Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Алпар җирлегендә тантаналы митинг үткәрелде

Иске Алпар җирлегеннән фашистларга каршы көрәшкә киткән якташлар истәлегенә куелган һәйкәл каршында тантаналы митинг үткәрелде.

 Митингка килгән күпсанлы алпарлыларны җирлек башлыгы Ринас Сәлахов бәйрәм белән котлады. Тәбрикләүләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та кушылды, ә авыл мәктәбе укучылары тирән эчтәлекле сәхнә күренеше тәкъдим иттеләр. 
Бәйрәм тантанасыннан соң авыл клубында башкаладан килгән артистлар Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева алпарлыларга концерт күрсәттеләр. Тамашачыларны авылга кунакка кайткан  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин Җиңү бәйрәме белән кайнар котлады. Алпарлыларны сөендергән концертны оештыру да аның тырышлыгы нәтиҗәсе икән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев