Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленин орденын Әлки районында беренче ул алган

Фидакарь хезмәте белән районыбыз, димәк, республикабыз үсешенә лаеклы өлешен керткән, исеме Әлки төбәге тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык якташларыбыз бар. Шундыйларның берсе – Яңа Камка авылында гомер иткән Гариф Харис улы Билданов. Ул районда беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Бу дәрәҗәле бүләккә лаек булу үзе үк инде күп нәрсә турында сөйли. Ленин ордены СССРның иң югары хөкүмәт бүләге була. Ул социалистик төзелешнең төрле тармакларында аеруча казанышлар өчен бирелгән.

Гариф Билданов озак еллар “Алпар” совхозында комбайнчы булып эшли. Үз хуҗалыкларында гына түгел, елның елында район күләмендә икмәк суктыруда алдынгылыкны бирми ул. Ә 1966 елны аның “Сибиряк” комбайны бункерыннан 5 мең центнердан артык ашлык амбарларга озатыла.  Әле ул 270 гектар мәйданда бөртеклеләрне теземнәргә салырга да өлгерә. Бу хезмәт батырлыклары өчен Гариф Билданов илебезнең иң югары бүләгенә лаек була.

... Гариф Билданов 1924 елда Яңа Камкада туган. 1942 елда 18 яше дә тулмаган егет Бөек Ватан сугышына китә. Кыю, батыр йөрәкле була ул. 1945 елның мартында Венгрияне азат иткәндә Будапешт шәһәре янында немецларның зур танк төркемен тар-мар итүдә геройларча сугыша.

Туган ягына ул күкрәк тулы сугышчан бүләкләр белән кайта. Фронтовик егет авылның бер чибәре Гөлсем белән гаилә корып җибәрә. Егет белән кыз ерак туганнар да булалар әле. Ике як та бик таза тормышлы, заманында тегермәннәр тоткан, үз хезмәтләре белән мул тормышта яшәгән гаиләләр.

Алма агачыннан ерак китмәгән. Озын буйлы, зур бәдәнле, нык беләкле Гариф ага да эшкә бик батыр була. Ул гомере буе туган җирендә иген игә, намуслы хезмәт итә. Байтак еллар алар хатыны Гөлсем белән кыр корабында бергә эшлиләр. Уңган хатын ире янында комбайнчы ярдәмчесе була.

Бу тырыш гаилә турында район, республика газеталары да язып чыга. Ленин ордены кавалеры Гариф Билданов хезмәте өчен зур-зур бүләкләргә ия була. Аны Мәскәүгә, Казанга авыл хуҗалыгы алдынгылары өчен оештырылган олы бәйрәмнәргә юллыйлар.

Урак төгәлләнгәч исә Гариф ага тракторга утыра. Ул озак кына вакыт “Таганрожец” (аны халык “шасси” дип йөртә) тракторын иярли. Шул көпчәкле тракторы белән ерак юлларга рейсларга йөреп, совхоз өчен мөһим йөкләр ташуда эшли.

Ул елларда Яңа Камка гөрләп торган зур авыл була. Бу авылдан 180 кеше фронтка китә. Аларның яртысы яу кырында ятып кала. Гариф аганың да олы абыйсы ... фашистларга каршы батырларча көрәшеп һәлак була. Шөкер, энесе Рифат исән-сау булып, озак еллар аралашып яшиләр. Рифат ага да гомерлек комбайнчы, алдынгы механизатор була.

Озак еллар “Алпар” совхозының Яңа Камка бүлекчәсе управляющие булган Исламетдин ага Шәйхетдинов авылдашы Гариф Билданов турында мактап, сагынып искә алды:

–Гариф искиткеч булдыклы, ярдәмчел кеше иде. Без күршеләр генә яшәдек. Аның нәселе дә нык иде. Әтисе Харис абый заманында  тегермәннәр тоткан кеше. Коллективлашу чорында тегермәннәрен үз теләге белән колхозга биргән ул. Гариф Ленин орденыдай югары бүләккә бик лаек иде. Ул бөтен эшне булдырды. Берара аны машина-трактор паркы мөдире итеп куйдылар. Матур гына эшләде, тик урак җиткәч райкомга барып, кире комбайнга күчерүләрен сорады. Караңгыдан караңгыга кырдан кайтып керми эшли иде. Нурлат, Брәндин тимер юл станцияләреннән күпме йөк ташыды. Бүлекчәнең дуңгыз комплексында авыр хәл тугач, без аны азык цехына куйдык. Кыска гына вакытта анда да тәртип салды,–ди Исламетдин ага.

Гариф һәм Гөлсем Билдановлар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Гөлсинә Фәсихова хәзер гаиләсе белән Базарлы Матакта яши. Без аның белән очрашып, әтисе турында истәлекләрен сораштык.

–Әтием белән бик горурланам. Ул егетләр солтаныдай ир-егет иде. Намуслы, эшчән, булдыклы булгангадыр, абруе һәрчак югары булды. Авылдашларның аңа киңәш-табышка килүләре хәтеремдә. Ачык йөзле, ярдәмчел, юмарт иде. Безнең өйдән кеше бер дә өзелмәде. Авылга читтән кем генә кайтса да, әти белән әни янына сугылмый китмиләр иде. Аларның ишекләре дә, күңелләре дә һәркемгә ачык булды,–дип искә ала Гөлсинә ханым.

Гомере буе икмәк иккән, җирдә эшләгән Гариф ага 1996 елның 1 июнендә йөреп торган җиреннән кинәт вафат була.

Гөлсинә әтисе белән бәйле ядкәрләрне – Ленин орденын, башка медальләрен, бүләкләрен, әти-әнисенең фоторәсемнәрен кадерләп саклый. С. Лисенков исемендәге район музеенда да Ленин ордены кавалеры Гариф Билданов турында кызыклы мәгълүматлар тупланган. Хезмәт батырының исеме  район энциклопедиясендә дә лаеклы урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев