Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки командасы су полосы буенча район турнирында җиңде

​​​​​​​Үткән атнада “Ләйсән” йөзү бассейнында район спорт мәктәбе 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында су полосы буенча ачык турнир үткәрде.

 

Ярышларда биш команда – “Юность Москвы” олимпия резервы спорт мәктәбе, Новосибирскидан “Водолей” һәм үзебезнең районның өч командасы (“Актай” малайлар командасы, ТР җыелмасы (кызлар)  һәм “Актай-2”) – катнашты.

Турнирны ачу тантанасында спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул район ватерполчыларының Бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешүен һәм инде  үзебездә ил күләмендә кунаклар кабул итүебезне канәгатьлек белән билгеләп үтте.

Уеннар бик матур узды. Кайбер очрашуларда көндәшләр бер очко гына аерма белән җиңсә (“Актай” егетләре “Юность Москвы” командасын 12:11 исәбе белән отты), каршы якны “тар-мар иткән” җиңүләр дә булды (ТР җыелмасы Новосибирск командасыннан 30:4 исәбе белән өстен чыкты).

Ярышлар йомгаклары буенча “Актай” малайлар командасы җиңүче булды. Көмеш –Татарстан җыелмасында, ә өченче урынны “Юность Москвы” һәм “Водолей” бүлеште. Турнирның иң яхшы уенчыларын да билгеләп үттеләр. Бомбардирлар арасында Илүзә Вафина (“Актай”) иң оста булып танылды. Иң яхшы капкачы – Камил Вәгыйзов (“Актай”), иң яхшы сакчы –Платон Аферин (“Юность Москвы”), иң оста һөҗүмче – Никита Руднов (“Водолей”).

Район кунаклары ярышлардан соң Болгарда экскурсиядә булып кайттылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев