Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.

 

Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Азия илләрендә коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган. Ул илләрдә коронавирус таралуны чикләүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар кертелә.

Белгечләр җәй айларында Россиядә ковид белән чирләүчеләр саны шулай ук артыр дип фаразлыйлар. Мондый вәзгыятьтә үзеңне һәм якыннарыңны кайгыртып вакцина кадату, ревакцинация үтү, башка саклану чараларын төгәл үтәү бик мөһим.

Район баш табибы Светлана Одушкина шулай ук илдә коронавирус эпидемиясенең дәвам итүен раслый, шушы чиргә каршы һәр алты ай саен прививка ясатырга киңәш итә.

Әлкилеләрнең күпчелеге вакцина кадатты, ревакцинация узды. Шулай ук 100 укучыга балалар өчен махсус эшләнгән вакцина кадатылган. Теләге булганнарга ковидтан прививка ясату мөмкинлеге районның һәр авылында диярлек тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев