Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык саны буен­ча район үзәгеннән соң икенче урында булса да, Юхмачы элеккеге мас­штабтагы торак пункт түгел

Заманында Юхмачы дистәләгән предприя­тиесе эшләп торган зур авыл иде.

  Берара ул рай­он үзәге дә булды. Бүген инде, халык саны буен­ча район үзәгеннән соң икенче урында булса да, Юхмачы элеккеге мас­штабтагы торак пункт түгел.

Авыл җыены монда яңа төзелгән мәдәният йортын­да узды. Бу заманча бинаның җылы, уңайлы булуына авыл халкы әле дә сөенеп туя алмый. Юхмачылылар соңгы берничә дистә елда мәдәният учагына кинәнә алмаган иде. Авыл урта­сындагы клуб берничә тап­кыр янды. Аннан озак ва­кыт мәдәният йорты ролен ПМК-Мелиорация бинасын­дагы спорт залы үтәп тор­ды. Билгеле, анда мәдәният учагын дөрләтеп эшләтү мөмкинлекләре чикле бул­ды. Инде менә 2014 елдан бирле биредә 200 урын­га исәпләнгән модульле мәдәният йорты эшли.

Җыенга халык күп килгән иде. Җыелыш башланганчы рай­он оешма-предприятиеләре белгечләре кешеләрне ка­бул итте, сорауларына җавап бирде.

Авыл җирлеге башлыгы Ра­мис Сәлахов халык алдын­да узган елда башкарыл­ган эшләр турында тирән эчтәлекле хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның чыгышында яңгыраган кай­бер саннарга күз салыйк:

–Юхмачы авыл җирлегендә 1389 кеше теркәлгән, шуларның 1050 се биредә яши;

–Юхмачыда 233 хуҗалыкта 769 кеше яши;

–Югары Әлморзада 121 хуҗалык бар, 378 кеше исәптә тора;

–Түбән Әлморзада 82 х у җ а л ы к т а 2 4 2 к е ш е теркәлгән;

–Узган ел җирлектә өч бала туган, 40 кеше бакыйлыкка күчкән;

–Юхмачы урта мәктәбендә һәм Югары Әлморза төп мәктәбендә барысы 163 бала укый. Бу ике авылның бала­лар бакчаларында 32 сабый мәктәпкәчә тәрбия ала;

–Юхмачы өлкәннәр һәм ин­валидлар интернат-йортын­да 70 кеше тәрбияләнә;

–Сыер асраучыларның күпчелеге Югары Әлморзада яши. Рәис Шәяхмәтов, җиде сыер асрап, былтыр 18,7 тон­на сөт тапшырган, Илдар Га­тыйпов – дүрт сыердан 13,8 тонна, Рамил Гатыйпов биш сыердан 13,1 тонна продук­ция сатканнар. Юхмачы­да Шамил Минсафин алты сыер тота, 9,5 тонна сөт тап­шырган;

–Җирлектәге авылларда көнкүреш калдыклары өчен 48 контейнер куелган;

–Узган ел 319 мең 700 сум үзара салым җыелган, 64 кеше әлегәчә бу салымны түләмәгән;

–Республика бюджетыннан үзара салым акчасына өстәп 1 миллион 450 мең сум суб­сидия бирелгән. Әлеге сред­стволар нигездә авыл юл­ларын ремонтлау, урам як­тырткычларын төзек тоту, ха­лыкны су белән өзеклексез тәэмин итү максатларында файдаланылган.

Җирлек башлыгының докла­ды тәмамлануга, халык аңа сорауларын яудыра башла­ды.

–Авылда сукбай этләр күп йөри. Балаларга мәктәптән кайтырга куркыныч,–дип за­рын белдерде бер ир-ат.

Рамис Сәлахов моңа җавап итеп:

–Без Димитровградтан мах­сус бригада чакыртып, ия­сез этләрне тотып приютка озатуны оештырган идек. Бу эшкә тагын алынырбыз,– диде.

Ә бит урамда йөргән этләрнең күбесенең ияләре дә бар. Хуҗалары дүрт аяклы дусларын иректә йөртәләр. Югыйсә бу җитди кагыйдә бозу, аның өчен администра­тив штраф каралган. Маэмай асрыйсың икән, ул бәйдә то­рырга, башкаларга куркыныч тудырмаска тиеш. Һәрхәлдә, Юхмачыга башка авыллар­дан этләрен китереп ташла­мыйлар инде.

Саклык банкы бүлекчәсе кай­чан эшләр икән?– дигән сорау яңгырады.

–Әлеге бүлекчәдә эшләргә кадрлар таба алмыйбыз. Без тәкъдим иткән кешеләрне банк “таләпләргә туры кил­ми” дип кире бора,–ди Ра­мис Сәлахов. Район баш­лыгы Александр Никошин җирлек җитәкчелегенә Са­клык банкы бүлекчәсендә эшләргә кичекмәстән кеше табу бурычын куйды. Югыйсә әлеге ставканы моннан алып, башка җирлеккә билгелибез, диде.

–Авылдагы чиркәүгә кайчан су кертелер?–дип тә кызыксын­дылар.

Рамис Сәлахов аңлатуынча, чиркәүгә су кертә башлаган булганнар.

–Тик әлегә бу эшне тукта­тып тордык, чөнки өлкән яшьтәгеләр “бу урында казу эшләре алып барырга яра­мый, биредә иске зират уры­ны”, дип каршы төштеләр. Су кертергә акчасын, тех­никасын бирербез, чиркәү әһелләре суны кайсы яктан кертүне үзләре хәл итсен иде,–ди җирлек башлыгы.

–Без леспромхоз ягындагы урамда яшибез. Язын ишегал­дына су җыела. Ташу сулары агып китә торган торбалар тыгылган. 10 метр торба кайчан чистартылыр икән?– дип мөрәҗәгать итте берәү.

–ПМК-Мелиорация җитәкчесе Әнвәр Мәрдиевкә биредә яңа торба салып проблеманы хәл итү бурычы йөкләнде,–дигән җавап яңгырады.

“Совет урамында ике карт тупыл агачы бар, шуларны кисәсе иде”, дигән гозернең дә уңай хәл ителәсенә ышан­дырды Рамис Сәлахов.

–Җирлекнең бюджет акчасы нинди максатларга тотыла? –дип кызыксынучыларга: “Сез моңа җавапны авыл җирлеге сайтында таба аласыз”, диде авыл җитәкчесе.

–Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түлиләрме? – дигән сорауга Юхмачы урта мәктәбе директоры Петр Чулков:

–Безнең укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сум өстәмә акчаны ай саен тот­карлыксыз алып киләләр,– дип җавап бирде.

–Күп балалы, имин булма­ган гаиләләрдә полиция хезмәткәрләре ешрак бул­сыннар иде,–дигән тәкъдим әйтелде.

Полиция участок уполномо­ченные Ринат Әхмәтҗанов моңа:

–Без андый гаиләләрне даи­ми күз уңында тотабыз,–дип җаваплады.

–Ни өчен почта хезмәткәрләре минималь хезмәт хакыннан да кимрәк акча алалар, алар бит гаять авыр эш башкаралар?

–Без бу сорауга Нурлат по­чтампты җитәкчесеннән җавап алырбыз,–диде рай­он башлыгы Александр Ни­кошин.

–Мин Юхмачы участок хастаханәсе баш таби­бы Җәүдәт Зәкиуллинга рәхмәтемне белдерәм. Чирләп киткәч, ул мине үз машина­сы белән Базарлы Матак хастаханәсенә озатты. Анда исә аның кызы табиб Алсу Зәкиуллина мине үлем тырна­гыннан алып калды, дәвалап терелтеп чыгарды,–дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Владимир Кузнецов.

Ә б е р а г а й у ч а с т о к хастаханәсеннән үзенә ав­томобиль бирмәүләренә ри­засызлык белдерде. Җәүдәт Зәкиуллин моны: “Бездәге автомобиль ашыгыч ярдәм хезмәте вазыйфаларын үтәү өчен билгеләнмәгән. Сез мөрәҗәгать иткәндә маши­на әле ремонтта да иде,–дип аңлатты.

–Дәүләт хезмәтләре порта­лы аша мөрәҗәгать юллаган идем. Сәбәбен дә әйтмичә, ми­нем гозерне кире кактылар, –дип зарланды бер ханым.

“Бу мәсьәләгә ачыклык кер­тербез”, – дип ышандырды­лар.

– Ө й л ә р г ә к у е л г а н я н ­гын турында хәбәр итү җиһазларының батарея­ларын кем алыштырырга тиеш?–дигән сорауга Юхма­чы аерым янгын сүндерү по­сты җитәкчесе Андрей Кля­нин болай җавап бирде:

–Җирлектә йөздән артык өйгә автоном янгын хәбәрчеләре дәүләт хисабына куелды. Әлеге җайланманың бата­реяларын һәр ел ярым саен өй хуҗалары (балалары, якыннары) алыштырырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев