Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылында фермерлар белән семинар булды

Узган атнада “Әлки” кооперативы базасында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән бик файдалы семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.

 
Районыбызда крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) оештырып,  игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Бүген андыйлар  саны 38 хуҗалыкка җитте. Шуларның яртысы игенчелек юнәлешен сайлаган.

КФХларда 5743 гектар сөрү җире бар. Алар былтыр шуның 3344 гектарында бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар үстерделәр. 1124 гектар мәйданда техник культуралар игелде. Узган ел фермер хуҗалыклары 12690 тонна бөртек суктырып алдылар. Уртача уңыш һәр гектардан 29 ар центнер  тәшкил итте. Бу саннарны фермер хуҗалыкларының 2022 елдагы эшчәнлеге хакында  чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев атады.

Иң күп уңышны “Р.В.Сутягин” хуҗалыгы алган. Алар һәр гектардан 59ар центнер бөртек суктырганнар. Шулай ук “Р.Р.Гатауллин”, “А.Н. Ерусланов”, “А.А. Бобров”, “М. Свежов”, “Ф.Г.Хәмитов” крестьян-фермер хуҗалыклары бөртек-леләрдән югары уңыш алуга ирешкәннәр.
Әлеге семинар-киңәшмәдә игенчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен төрле корткычларга, чүп үләннәренә каршы көрәш препаратлары хакында да сөйләделәр. Әлеге чара терлекчек белән шөгыль-ләнүчеләргә дә кызыклы булды. Аларны иң элек “Әлки” кооперативы эше белән таныштырдылар.  Монда тиздән хәләл казылык, ит эшләнмәләре җитеште-реләчәк цехны күрсәттеләр. Аннан ярымфабрикат азык җитештерүче осталар эшен дә карадык. Биредә кызлар күз иярми вак-вак пилмән ясыйлар. Янәшәдәге зур туңдыргычка алар җитештергән мантый, тутырма һәм башка азык-төлек куелган. Бер фермер: “Көнгә күпме пилмән ясыйсыз?”, дип кызыксынды. Аңа: “Алтау эшләсәк, бер көнгә 100 килограмм пилмән бөгәбез”, диделәр.

Ә инде җитештерелгән продукция янәшәдәге “Тәмле” кибете аша сатыла. Дөрес, район үзәгендәге сәүдә нокталарына да озатыла.  Мондагы ризыкны халык сыйфатлы, хәләл булганга яратып сатып ала икән.  Кооператив тире, сарык йоны җыю, яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәре хәзерләү белән дә шөгыльләнә. Авылда үстерелгән күп нәрсәне бирегә китереп тапшырып, акча эшләргә мөмкин. 
Шулай ук мондагы сугым цехыннан да әлкилеләр бик теләп файдалана. Авыллардан кооперативка “Чалырга үгезем бар”, дип шалтырату җитә, алар үз машиналары белән малны йортыңнан килеп алып, эшкәртеп бирәләр. Теләге булганнар итне, тиресен шунда ук тапшырып та калдыра ала. Бик уңайлы хезмәт бу.

Район башлыгы Александр Никошин фермерлар алдында чыгыш ясаганда, “Әлки” кооперативының ничек оешып китүе хакында сөйләде.
–     Карга авылында озак вакыт буш торган элеккеге балалар бакчасы бинасы бар иде. Без шунда, кооператив оештыруны сорап, “Эдем” җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек. Алар бинага капиталь ремонт ясап, өстәмә склад, гаражлар төзеп, уңышлы гына эшләп киттеләр. Мондый буш биналар башка авылларда да бар. Кызыксынучылар булса, без аны сезгә алырга ярдәм итәрбез, – диде район җитәкчесе.
 

Роберт Гадиев терлекчелектә хезмәт куючы фермерлар эшенә йомгак ясаганда, иң күп сөт җитештереп озатучыларны атады. Бу Түбән Әлкидән Адел Хәмитов (ел дәвамында 192 тонна сөт саткан), Әхмәттән Айнур Билданов (147 тонна), Иске Чаллыдан Рамазан Хәйдәров ( 124 тонна), Иске Салманнан Радик Насыйбуллин (109 тонна) сөт тапшырганнар.
Әхмәттән Фәнис Бакиров ат үрчетү белән шөгыльләнә. Аның карамагында 325 баш ат бар. 
 

 Соңгы елларда районда кошчылык белән шөгыльләнүчеләр дә күренә башлады. Чуаш Борнаеннан Юрий Ензаев казлар үстерә. Былтыр ул 12 мең килограмм каз ите саткан. Базарлы Матактан Руслан Сәхапов үрдәк, бройлер үстереп, ярминкәләрдә сата иде. Ул быел “Агростартап” программасында катнаша. Киләчәктә кош-кортны меңәрләгән баш итеп үстерергә җыена.  
Әлеге семинарда район үзәгендәге “Ветеринария” кибете вәкилләре кошчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен кирәкле булган күптөрле азык, витаминнар турында сөйләделәр. Шулай ук аларда маллар чирләп китсә, кирәкле уколлар, дарулар да һәрчак сатуда була икән. 
Чәчүлек орлыкларны җир куенына керткәнче, иң элек аны лабораториядә  тикшертү сорала. Бу турыда Россельхозцентрның район бүлеге баш агрономы Ирек Хәйретдинов сөйләде.
Ачы туфрактан ничек котылу серләрен “Әлмәт” агрохимик хезмәте станциясенең райондагы баш агрохимигы Людмила Желтухина аңлатты.
Ветеринария юнәле-шендәге яңалыклар хакында районның баш ветеринария табибы урынбасары Ринас Сафин сөйләде.
Ахырдан 2022 елда уңышлы эшләгән фермер башлыкларына бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев