Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Кората авыл җирлегендә яшәүчеләрне бәхетле дип атарга була

Иске Кората авыл җирлегендә яшәүчеләрне бәхетле дип атарга була, чөнки алар өчен эш эзләү, табу проблемасы юк.

  Янәшәләрендә көчле хуҗалык – “Хузангай” җәмгыяте үз эшчәнлеген киң җәелдерде бит. Шуңа күрә күңелеңә хуш хезмәт урынын һәрвакыт сайларга була.

Бүгенге көндә җәмгыятьтә 500 ләп кеше эшли, шул ук вакытта ике дистәләп юнәлештә әле дә белгечләр кирәк.

Иске Коратада соңгы еллар­да җыеннар күптән түгел салын­ган клубта уза. Бу авылда, әдәби тел белән әйтсәк, мәдәният учагы һәрвакыт дөрләп янды. Клуб белән үз эшен яратып башкаручы оста оештыручы, Татарстанның атказан­ган мәдәният хезмәткәре Алина Садиванкина җитәкчелек итә. Май чүлмәген тышыннан танып була, диләрме әле?! Менә бу мәдәният йорты да шундый: һәр тарафтан матурлык, пөхтәлек бөркелеп тора, бинада җылы, якты. Билгеле, мон­дый җирдә җыен үткәрү дә күңелле.

Иске Кората җирлеге башлы­гы Николай Кузнецов җыенга килүчеләргә узган елда нинди эшләр эшләнүе турында тәфсилләп сөйләде. Җирлектә 198 хуҗалык исәпләнә, аларда 597 кеше яши (Иске Коратада – 261, Сихтермә- Хузангайда – 336 кеше). Халыкның яртысы диярлек (258) хезмәткә яра­клы яшьтә.

Аңлашыла ки, монда яшәүчеләрнең күпчелеге (150 кеше) “Хузан­гай” җәмгыятендә хезмәт куя. Шулай ук бюджет оешмала­рында, эшмәкәрләр – бер­т у г а н Ш ә й х е т д и н о в л а р предприятиеләрендә эшләүчеләр дә аз түгел.

Сихтермә-Хузангайда табиблык ам­булаториясе эшләп тора, шуның өстенә бөтен Татарстанга мәгълүм күз хирургиясе хастаханәсе дә бар. Гыйбадәт кылу, дини йолалар­ны үтәү өчен ике авылда да яңа чиркәүләр төзелде. Православие бәйрәмнәрендә әлеге храмнарга тирә-як авыллардан килүчеләр дә күп була.

Җирлек башлыгының отчет докла­дыннан аңлашылганча, авыллар­да савым сыеры асраучылар аз – исәптә бары 40 баш сыер тора. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда күпләп дуңгыз симертәләр, аларның баш саны 240 ка җиткән.

Берничә гаиләнең 2020 ел өчен үзара салым түләмәүләре дә әйтеп үтелде. Барлыгы 184 мең 200 сум са­лым җыелган, дәүләт ярдәме белән ул 904 мең сумга җиткән. Әлеге ак­чаны башлыча урам юлларын ка­рап торуга, су белән тәэмин итүне яхшыртуга, урамнарны яктыртучы лампаларны алыштыру һәм моның өчен тотылган энергиягә түләүгә, шулай ук зиратларны тәртипкә китерүгә тотканнар.

Моннан тыш Иске Кората авы­лында Бөек Ватан сугышында кат­нашкан авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл куелган. Сихтермә-Хузангай авылында яшәүчеләр өчен дә зур вакыйга булды – өр-яңа балалар бакчасы төзеп файдалануга тапшы­рылды. Биредә бер елда 20 өй са­лынды.

Яңа башланган елга да планна­ры зурдан: Иске Кората зиратын­да гыйбадәт кылу йорты төзеп кую, Мәктәп урамы юлына ком түшәү, 1 Май урамындагы коены чистар­ту, аны су алырлык хәлгә китерү. Планга шулай ук Сихтермә-Хузангай авылының Кыр урамына бару юлы­на вак таш җәюне дә керткәннәр.

Иске Коратада узган җыенда Влади­мир Яганев мәдәният йорты өчен бильярд өстәле сатып алып бул­масмы, дип сорады. Ул хәтта авыл халкыннан бераз акча җыеп та бу­лыр иде, диде. Мәсьәләне алга таба хәл итү юлларын бергәләп эзләргә булдылар.

Бер хатын-кыз клуб бинасында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына керү юлы бик бозлана, аның өчен аерым бина төзеп бул­мас микән, дип бик кызыксынды. Аңа җавап итеп район баш таби­бы урынбасары Игорь Леонтьев:

– Сезнең ФАП уңайлы бинада ур­нашкан. Районның ун авылында мондый учреждениеләр авария хәлендәге корылмаларда эшләп килә. Быел Каракүл авылының шун­дый хәлдәге пункты өчен модульле бина төзеләчәк. Ә бозланган сук­макка килгәндә, аны гына карап то­рырга була бит, – диде.

Түбән Әлки ветеринария участо­гы мөдире Шамил Садриев дуңгыз асраучыларны хайваннарга зур зыян салу куркынычы булган аф­рика чумасыннан бик нык сакла­нырга өндәде.

–.Әлеге чир гаять мәкерле, ул хуҗалыгыгызга тере дуңгыздан гына түгел, әйтик, тозланган дуңгыз мае, ите аша да үтеп керергә мөмкин. Кур­кыныч авырудан саклану өчен чучка­ларны ябып кына асрау зарур, – дип үз киңәшләрен бирде ул.

Иске Коратада ата-аналар баш­лангыч сыйныфларда укучы ба­лаларын бушлай ашатулары­на бик канәгать икән. Шул ук вакытта алар югары сыйныф­лар укучыларын тукландыруның кыйммәт булуыннан зарланды­лар. Ата-аналарның соравы рай­он мәгариф идарәсе игътибары­на юлланды.

Иске Коратада җыенга килүчеләр атнага бер тапкыр булса да “Хузан­гай” җәмгыяте кибетенең үз авыл­ларына килеп сәүдә итүен оеш­тыруны үтенделәр. Бу мәсьәлә, дөресен генә әйткәндә, алдагы еллар җыеннарында да күтәрелә килә. Җирлек башлыгының быел аны һичшиксез уңай хәл итәсенә кабат ышаныйк.

Сихтермә-Хузангай халкы авыл янында зур буа төзегән өчен җитәкчеләргә рәхмәт әйтте, “Ху­зангай” җәмгыяте җитәкчесе Юрий Льдиновтан инде буага ба­лык җибәрүне дә сорады. Ул исә үз чиратында бу эшне эшләрбез дип, вәгъдә бирде.

Шунысын да билгеләп үтик: авыл­ларда яшәүчеләрне борчыган бик күп сорауларга җыенннар башла­ныр алдыннан ук район оешма-уч­реждение вәкилләре тәфсилләп җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев