Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Алпар авыл җирлегендә җыен узды

Алпарда җыеннар һәрчак күп халык катнашында уза. Бу юлы да ике Алпар, Татар Мулла авылы кешеләре җирлек башлыгының отчет җыелышына мәдәният йорты тамаша залын тутырып килгәннәр.

 
Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов еллык хисап җыелышларына һәрчак, читтә яшәсәләр дә, авыл тормышында актив катнашкан якташларын чакыра. Бүгенге чарага Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин чакырылган иде. 
 

Әлеге җирлеккә караган Яңа Алпар, Иске Алпар, Татар Мулла авылында 231 хуҗалык бар. Аларда 494 кеше яши. Шуларның 191е – пенсионерлар, 20се – мәктәп яшендәгеләр. Кайчандыр йөзәрләгән укучысы булган Алпар өчен балалар бик аз шул – мәктәпкәчә яшьтә җиде сабый. 214 е хезмәткә яраклы кешеләр. Авылларда яшәүчеләрнең 24 се – “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә, 34 е бюджет оешмаларында эшли. Моннан тыш эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр  (7 кеше), шәхси эшмәкәрләргә хезмәт итүчеләр ( 3 кеше) бар. Берничә алпарлы район үзәгенә йөреп эшли.
Күпләр бу җирлектә маллар асрап та тормышларын көйле генә алып баралар. Әйтик, биредә мөгезле эре терлекләр саны 360 башка җиткән. Бу былтыргыдан да 40 башка күбрәк дигән сүз. Шуларның 186сы – савым сыерлары. Ә менә сарык кебек кечкенә йорт хайваннарын асрауны халык киметкән: 2021 елда сарыклар саны 460 баш булса, быел 296 баш калган.


Заманында Алпар авыл җирлеге гаилә фермалары төзү буенча бөтен районга үрнәк булды. Монда бер-бер артлы 5 гаилә фермасы уңышлы гына эшләп киткән иде. Хәзер аларның саны өчәү генә калды. Әмма бу гаилә фермалары таркалган дигән сүз түгел, кайберләре киңәеп, крестьян-фермер хуҗалыгы статусында эшен дәвам иттерә. Монда дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшли. 
Җиде шәхси хуҗалык кече ферма булдыру йөзеннән абзарлар төзү өчен Татарстан хөкүмәте бирә  торган субсидияләрдән файдаланганнар. Ә менә былтыр андый программадан файдаланырга теләүче табылмаган. Соңгы тапкыр 2021 елда Изатулла Нуров әлеге программа буенча абзарлар төзелешенә акчалата ярдәм алган булган. 
Ул чакта  Нуровлар йортында 9 баш сыер асралган булса, хәзер уңган гаилә сөтбикәләр санын 14 башка җиткергән.
 

Былтыр җирлектәге шәхси хуҗалыклардан 445 тонна сөт җыеп, эшкәртүчеләргә озатылган. Алар өчен халыкка 12,4 миллион сум акча таратылган. Бу ай саен биредә сыер тотып яшәүчеләр бер миллион сум акча эшләгәннәр дигән сүз.
Сыер асраучыларга азык сатып алу өчен ярты миллион сум субсидия бирелгән. ”Бу да халыкка зур ярдәм булды”, – дип үз хисап чыгышында билгеләп үтте Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов.
Алпарда үзара салым акчасына һәр елны зур-зур эшләр башкарыла. Халык авыл тормышында тудырылган уңай шартларны күреп тора. Шуңа да үзара салымны  җыюда актив, төгәлрәге, вакытыннан алда – елның беренче яртысында ук түләп куюны хуп күрә. Димәк, халыктан кергән ул салымнарга дәүләттән дә ярдәм тизрәк кайта дигән сүз.  Былтыр монда яшәүчеләрдән 200 мең сумнан артык үзара салым җыелса, дәүләт субсидиясе дә кушылгач, ул миллион сумнан артып киткән. 
 

Ул акчаларга Алпар авылының Тынычлык һәм Гагарин урамнары арасындагы тыкрыкка (120 метр) юл полотносы күтәрелгән. Тынычлык урамында исә юлны грейдер белән әйбәтләп тигезләп, вак таш түшәгәннәр. Татар Мулла авылында Мәктәп урамындагы юлны ком салып тигезләгәннәр. Халыкны су белән өзлексез тәэмин итүгә, урам утларын төзек тотуга байтак акча киткән.
Узган ел Кече Чирмешән елгасының аргы ягында яшәүчеләрне сөендереп, балалар өчен уен мәйданчыгы  кирәк-яраклары сатып алынган булган. Быел шуларны яз айлары ук урнаштырып куярга да җыеналар.
   

Ринас Сәлахов үз чыгышында җирлектә уздырылган күләмле чараларны да атап узды. Әйтик, ике ел пандемия булу сәбәпле үтми торганнан соң, авыл Сабан туен үткәрделәр. Ул башка еллардагы кебек бик мәртәбәле, Казанның танылган артистлары катнашында узды. Бөек Җиңү бәйрәменең 77 еллыгы да башкала артистлары катнашында узды. 
Авылның танылган тарихчысы Кадыйр Сибаевның нигезен куе үскән тупыллардан чистартып, ул җирне тигезләп, үлән чәчеп куйганнар. Былтыр Алпар бабай кабере дә яңартылган, аның янында күп халык катнашында догалар укылган. Авыл паркын төзекләндерү, Мәймүнә чишмәсе елгасын чистарту кебек эшләр башкарылган. Киләсе ел планнарына күчкәч, Ринас Сәлахов:
–     Без урам юллары төзелешен дәвам иттерербез. Яңа Алпарда 1 Май урамы  юлын балчык-ком түшәп күтәрербез. Татар Мулла авылындагы бер тыкрыкка шундый юл салыныр. Алдан ремонтланган юлларга вак таш түшәп, аларны тазартып чыгарбыз. Көнкүреш калдыклары контейнерлары мәйданчыкларын ясауны дәвам иттерербез, – дип санап китте. – Шулай ук урамнарны чиста, төзек тоту, зиратларда өмәләр үткәрү, су белән өзлексез тәэмин итү кебек эшләр башкарылыр, билгеле. 
 

Авыл җирлеге эшенә  район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов бәя бирде. Ул Алпар җирлекләр рейтингында  һәрчак беренче бишлектә килүен, күп кенә биредә башкарылган эшләрне башкаларга үрнәк итеп куелуын әйтте.
Аннан авыл тормышында актив катнашкан, озак еллар үрнәк гаилә булып яшәүчеләр, шулай ук күп итеп сөт тапшыручы гаилә башлыклары түргә чакырылып, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Узган ел Алпарда үткән Сабан туенда  бер агай яныма килде дә: “Эх, авылыбыз картайды инде, яшьләр әз кала”, ди. Мин: “Үзегезнең балалар монда яшиләрме соң?”, дигәч, “Юк, барысы да шәһәргә китеп бетте, авыл шундый хәлгә калганга үзебез дә гаепле шул”, – дип куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев