Әлки егете Рәдиф Гыйматдиновта яман шеш табылган
Үргәгар авылында яшәүче Гыйматдиновлар гаиләсенә зур хәсрәт килде – аларның уллары Рәдифтә яман шеш табылган.
Мәскәү табиблары, шешне операция юлы белән алырга соңга калгансыз, дигәннәр. Бердәнбер диярлек өмет – хәзер ясала торган химия терапиясендә.
Рәдифкә 17 яшь, ул Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укый. Быел февраль аенда егетнең сәламәтлеге какшап китә. Казан табиблары Рәдифкә озак кына төгәл диагноз куя алмыйлар. Мәскәүгә җибәрелгән анализлар исә егеттә яман чир булуын күрсәтә, табиблар аңа кичекмәстән хастаханәгә ятарга киңәш итәләр.
Рәдиф бит әле яши генә башлаган, алда – хыяллар, өметләр тулы тормыш. Аның кулыннан килмәгән эш юк, кечкенәдән барын эшләп, өйрәнеп үскән егет ул, диләр.
Хәзер Рәдиф химия терапиясе уза. Әнисе аның янәшәсендә. Мәскәүдә әлеге хастаханәдә бер ай дәвалану 550 мең сум тора. Дарулар сатып алу, туклану чыгымнарын да өстәсәң, 700 мең сумнан арта.
Рәдифнең әтисе Рәис Гыйматдинов, хуҗалыгында нәрсәне сатарга мөмкин булса, шуны акчага әйләндергән. Әмма дәвалану чыгымнары әлеге гаилә күтәрерлек кенә түгел. Рәис “Востокзернопродукт”та тракторчы булып эшли. Әниләре улы белән ничә ай инде хастаханә юлында. Аларга бик тә ярдәм кирәк.
Районыбызда, хәтта читтә яшәүчеләр дә шундый ярдәмгә мохтаҗларга булышып киләләр иде. Рәдифкә дә сәламәтләнергә ярдәм итик.
Гыйматдиновлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен аларның исәп-хисап счеты:
Получатель: Гиматдинов Раис Низамутдинович
Счет получателя: 40817810262313302824
Банк получателя: Отделение “Банк Татарстан” №8610 ПАО Сбербанк г.Казань
ИНН Банка получателя: 7707083893
БИК Банка получателя: 049205603
Корреспондентский счет: 30101810600000000603
Код подразделения Банка по месту
Ведения счета карты (для внутренних
переводов по системе Сбербанк): 4286100970
адрес подразделения Банка по месту
ведения счета карты: Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. Советская, 2.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев