Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы
1 апрельдән 2019 елның икенче яртысы өчен “Әлки хәбәрләре”нә язылу башланды.
Озак еллар дәвамында район Сабантуйлары батыры булган Талибулла ага Яруллин истәлегенә үткән көрәш бәйгесе өч районның иң көчле яшь спортчыларын җыйды. Һәр язда уза торган әлеге ярыш елдан-ел зуррак колач ала бара. Быелгысы баһадир көрәшчебез, заманында Муса Җәлил исемендәге республика призына үткән ярышларда җиңеп чыккан Талибулла Яруллинның тууына 85 ел тулган чорга туры килде.
Шактый гомер яшәп, мин шуны аңладым: бу тормышта туганнарың булу үзе бер бәхет. Әтиебез Ярулла белән әниебез Рәхимә, тугыз бала үстереп, безнең һәркайсыбызга яшәү өчен өстәмә көч, терәк бүләк иткән икән бит.
0