп, мәйданнан китеп югалды.
Ә Ильяс Габделгазизов ул яктан чын интелегент, һәркемне үсендерә, мактый, хөрмәтли.
Сүз авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлаховка бирелде. Башлык авылдашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады.
- Ике ел, яман чир чыгу сәбәпле, авыл бәйрәмнәрен уздыра алмаган идек. Шөкер, бүген кунаклар да, авылдашлар да күп килгәнсез. Кайткан якташлар зияратларда да булырга өлгергәндер, әти-әни, туганнарга ярдәм итеп, яшьлек хатирәләрен дә яңартканнардыр. Киләчәктә дә бәйрәмнәрдә генә очрашырга насыйп булсын безгә, -диде авыл җирлеге җитәкчесе.
Ринас Сәлахов бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләр исемлеген дә укыды. Төп спонсорлар - Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казандагы “2 нче ПАТП” директоры, якташыбыз Альберт Мөхәммәтшин һәм бертуган Рәшит һәм Рәфкат Сәмигуллиннар.
Бәйрәмне саллы бүләкләр белән үткәрергә өлеш керткән һәркемгә халык рәхмәт белдереп, гөрләтеп кул чапты.
Сабантуй кунакларын район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Ул районда язгы чәчү эшләренең уңышлы төгәлләнүен әйтте. «Күп кенә авылларда кыр батырларын хөрмәтләп, шундый Сабантуйлары уза», диде ул. Һәм бүгенге бәйрәмдә катнашкан һәркемгә күтәренке кәефләр, нык сәламәтлек теләде.
Теләкләргә Альберт Мөхәммәтшин һәм Рәфкат Сәмигуллин да кушылдылар.
Аннан мәйдан түренә сабан эшләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән механизаторлар чакырылды. Тракторчылар Илшат Шәһиев, Тәбрис Зәйнуллин, Рәмис Вәлиев, Әмир Кыямовка Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсе җитәкчесе Айрат Нуруллин бүләкләр тапшырды. Шулай ук бүләкләргә яңарак кына 55 яшьлеген билгеләп үтүче Гөлсинә Шарипова да ия булды.
Тантананы алып баручы Сабантуй мәйданына 50 ел бергә тату, үрнәк гомер кичергән гаиләләрне чакырды. Роза апа һәм Әнәс абый Дәминовларга, Фәния апа һәм Җәмил абый Сибаевларга халык гөрләтеп кул чапты. Ә бәйрәмне оештыручылар истәлек итеп бүләк тапшырдылар.
Озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган Халидә Шәйхетдинова, Гөлсинә Даминова, Римма Әхмәрова, Флера Гатина, Якуб Сәйфуллин, Әхнәф Нуртдиновны да халык хөрмәт белдереп, алкышларга күмде.
Шулай ук заманында басу-кырларны иңләп хезмәт куйган элеккеге механизаторлар Гаваз Шәйхетдинов, Җәүдәт Сафин, Гаваз Зыятдиновлар бүләкләргә ия булдылар.
Тәрбиягә балалар алып, аларга ата-ана назын биргән Гөлсем һәм Рифкать Яруллиннар, Гөлсинә һәм Айтуган Гайфуллиннар, Гөлфирә һәм Рафис Әсәдуллиннарга да бәйрәм бүләкләре тапшырылды.
Авыл җирендә мең дә бер эш чыгып кына тора. Элеккеге елларда бу хезмәтне колхоз-совхоз ярдәме белән башкаралар иде. Хәзер исә ярдәмчел, тыңлаучан, карусыз авыл кешеләре җилкәсенә төшә ул. Алпар авыл җирлегендә әнә шундыйлардан Равил Аитов, Илнур Гайфуллин, Илшат Мәрдиев икән. Аларга да куллар чабып бүләкләр өләштеләр.
Мәйданга шулай ук үзенең гомер бәйрәмнәрен- юбилейларын билгеләп үтүчеләр чакырылып хөрмәт белдерелде, Сабантуй күчтәнәче тапшырылды.
Бүләкләүләр җырлар белән үрелеп барды. Бар мәйданны җанландырып, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов җырлады. Аны Казан артистлары дәвам иттерде. Халыкка бигрәк тә Татарстанның атказанган артисты, инде үзен Алпар кешесе дип санаган Айгөл Бариева чыгышы ошады. Айгөл әллә ничә еллардан бирле авыл бәйрәменә, Җиңү көненә Алпарга кайтып, концертлар куя. Шулай ук башкаладан килгән яшь җырчылар да халыкка моң һәм дәрт өстәделәр.
Сабантуйга тагын бер шәрәфле кунак килеп төште. Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов алпарлыларны милли бәйрәм белән котлады һәм үз башкаруында ике моңлы җыр бүләк итте.
Менә уеннар башланып китте. Монда алар район Сабантуе сымак оештырылган иде. Аркан тарту, кул көрәштерү, гер күтәрү, бүрәнәгә утырып капчык бәрешү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату - барысы да булды. Халыкны күздән яшьләр чыкканчы көлдергәне ул - хатын-кызларның ирләрне тачкага утыртып әйләндерүе булгандыр. Алып баручыбыз Ильяс Габделгазизовны да утыртып йөрттеләр, аннан ул үзе бер хатын-кызны тачкада мәйдан тирәле әйләндерде.Шәп килеп чыкты, бик күңелле, кызык булды.
Колгага исә Алпар егете, бер көн алдан район Сабан туенда багана башыннан әтәчне азат иткән, Илфар Сәйфуллин менде.
Янәшәдә милли көрәш барды. Сабантуй уеннарында, ярышларында, катнашкан һәркемгә истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә балалар өчен батутларда уйнау, кечкенә электромашинада чаптыртып әйләнеп килү, тәм-томнардан авыз итү мөмкинлеге тудырылган иде.
Алпар Сабан туе мизгелләрен күпләр кесә телефонына төшерде, истәлек итеп туган-тумача, таныш-белешләр белән уртаклашырлар. Бәйрәм бит һәркемгә ошарлык итеп оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев