Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлморзада яшәүче Рәмзия Ганиуллина мобилизацияләнгән улы Айратны ватанпәрвәр итеп тәрбияләгән

Рәмзия Ганиуллина гомерен балалрга белем бирүгә багышлаган шәхес.

  Алар ире Миңнулла абый белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Яшьләре илле ягына якынлашканда, инде ул-кызлары  үсеп җиткәч, “өйдә ирем белән икәүдән-икәү калабыз бит, җитмәсә Миңнулла аз сүзле, көне буена ике сүз әйтеп куярга мөмкин, асрауга бер бала аласы иде дип хыялланып яши башладым”, ди Рәмзия ханым.

Балалары Айрат белән Әнисә дә бу фикерне хуплыйлар. Шулай итеп алар Яр Чаллыдагы балалар йортыннан бер кыз алырга документлар хәзерли башлыйлар. Шунда Миңнулла абый “сиңа иптәшкә кыз була, миңа да янәшәмдә үссен өчен бер ул алыйк”, ди. Шулай итеп балалар йортындагы  3-4 яшьлек бертуган Булат һәм Алинә гаилә җылысы, мәхәббәт тулы өйдә яши башлыйлар.

Әлеге гаилә янында булырга, алар белән якыннан аралашырга әйбәт мөмкинлек тә туды. Район җитәкчеләре “Теләкләр чыршысы”нда катнашып күп балалы, мобилизацияләнгән  егетләрнең сабыйларына Яңа ел бүләге ясау акциясендә катнаштылар. Миңа өч яшьлек Азалия Ганиуллина чыкты. Ул әлеге гаиләдә туып үскән, хәзер махсус опреациядә катнашу өчен өйрәнүләр узучы Айратның кызы. Айратның тагын ике яше тулып килүче Айзат исемле улы барлыгын да ачыклагач, мин тәм-томнар тутырылган ике тартма һәм уенчыклар алып Югары Әлморзага юл тоттым.

Айратның гаиләсе Яр Чаллыда яши. Әмма алар Яңа елны Югары Әлморзага кайтып  каршы алалар икән. Димәк, Азалия белән Айзатны бу йортта серле бүләкләр дә каршы алачак. Рәмзия һәм Миңнулла Ганиуллиннар Югары Әлморзаның кырыендагы өйләрендә яшиләр икән. Өйләре ерактан ук балкып, нурланып тора. Шулкадәр төзек, матур эшләнгән йорт биредә тырыш, уңган хуҗалар яши дигән сыман каршы алды.

Ганиуллиннар гаиләсендә  соңгы ун елда Мулланур Вахитов авылыннан Рәмзиянең әнисе Асия апа да яши.

Янәшәләрендә инде буй җиткән Булат һәм Алина  биредә бәхетләрен табып үскәннәр. Булат хәзер Базарлы Матактагы һөнәр училищесында  ветеринария белгечлеге  алу буенча өченче елын укый. Алинә – шул ук уку йортында аш пешерүче һөнәрен үзләштерә. Рәмзия аларны бик тәрбияле, эш сөючән балалар булдылар, безгә олыгайган көнебездә тормышыбызны бизәп, шатландырып торалар, ди.

Билгеле без Рәмзия ханым белән хәрби хезмәттәге Айрат турында күбрәк сөйләштек.

- Айрат солдат хезмәтенә бик әзерлек белән китте. Аның хыялы десантчы булу иде. Ул максатына иреште дә: башта Екатеринбургта танкист булды. Аннан контракт  нигезендә Новосибирскийда  хезмәтен десантчы буларак  дәвам иттерде, – ди Рәмзия ханым.

Айрат үскәндә үк чын ирләр, батырлар турында китаплар укырга яраткан, шул эчтәлектәге кинолар белән кызыксынган.

– Минем әтием Зөфәр дә чын коммунист, ил-Ватан төшенчәсе аның өчен югары булды. Үзебез дә балаларыбызны шулай тәрбияләргә тырыштык. Хәзер дә телевизордан патриот егетләр турында күрсәтсәләр – шуларга сокланып, горурланып утырам, – дип сүзен дәвам итә Рәмзия Ганиуллина.

Илебездә өлешчә мобилизация башлангач та Айрат, пропискада биредә булгач, район хәрби комиссариатына кайткан. Анда аңа “соңрак сезне чакыртырга мөмкинбез” дип телефонын алып калганнар.

Октябрьдә Айрат Ганиуллинга хәрби чакыру килә. Ул ике айга якын Казанда күнегүләрдә була. Әти-әнисенә һәрчак “безне барлык нәрсә белән дә тәэмин итәләр, борчылмагыз, без бернигә мохтаҗ түгел” дип шалтыратып торган. Айрат, шулай ук Казаннан, Түбән Камадан, Ижевскийдан мобилизацияләнгән Әлки егетләре белән аралашып, ярдәмләшеп күнегүләр үтәбез дигән. Әйе, солдат хезмәтендә якташларыңны очрату ­– ул туганың кебек якын кеше була шул.

Рәмзия Ганиуллинага Айрат мобилизацияләнгәч, “Калырга берәр җае юк идеме соң?” дип шалтыратучылар булган икән. Рәмзия ханым “тимер кебек таза егет үстердек, ничек инде качып яту кирәк, Ватаныбызны кем яклар соң?” дип җавап биргән.

Шөкер Айратның хатыны Алсу да шундый фикердә. Ул да ике кечкенә сабый белән калам дип уфтанмый. “Ике яктан әти-әниләр ярдәм итәм дип торалар”, дип Айратны алар өчен тыныч булырга әйтеп торган.   

Узган атнада өйрәнүләр узган егетләр Ростов на Дону якларына кузгалганнар. Айратны озатырга гаиләсе, әти-әтисе туганнары барганнар.

Булат әнисе телефонына әлеге очрашудан фотоларны тиз генә эзләп тапты. Аларны миңа да күрсәтте. Фотосүрәттә Айрат өчен  горурланган гаиләсе, әти-әнисе, туганнарын күрдем.

Бүген хәрби хезмәт итүче ир-егетләребез барысы да исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калыйк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев