Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасына 2019 елның икенче яртысына язылу башланды

1 апрельдән 2019 елның икенче яртысы өчен “Әлки хәбәрләре”нә язылу башланды.

Хөрмәтле укучыларыбыз, без кабат сезгә мөрәҗәгать итеп, алга таба да бергә булырга, үзара хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Атнага ике тапкыр татар һәм рус телләрендә чыгып килүче “Әлки хәбәрләре”н өегезгә алдырып, сез районда булып торган вакыйгалардан, яңалыклардан хәбәрдар булачаксыз. Газета райондагы төрле тармакларның эшчәнлеге, сезне кызыксындырган сорау-мәсьәләләр, тырыш хезмәтләре белән танылган райондашларыбыз хакында язып тора. “Әлки хәбәрләре” – район тормышын тулысынча яктыртучы бердәнбер басма. Әле бит газетаның җомга саны белән килүче “Атна вакыйгалары” кушымтасында  республика, ил-көн вакыйгалары турында да байтак мәгълүмат алырга була.

Газетабызга район почта бүлекчәләрендә, шулай ук почтальоннарда язылырга була. Алты айга язылу бәясе индивидуаль әбүнәчеләр өчен – 726 сум, оешмалар өчен – 816 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев