Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әлки хәбәрләре» эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновта кунакта. ФОТО

Түбән Әлкинең уңышлы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов бүген инде бөтен республикада, хәтта аннан читтә дә танылды.

 Аның предприятиесендә 50-60 кеше үзенә тотрыклы хезмәт хакы булган эш урыны тапкан. Җәйге чорда биредә эшләүчеләр саны 100 гә якынлаша. 
Альберт Шәйхетдиновның сөт һәм сөт ризыклары ташу автомобильләре бөтен Россия буйлап чаба бүген. Моннан тыш, аның базасында да эш кайнап тора. 
Шушы арада без әлеге базада булып кайттык. Андагы яңалыкларны күрдек, булдыклы һәм оста тракторчылар, шоферлар, көйләүчеләр һәм башка һөнәр ияләре белән таныштык.

 

Биредә  тракторлар кабат “туа”


Күптән түгел ТНВ каналыннан бер районның элек гөрләп эшләп торган “Сельхозтехника” базасының таралып юкка чыкканын күрсәткәннәр иде. “Сельхозтехника» берләшмәләренең элекке формалары бөтен районда бетте. Ә менә бездә ул базада өч төрле предприятие булдырылып, тагын да киңәеп, яңартылып эшләп килә. Өч предприятиенең берсе – эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновныкы.
Альберт Әсхәтовичка элекке “Сельхозтехника”ның комбайннар, тракторлар ремонтлый торган депосы туры килгән. Ул шул юнәлешне дәвам иттереп, бу депода К-700 тракторлары ремонтлау белән шөгыльләнә. Без бу базага килеп төшкәндә күрше районнан бик тузган хәлдәге бер К-701 тракторын китергәннәр иде. Кайчандыр галәмәт куәтле булган бу тракторның двигателе дә яраксыз, арткы күпере, тизлек тартмасы бик хөрти. Хәтта “крыло”сы, баскычларына кадәр ташка үлчим хәлгә килгән.
Мин тракторны кабул итүче Альберт Шәйхетдиновка: “Ничекләр бу тимер тавын рәткә китерерсез икән?” –дим.
– Бу тракторны егетләребез өр-яңа ясаячаклар,–дип эш процессы белән таныштыра да башлады ул. 
Тракторны иң элек махсус бокста кайнар сулар белән әйбәтләп юалар. Аннан рамына кадәр һәр узелын сүтәләр. Кабина, “крыло” кебек өлешләре ремонтланып буялса, күрше цехта двигателенә, тизлек тартмасына, күчәрләренә капиталь ремонт ясала.
Менә безнең янәшәдә өр-яңага охшаган К-744 тракторы басып тора.
– Бу трактор да безгә килгәндә шундый хәлдә, яман тузган иде. Хәзер инде аның фараларын гына эләсе калып бара. “Сельхозтехника” чорыннан ук шундый зур егәрлекле тракторлар ремонтлаган алтын куллы көйләүчеләребез Илгиз Булатов һәм Рөстәм Әдиуллин биредә эшли. 


– Аларның осталыклары, тәҗрибәсе хәйраннар калырлык. Мең төрле узелга җан өреп яңартулары өстенә, Илгиз абый тракторчы да, җәй буе К-701 дә эшли. Рөстәм абый исә автокранчы, төзелешләрдән кайтып керми,–дип мактый җитәкче егетләрен.
Ут чыгарып эшләүче егет янына туктагач та аңа бик югары бәя бирде Альберт Әсхәтович:
– Бу безнең эретеп ябыштыручы Марс Насретдинов. Ул, гади эретеп ябыштыру аппаратыннан тыш, газ, аргон белән эшли торганнарында да бик оста эш итә. Аңа нәрсә ясарга икәнен генә әйтергә, калганын ул үзе белеп башкара. Оста рәссамнарныкына тиң аның хезмәте,–диде ул. 


Аннан инде без цехта эшләүче Шамил Рәүпов янына тукталдык. Шамил мең дә бер төрле шлангларны үз урыннарына тоташтырып, тракторны тулысынча җыеп, “конвейердан” чыгарып җибәрүче икән. Күрәм, мондагы һәр кеше берничә эшне башкара. Әйтик, Шамил үзе Англиядә җитештерелгән, бик күп төрле эшләрне үти торган тракторда да хезмәт куя. Ул трактор җир дә казый, асфальт-бетонны да вата, багана өчен баз тишә, төйи, бушата. Бик акыллы техника, диләр аның турында.
Альберт Шәйхетдинов һәр эшчесе янына килеп, аның гаиләсе, тормышы турында да сөйли. “Менә яңа өй салалар”, “Машинасын яңага алыштырды”, “Улын өйләндерде” кебегрәк сүзләрне мин күп ишеттем. Соңрак белдем – гаиләдә зур эшләр, мәшәкатьләр булганда биредә хезмәт куючылар җитәкчеләреннән процентсыз “кредит” алалар икән. Тора-бара эшләп түләү шарты белән. Бик олы ярдәм бит бу. Шуңа монда эшләүчеләр “Альберт Әсхәтовичка рәхмәт инде”, – дип кенә торалар. 

Техникага җан кертүчеләр


Без деподан чыгып, яңа төзелгән – моторлар, күчәрләр, тизлек тартмалары ремонтлана торган цехка күчтек.
Мин бу цехка кергән саен Виктор Антоновны очратам. Ул үтә дә четерекле эштә – К-700 тракторларының тизлек тартмаларын җыючы. Виктор һәрчак салмак хәрәкәтләр белән бер күчәргә төрле дисклар җыя. Бу эш шулкадәр төгәллек һәм сабырлык сорый икән – тиешледән бер-ике миллиметр авышсаң да, тизлек тартмасы тиешенчә эшләмәячәк.


Виктор Югары Кәчи егете. Соңгы елларда өйләнеп җибәргән. Базарлы Матакта өй сатып алганнар. Ул гомумән бик төгәл кеше дә. Иртәнге алтыда инде эш урынында була икән. 
Инде бу базадагы тагын бер ноу-хау белән таныштырыйк. Хәзер авыл хуҗалыгы техникасында нинди генә шланглар юк. Аның дистә метрлылары да, беләк буйлысы да була. Һәркайсының үзенең очлыгы. Бу шлангларның берсе генә шартласа да, трактормы, башка техникамы – басып кала. Шул шлангларны  ясый торган ике автоматны дүрт миллион сумга Альберт Шәйхетдинов сатып алган. Кызу эш чоры – язгы чәчү, урак вакытында бу алтын бәясе автоматларга эшләр чыгып кына тора. Бөтен Кама аръягы районнары әлеге йомыш белән монда чабалар икән. Аларга сафтан чыккан  шлангларының яңасын санаулы минутлар эчендә Рамил Шәрапов ясап бирә. Рамил башта Чистай авыл хуҗалыгы техникумын, аннан Казан аграр университетын тәмамлаган инженер-механик. Кызлар колагына – уңган, булган бу егет әлегә ялгыз, өйләнмәгән икән.

Майның асылы монда җитештерелә


Алга киткән Европа илләрендә халыкның 70 проценты аш-суга чиста көнбагыш мае файдалана икән. Ә Россиядә нигәдер 90 процент халык химия кушып рафинадлаштырылган, барлык файдалы матдәләре диярлек  югалган майны кулланалар.
Эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның май сыгу цехында элегрәк бөтен халык яратып кулланган, көнбагыш исе килеп торган сыек май җитештерелә. Бу цехка керүгә тәмле хәлвә исләре  борынны кытыклый. Биредә алты кеше тәүлек әйләнәсе эшли. Бер тәүлеккә җиде тонна көнбагыш мае җитештерелә.
Оператор Радик Сабиров безгә дә май җитештерү серләрен ачты.
–Менә бу трактор чүмеченә төяп цехка ике тәүлеккә җитәрлек  көнбагыш бөртеге ташыла. Шнек ярдәмендә бөртек кабыгыннан арындыру бункерына озатыла. Шуннан кабыгы торбалар аша складка китә. Ә төше ике кат пресс аша сыгыла. Май биш тонналы бункерга  ага. Түбе  исә торба аша складка озатыла. 


Монда әзер май өчен биш тонналы бункердан тыш 20 шәр тонналы ике һәм 70 тонналы тагын бер цистерна куелган.  Хәер, зур май запасы җыелмый да икән. Әнә предприятиенең утыз еллык тәҗрибәле шоферы, Әхмәт егете Рөстәм Вәлиуллин машинасын карап бетерүгә, 20 тонна майны төяп бүген үк Яр Чаллыга илтеп бушатачак.

Без Альберт Шәйхетдинов белән май цехы складларына үттек. Монда көнбагыш кабыгы, май сыгудан калган түбе өелеп тора.
–Кабыгын кирпечкә кушарга Алексеевскидан килеп алалар. Ә түбенә сорау тагын да зур – катнаш азык хәзерләү өчен кыйммәтле кушылма ул, –ди Альберт әфәнде.
Көнбагыш калдыксыз чимал булып чыкты. 
Мин эшмәкәрдән май ясау өчен чималны каян сатып алулары белән дә кызыксынам.
– Быел “Яшь көч” 830 гектарда көнбагыш үстерде. Без аларга орлык сатып алганда, шулай ук ягулык-майлау материаллары белән, башка чыгымнарын каплап булыша килдек. Һәм көнбагыш бөртеген дә тулысы белән үзебезгә сатып алдык. Шундый ук юнәлештә тагын берничә хуҗалык белән эшләдек. Безнең бөртек складлары көнбагыш белән шыплап тулган,-ди Альберт Шәйхетдинов.
Соңрак без ул складларны да әйләндек. 2200әр тонна бөртек сыешлы дугалы ике яңа склад салып куйганнар. Янәшәдә тагын шундый бер склад салырлык урыннары бар.

Каян башланды


Әйткәнемчә, Альберт Шәйхетдиновның ике дистәдән артык зур “Скания” машиналары бөтен Россия буенча йөк ташыйлар. Бу эшкә ничек керешеп киткәннәр соң?
–Без энекәшем Дамир белән “Кызыл Шәрык”нең терлекчелек комплекслары төзелешенә техника белән ярдәм иттек. Комплекслар эшләп киткәч, сөтен чит машиналар ташый башлады. “Үзебездәге сөтне нигә соң без ташымыйбыз?” дип, Дамир белән уйлаштык та берничә машина сатып алдык. Менә шуннан башланды инде. Хәзер “Данон” компаниясенә сөт һәм сөт продуктлары ташыйбыз.

 

Исәп төгәллекне ярата


Альберт Шәйхетдинов коллективында хезмәт  һәрчак умарта оясындагыдай кайнап торыр. Шулкадәр кешенең эшен барлап, санап-исәпләп торуны бары ике хатын-кыз – бухгалтер Гүзәл Билалова һәм логистика эшен алып баручы Илсөяр Мөхәммәтҗанова башкаралар. Бу кызлар кулыннан күпме сан, күпме акча документы узган. Ә бит һәр сан артында коллективта хезмәт куючыларның башкарган эше, хәләл акчасы дигәндәй.  Монда төгәллек беренче урында. Гүзәл һәм Илсөяр ханымнар белән Альберт Шәйхетдинов инде дистә елга якын аңлашып, киңәшләшеп эшлиләр.
Май чүлмәгенең тышыннан билгеле, дигән халык әйтемендәгечә,  Шәйхетдинов предприятиесенең ике катлы офисы ук  тел шартлатырлык затлы итеп эшләнгән. Беренче катта бухгалтерия һәм Альберт Шәйхетдиновның эш бүлмәсе. Икенче катта ашханә һәм зур булмаган үз кунакханәләре. Бик зәвык белән эшләнгән бу бинаны Президент Рөстәм Миңнеханов та  бик ошатып: “Менә авыл бизнесменнары нинди офисларда эшлиләр!”,–дип куйган иде. 
Әйе, бу предприятедәге һәр эш урынында шундый күркәмлек, тәртип, уңайлы шартлар тудырылган.

Биргәннеке кимемәс


Эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның мәчетләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, зиратларны төзекләндерүгә һәм, гомумән, ярдәмгә мохтаҗларга күрсәткән игелеге санап бетергесез. Районда нинди төзелеш, ремонт эшләре башланмасын, бу миһербанлы егетебезгә йомыш төшми калмый. 
Коръәндә бит биргәннеке кимемәс, ишәер, дигән мәгънә салынган сүрәләр бар. Альберт Шәйхетдиновның кешеләргә ярдәме, мәрхәмәтле гамәлләре аңа заманча база,  шундый куәтле коллектив булдырырга һәм эшләрен уңышлы алып барырга бәрәкәт тудырадыр да.
Без әлеге зур, төзек, чисталык һәм тәртип бөркелеп торган базадан киткәндә Альберт Шәйхетдиновтан “тагын нәрсәләр корырга, булдырырга планлыйсың?” дип тә сорадык.
–Башта уйлар, планнар йөри инде. Әмма нәрсәгә тотынсам да, иң элек аны яхшылап өйрәнеп, әлеге юнәлешнең мисалын-үрнәген, тәҗрибәсен барып күреп кенә эшкә алыначакмын,–ди эшмәкәр.

Гаиләсе – ныклы терәк


Альберт Әсхәтовичның гаиләсе Казанда яши. Ул үзе дә көн саен кайтып-китеп йөри. Иртән дүрт тулганчы ул инде аяк өстендә була, ә алтыда Түбән Әлкидәге базасында  яңа көнгә эшләр планлаштыру башлана. Эш көне төгәлләнгәндә инде күптән кич була...
Шулкадәр вакытыңны, энергияңне биреп хезмәт кую өчен, билгеле, гаиләңдә сине аңлаулары, кирәк чакта терәк булулары бик мөһим. Ә Альбертның гаиләсе нәкъ әнә шундый, якыннары аның ышанычлы таянычы, ярдәмчеләре. 
Җәмәгате Эльвира бухгалтерия, исәп-хисап, язу-сызу кебек эшләрдә иренең иң беренче булышчысы, зирәк киңәшчесе. Эльвира – 1980 нче елларда район “Сельхозтехника” берләшмәсе белән җитәкчелек иткән, аны бик нык үстергән, ныгыткан һәм республикада таныткан Мөдәррис Шәйхетдиновның кызы. Димәк, алар әтиләренең эшен дә дәвам итәләр булып чыга.
Ике уллары да әтиләре кебек тимер-томыр эшенә җаннары фида, техникага мөкиббән егетләр. Олысы Ринат Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем ала. Бөтендөнья челтәре интернетны аркылыга-буйга айкап, кирәкле мәгълүматларны табу кебек эшләрдә ул әтисенең иң беренче һәм белдекле ярдәмчесе. Тугызынчы сыйныфта укучы Рифат исә машина-трактор дигәндә дөньясын оныта, компьютер техникасын биш бармагыдай белә. Агачына күрә алмасы, дигәндәй, “булам” дип торган бу егетләрнең әтиләре бизнесын уңышлы дәвам иттерәсенә шик юк. 

Эш ярату балачактан килә


Киеренке хезмәт, тыгыз эш графигы буенча яшәүче, көненең һәр минуты бүленгән Альберт Шәйхетдиновта ару-талчыгу дигән нәрсәне күрмисең дә. Аның энергиясе ташып тора, кәефе гел күтәренке, йөзеннән елмаю китми. Ирексездән, каян көч-энергия ала, ничек барысына өлгерә, дип уйлап куясың.
Мондый эшкә сәләтлелекнең чишмә башы балачактан, гаилә тәрбиясеннән үк башлана бугай.
Әниләре Саҗидә ханым белән бер очрашуда ул уллары Альберт белән Дамирның кечкенәдән эшләп үсүләрен сөйләгән иде. Әниләре белән басуда чөгендер дә утаганнар, йорт тулы мал-туарны да  караганнар  малайлар. 
Саҗидә ханым әйтүенчә, уллары балачактан акчаның кадерен, аның җиңел табылмавын белеп үскәннәр.
– Альберт җиденче сыйныфтан соң җәй буе кырчы булып эшләде, атка атланып, иген басуларын терлекләрдән саклады. Әллә ничә ел рәттән комбайнчы ярдәмчесе булды. Бер җәйне сыйныфташы Фәнис Сираҗев белән үзләре комбайн штурвалына утырдылар. Көн-төн эшләсәләр эшләделәр, әмма үз дигәннәрен иттеләр – комбайнчылар арасында беренче урынга чыктылар. 
Алар көнне физзарядка белән башлап җибәрәләр, “Алинә” спорт комплексына йөриләр, кышын чаңгы шуалар, - ди әниләре.
Чыннан да, Альберт Әсхәтович спортны тормышта үзенең аерылгысыз юлдашы иткән. Ул  тимераякта шуарга да бик ярата. Кышларын вакыт булган саен командаларга бүленеп хоккей уйныйлар. Түбән Әлкидә алар ясаган шугалакны бик күпләр, бигрәк тә балалар үз итә. Укучылар арасында хоккей ярышлары да оештыралар әле.
–Яраткан хезмәтең, спорт һәм, билгеле, гаилә – яшәргә һәм эшкә рухландыра, көч-энергия бирә торган төп нәрсәләр әнә шул. Тормыш шулкадәр рәхәт, мавыктыргыч әйбер, яшәүнең һәр көне – әйтеп бетергесез бәхет,–ди эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов.


Сүз уңаеннан шуны да әйтик, быел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Альберт Шәйхетдиновны “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев