Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен вакытында түләү – безнең бурыч

Хәзер авылларда зәңгәр, яшел төстәге каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар җитәрлек күләмдә куелды.

 
 «Эко-Сервис» идарә итү компаниясе график нигезендә урамнардагы чүп савытларын махсус машиналарга бушатып, полигонга ташый. Халыкның күпчелеге бу хезмәттән канәгать. Өйдә бит көнкүреш калдыклары хәйран җыела. Кибеттән нәрсә генә алсаң да, ул төргәкләнгән була. Шуңа да чүп-чар пакетлары тиз тула. Аны урамыңдагы иң якын контейнерга ташлыйсың да котыласың. Әмма әлеге халык өчен уңайлы хезмәткә түләү буенча районда проблемалар да булгалый. Район башлыгы Александр Никошин әйтүенә караганда, соңгы айларда «Эко-Сервис» хезмәтенә түләү буенча халыкның бурычлары шактый җыелган. Дөрес, район кешеләренең күпчелеге каты көнкүреш калдыкларын алып киткәннәре өчен айныкын-айга түләп баралар. Әмма бу эшне, төрле сәбәпләр табып,  кичектереп килүчеләр дә байтак җыелган икән.
Каты көнкүреш калдыклары контейнерларына без бакчадан чыккан чүп-чарны, төзелеш материалларын салырга тиеш түгелбез. Тик бакчадан чүп, хәтта агач ботакларын да ваклаштыргалап, шунда чыгарып салабыз. Аннан контейнер тулды, алып китмиләр дип, зар да белдерәбез. Бигрәк тә яз, көз айларында чүп савытлары тиз тула.  «Эко-Сервис» үз вазыйфасын халык алдында тулы күләмдә башкара. Безгә дә алар хезмәте өчен вакытында түлисе иде.
Дөрес, кайбер авылларда өе булган, кешесе яшәми торган йортларга да түләү өчен квитанцияләр килә. Кеше ул өйдә теркәлгән  икән, ул кая яшәсә дә, аңа бирегә түләү документы киләчәк. Ә инде бөтенләй булмаган исемнәргә квитанцияләр килсә  (әйтик, вафат булганнарга) аны авыл җирлекләре башлыклары чагыштыру юлы белән  хәл итәргә тиешләр.
Редакциягә район урман хуҗалыгында хезмәт куючы Александр Чернов керде. Ул Түбән Колчурино авылында  яши икән. Чүп-чар хезмәте  өчен һәр айда түләп барганнар. Әмма авыл җирлеге башкарма комитетында эшләүчеләр аларга килеп, Петр Ишмулкин өчен дә шул хезмәткә түләргә квитанция калдырганнар. Туганнары Петр Ишмулкин үлгәнгә 5 ел икән инде. Шундый фактлар да бар авылларда. 
Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына андый исемлекләр белән эшләү бурычын йөкләде. Ә инде коммуналь хезмәтләр, шул исәптән көнкүреш калдыкларын авыллардан ташып торучы компаниягә, күрсәткән хезмәтләре өчен, вакытында түләү – безнең бурыч.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев