Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки халкыннан гуманитар ярдәм озатылды

4 августта районыбыздан ДНР һәм ЛНРда яшәүче халыкка гуманитар ярдәм тупланып озатылды. “КамАЗ” автомобиле ярдәм йөген Казанга илтеп бушатачак. Анда әлкилеләр китергән азык-төлек, кирәк-ярак тартмалары башка район, шәһәрнекеләр белән берләштерелеп, махсус колонна белән Украина ягына озатыла.

 Районыбыз халкы авыр хәлдә калган Луганск һәм Донецк республикалары халкына инде моңа кадәр дә берничә кат ярдәм җыеп озаткан иде.

Бу юлы йөздән артык тартма тупланды. Оешма-учреждение хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, аерым бер кешеләр тормыш-көнкүрештә кирәкле товарларны туплап китергән. Ярдәм тартмаларына төрле ярмалар, токмач, шикәр, сыек май, шәхси гигиена предметлары, мәктәп кирәк-яраклары салынган. Ярдәм тартмалары җыюда районның барлык мәктәпләре дә катнашкан. Шулай ук күпчелек балалар бакчасы да бу изге эштән читтә калмаган. Гуманитар ярдәм туплауда 13 авыл җирлеге катнашкан. Чуаш Кичүе, Камка, Чуаш Борнае, Түбән Әлки, Иске Камка җирлекләрен аерып әйтәсе килә. Алар үз территорияләрендә яшәгән халыктан ярдәмне беренчеләрдән булып туплап тапшырган.

Район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Балакирев ярдәм йөген озатканда:

 Мин гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Без, әлкилеләр, авыр хәлдә калган халыкка ярдәм кулы суза белүебезне тагын бер кат исбатладык, – диде ул.

Ярдәм йөген Казанга озатуда “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте автомобиль белән булышкан. Йөкне илтеп җиткезүне җәмгыятьнең тәҗрибәле һәм мактаулы шоферы Фәнил Әгъләмовка йөкләгәннәр. Без Фәнилгә хәерле юллар теләп калдык. Ә Әлки җиреннән җыелган ярдәм авыр хәлдә калган Луганск Һәм Донецк халкына күпмедер дәрәҗәдә булса да җиңеллек китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев