Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнур Кәлимуллин - Әлки районының абруйлы җитәкчеләренең берсе

“Востокзернопродукт” җәмгыятенең “Көньяк Әлки” филиалы җитәкчесе Илнур Кәлимуллин Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә. 

 
Ул – гомерен туган ягыбыз белән бәйләгән, фидакарь хезмәте, тырышлыгы хисабына районның абруйлы җитәкчеләренең берсе булып җитешкән кеше.
Туган авылы – Карамалы, Илнур биредә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кадыйр ага һәм укытучы Зәмзәмия апа гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килгән. Аңа кадәр туган Илдус һәм Рамил абыйлары  белән тату, хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән ул. Бу сыйфатлар аңа тормыш юлында һәрвакыт кирәк булган. 
Хезмәт юлын мәктәп тәмамлаган яшь егет шофер буларак башлап җибәрә. Аннары аны армия хезмәтенә алалар. Ватан каршында бурычын үтәп кайткач, Илнур киләчәге өчен мөһим карар кабул итә һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Югары белем, галим-агроном белгечлеге алып районга кайта ул. Яшь белгечне туган авылы Карамалыга бүлекчә управляющие итеп куялар. Шунда бераз эшләп тәҗрибә туплагач, Илнур Кәлимуллин “Энергетик” совхозына баш агроном итеп билгеләнә. 
Аннары Илнур Кадыйр улы “Әхмәт” совхозы директоры булып эшли. Дөньялар, шул исәптән авыл хуҗалыгын алып бару алымнары да үзгәргәч, бу хуҗалык “Байлык” кооперативы итеп үзгәртелә. Озак та үтми, Әлки ягына инвестор Айрат Хәйруллин килеп, район хуҗалыкларын “Кызыл Шәрык-Агро” холдингына берләштерәләр. Илнур Кәлимуллин яңа шартларда да үзенең абруен югалтмый, холдинг составына кергән филиаллар белән җитәкчелек итә. 
Авыл халкының тормышы, билгеле, шунда оешкан хуҗалык эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Нинди генә катлаулы мәсьәлә килеп тумасын, аны хәл итү өчен совхоз-колхоз, соңрак инде алар нигезендә барлыкка килгән филиал-отрядлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәләр. Илнур Кадыйр улы да авыл халкы тормышы белән бәйле проблемалардан читтә кала алмый. Әйтик, Әхмәттә эшләгән елларда районда беренчеләрдән булып авыл өйләренә табигый газ кертүдә башлап йөри. Әхмәтлеләрнең көнкүрешен янәшәдә генә шаулап үскән урманнан башка күз алдына да китереп булмый. Шуны истә тотып, Илнур Кадыйр улы урманга бару юлындагы сазлыклы урында ике километрга якын озынлыктагы күпер төзетә. Бу инде авыл кешеләре өчен бик зур уңайлык була. Ә кичү халык теленә “Озын күпер” исеме белән кереп кала. 
Язларын суы күтәрелеп, юлны бүлә торган Кече Чирмешән елгасы аша республикада әле моңарчы булмаган күпер төзетә җитәкче. Аның үзенчәлеге шунда, бу күпер язгы ташулар вакытында су астында калып тора. 
Гомумән, Илнур Кадыйр улы үзе эшләгән хуҗалыкларның матди-техник мөмкинлекләрен киңәйтүне даими кайгырта: терлекчелек тармагы өчен фермалар, машина-трактор парклары, ындыр табаклары төзелә, булганнары яхшылап ремонтлана. Билгеле, хуҗалыкта эшләүчеләрнең тормыш шартларын уңайлы итүне дә онытмый җитәкче. Илнур Кәлимуллин эшче хезмәткәрләр гаиләләренә яңа өйләр төзетә. Монысы инде аның җитәкче буларак абруен халык арасында аеруча күтәрә, кешеләрнең аңа булган хөрмәтен арттыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X