Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Әлки хәбәрләре" газетасы журналисты һәм тәрҗемәче Рәшит Хәсән улы Хәбибуллинга 70 яшь

Бу атнаның соңгы көне хөрмәтле хезмәттәшебез, район газетасын чыгаруга бөтен гомерен диярлек багышлаган журналист һәм тәрҗемәче Рәшит Хәсән улы Хәбибуллин өчен күренекле дата – аңа 70 яшь тула.

 
“Коммунизм юлы” газетасы редакциясенә эшкә 1976 елның август башында килә ул. Аңарчы Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган, өч ел СССРның Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайтырга өлгергән егетнең эшкә алуларын сорап язган гаризасын газетаның ул чактагы редакторы Бари Гыйльмиев кабул итеп ала. Булачак хезмәткәрнең татар һәм рус телләрен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый, кирәк чакта ярдәм итәчәгенә ышандырып, фатихасын бирә.
Рус мәктәбендә белем алган, көнкүрештә күбрәк рус телендә аралашкан егеткә татарча язылган мәкаләләрне тәрҗемә итү баштарак ансат булмый. Аңа, билгеле, тәҗрибәле хезмәттәшләре булышып тора. Әмма төп ярдәмчеләре сүзлекләр була Рәшит Хәсән улының. Тырышлыгы, үз эшенә гаять җаваплы каравы нәтиҗәсендә тәрҗемәче һөнәрен бик тиз үзләштерә ул. Биш ел шушы хезмәтне башкарганнан соң аны редакторның дубляж буенча урынбасары итеп куялар. Бусы инде тагын да җаваплырак вазыйфа, чөнки татарча текстны русчага авыштырып кына калмыйча, башка тәрҗемәчеләрнең эшләрен тикшереп дөреслисе, газета битләре тулгач, аларны укып, хаталарны чүплисе, икенче көнне яңа сан укучыларга таратылгач, вакыт-вакыт алар белән дә аңлашасы, ялгыш хата китсә, кызарасы... 
Боларның барысын да шунда эшләгән кеше генә аңлыйдыр.
Рәшит Хәсән улы редакциядә 40 ел хезмәт куйды. Олыгаеп пенсия яшенә җиткәч тә тиз генә лаеклы ялга җибәрмәделәр үзен – аны алыштырырдай белгеч табылмады. Аның кебек тирән һәм күпкырлы белемле, һәр сүзгә, һәр җөмләгә сизгер тәрҗемәчеләр сирәк очрый шул!
Коллективта Рәшит абыйны хөрмәт итмәгән кеше юк иде (бу хәзер дә шулай, өлкән хезмәттәшебезгә ихтирамыбыз чиксез). Ул безгә, редакциядә эшләүчеләргә, грамоталылык, белемлелек, үз эшенә җаваплылык үрнәге булды. Кул астындагыларга һәрчак йомшак мөгаммәләдә иде Рәшит Хәсән улы. Без әле дә: “Эх, Рәшит абый булса, аңардан гына сорар идек!” дип әйтеп куябыз.
Редакциядә эшләп кенә түгел, биредә шәхси бәхетен дә тапкан ир-егет ул. Тормыш иптәше Миңлегөлсем Талип кызы белән кушылулары, кызлары Рәмзиянең, уллары Рәзилнең дөньяга килү сөенече, гаилә шатлыклары-борчулары – барысы да барыбызның да күз алдында булды.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Рәшит Хәсән улы! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә корычтай нык исәнлек һәм озын гомер, гаиләгезгә тигезлек һәм иминлек телибез. Сез – редакциянең ышанычы да, чөнки авыр вакытларда әлегәчә Сезгә мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт аңлавыгыз өчен! Бәйрәмегез күңелле үтсен, ул Сезгә яңа энергия өстәсен, яшәү теләген ныгытсын иде!
“Әлки хәбәрләре” газетасының хәзерге һәм элеккеге хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев