«Ләйсән» йөзү бассейны җәй айларында ремонтлар башлану сәбәпле эшләмичә торды.
Сентябрь аенда аларга кирәкле җиһазлар кайтып бетәчәк, аны урнаштырып, бассейнны эшләтә башларга җыеналар. «Ләйсән» универсаль спорт залы директоры Айтуган Вафин белдерүенчә, алар яңа сезонны башларга хәзерлек эшләре алып баралар. Бу көннәрдә бассейнның тирә-яген тәртипкә китерәләр — трактор белән үләннәрен чаптыралар, керү юлларында, машина кую урыннарында барлыкка килгән чокырларны ремонтлыйлар. Бу эштә аларга «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте җитәкчелеге ярдәмгә килгән. Алга таба бассейнга Россиядә җитештерелгән җиһазлар урнаштырылачак. Ул чакта чит илдән озак вакыт запас частьләр көтүдән котылачаклар һәм бассейнны даими эшләтү мөмкин булачак.
Нет комментариев