Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки бадминтончысы Ралина Әхмәтова Бөтенроссия ярышлары призеры булды

3-8 февральдә Саратовта бадминтон буенча яшүсмерләр арасында унөченче "Бәллүр волан" Бөтенроссия рейтинг ярышлары узды.

Ярышларда безнең спортчылар да катнашты. Районның спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы янә бер турнирда өч медаль яулады. Бу юлы ул 13 яшькә кадәр төркемдә катнаш парлы разрядта көмеш призер булды, хатын-кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядта ике бронза медаль яулады.

Башка уенчылрыбызга бераз уңыш җитмәде. Адел Билалов, Игорь Герасимов, Кәрим Нургалиев һәм Екатерина Леонтьева призлы урыннардан бер адымда калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев