Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки хуҗалыкларына ашлама өчен акча кайтты

​​​​​​​“ВостокЗернопродукт” һәм “Хузангай” җәмгыятьләренә минераль ашлама сатып алу өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша 29 миллион 883 мең сум акча кайткан.

 

Идарә җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, әлеге эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре бер гектар җиргә 40 килограмм исәбеннән 2021 ел уңышы өчен үз акчаларына ашлама сатып алганнар. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы шундый шартны үтәгән хуҗалыкларга һәр чәчү җиренең бер гектарына 400 сум исәбеннән ашламага субсидия бүлеп бирә.

Әлеге ярдәмне “Яшь көч” хуҗалыгы да алырга җыена. Алар да субсидия өчен документларын тапшырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев