Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кала халкы әлкилеләрдән 1,5 миллион сумлык товар сатып алган

Узган шимбәдә район вәкилләре Казанның Дәрбишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары сату буенча чираттагы ярминкәне үткәрделәр.

  Кала халкы әлкилеләрдән 1,5 миллион сумлык товар сатып алган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, авыл сәүдәгәрләре шәһәрдә яшәүчеләргә нинди товар тәкъдим итәргә кирәклеген ачыклаган инде, ярминкәгә әзерләнгәндә моны истә тоталар.

Казанда яшәүчеләр әлкилеләрдән “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте басуларыннан җыеп алынган бөртекне бик теләп сатып алалар икән.  Күрәмсең, Казан арты авылларында яшәүчеләр кош-корт, терлек асрыйдыр. Шулай ук агызып сатыла торган сөтне дә чират торып алып бетерәләр шәһәрлеләр. Ит, кош-корт түшкәләрен сораучылар күп, яңа тотылган балык та  һәр баруда сатылып бетә.

Базарлы Матакта яшәүче Руслан Сәхапов үз хуҗалыгында үстерелгән бройлер түшкәләрен уңышлы сата алган. Иске Матактан Алесандр Лычников алып барган сарык итен, Петр Бровковның куян итен дә шәһәр халкы һич кыстатмый га алып бетергән. Һәр ярминкәдә катнашучы Айрат Гайфуллин (Карга авылы) шулай ук үзе үстереп суйган зур терлекнең хәләл итен тиз арада сатып бетергән.

Казанда яшәүчеләр “Хузангай” җәмгыятендә җитештерелгән хуш исле көнбагыш маен, ярмаларны чират торып сатып алалар икән.

Декабрьдә безнең район Казанда тагын ике тапкыр ярминкә үткәрәчәк. Шәһәрдә яшәүчеләргә мөгезле эре терлек ите, кош-корт түшкәләре, сөт һәм аннан ясалган ризыклар тәкъдим итү мөмкинлеге булган һәркем ярминкәдә катнашу өчен авыл җирлекләре башлыкларына алдан ук әйтеп куярга тиешләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев