Турнир Халык бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган иде
Ярышларда Спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты.
Чарага аерым әһәмият биргән хөрмәтле кунаклар — махсус хәрби операция ветераннары: районның МХО ветераннары ассоциациясе рәисе Олег Матвеев, Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар фондының Иҗтимагый советы әгъзасы Виталий Миронов һәм Виталий Абасев килде. Аларның катнашуы балалар өчен мөһим этәргеч булды.
Турнир спонсоры — шәхси эшкуар Рафис Шәрәфиевкә бүләкләр өчен рәхмәт белдерәбез.
Нет комментариев