Әлки казлары Казанга оча
Бүген безнең район Казанның Дәрвишләр бистәсендә иртә таңнан ярминкә җәелдерделәр.
Кала халкына яңа суйган мөгезле эре терлек ите, күп итеп каз, үрдәк, тавык түшкәләре тәгьдим ителгән. Иртәдән казанлылар бик күп каз сатып алганнар. Бәяләре дә кыйммәт түгел- бер түше 1700 сум, ә эче- башы җыелмасы 300 сум.
Чуаш Кичүе, Чуаш Борнае, Түбән Кәчи, Иске Камка, Карга авыл җирлекләре ярминкәгә аеруча зур хәзерлекле килгәннәр.
"Кызыл Шәрык", " Хузангай" бөртек, фураж, ярмалар, сыек май белән сәүдә иттеләр. Кала халкы әлкилеләргә зур рәхмәтле булуларын белдерәләр, киләсе ярминкәгә узләренең заказларын калдыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев