Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер һәм кайгы  көнендә  Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте

Хәтер һәм кайгы  көнендә  Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте.

Чара бер минутлык белән тынлык белән башланып китте. Соңыннан   педагог Фирдәвес Мөхәммәтова “Сагыну” җырын башкарды.
“Батырлар Аллеясы” китабы Татарстан Дәүләт Советы “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе,Әлки районы”Якташлык” җәмгыяте белән берлектә батырларны мәңгеләштерү уңаеннан   нәшир ителде.
 Шулай ук Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Батырлар Аллеясы”   эшләнде. Биредә татар генераллары, Советлар Союзы геройлары, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, язучылар, композиторлар исемнәре куелды. Рейстахгка Җиңү байрагын беренче булып кадаган Газый Заһитов, Ике тапкыр Советлар Союзы геройлары Муса Гәрәев, Әмәтхан Солтан  фотосүрәтләре алар турында  мәгълүматлар урнаштырылды.  
Бүген “Хәтерләрне яңартып” конкурсына нәтиҗә дә ясалды.Әлки, Буа,Кукмара районнары,Казаннан мәктәп укучылары батырлар тарафыннан язылган шигырьләрне сөйләде. Әлки районыннан Лилия Әглиуллина җитәкчелегендә укучылар килгән иде. Шулай ук мәктәп укытучылары, мәдрәсә мөгаллимәләре, ата-аналар катнашты.
Иң беренче сүзне “Батырлар Аллеясы” проект авторы, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева алды. 
Шулай ук чарада   Советлар Союзы герое Зәки Хәбибуллинның кызы Әлфия ханым, Советлар Союзы герое Зәки Шәймардановның кызы Рушания Закиевна, Абдулла Алиш туганнары Гөлшат һәм Азат Сөнкешевлар, Абдулла Батталның туганы Фәрит Батталов, Зиннәт Хәсәновның туганы Зина Якупова, Барый Шәвәлиевның туганнан туганы Фәрит Шәвәлиев,Шәйхи Манннурның оныгы Камилә Тимпакова катнашып күңел хәтирәләрен яңартты. Китапны нәшир итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат   Гыйматдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучы Марат Закир, БТК татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филисә Арсланова,  Онлайн элемтәдә Мәскәүдән Муса Җәлил исемендәге мәктәп директоры Роза Хәбибуллина бүгенге чараның ни дәрәҗәдә әһәмиятен аңлаттылар. Китапны Энциклопедик басма буларак кабул итүләрен әйттеләр.   “Батырлар Аллеясы” китабын татарлар яшәгән төбәкләрдә тәкъдим итү кирәклеге турында җиткерелде.
Шулай ук чарада  Газый Заһитовның туган авылы (Башкортстаннан,Яңагош авылы)музее җитәкчесе Айрат әфәнденең сәламнәре  җиткерелде.
Бүген Питрәч районы Әлвәдән авылында Советлар Союзы герое Петр Гавриловка бюст ачылуы турында да хәбәр ителде.
“Батырлар Аллеясы” китабының проект авторы Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, автор-төзүче Флюра Абдуллина, мөхәррире Нәфисә Габдрахманова, Россия Федерациясе Оборона Министрлыгының “Память народа” сайты буенча документлар туплаучы Рамилә Мансурова. 
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Шулай ук чарада катнашучылар Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиеваның Бөек Ватан сугышы белән бәйле катриналарын күрә алды.
“Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итү Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.
Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге  җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев