Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү предприятиесе буранлы көннәрдә ничек эшләгән?

Без ”Әлки коммуналь челтәрләре“ ААҖ җитәкчесе Искәндәр Сафин белән элемтәгә кердек.

- Безнең предприятие карлы-җилле көннәрдә дә гадәти режимда эшләде. Халыкны су белән тәэмин итүдә, безнең яктан бернинди өзеклек булмады. Шулай ук юынтык суларны чистарту җайланмасы даими эшләде. Килешүләр нигезендә без тәэмин итәргә тиешле биналарга җылылык җибәрү буенча да өзеклек килеп чыкмады. Коллектив буранлы көннәрдә тәүлек әйләнәсе эшләде, чөнки объектларга даими юлларны ачып тору соралды. Башлыча үз көчебез белән тиешле хезмәтне башкара алдык. Бары тик юынтык су чистарту корылмасына юллар ачканда өстәмә куәтле техника кырыйдан җәлеп иттек, - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев