Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Россия чемпионы Гөлназ Сәгыйрова Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Татар Борнаенда туып үскән Гөлназ Сәгыйрованың инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча “Абилимпикс” VI Милли чемпионатында катнашуы һәм “Флористика” компетенциясендә беренче урын алып Россия чемпионы булуы хакында язган идек инде.

Шушы көннәрдә Гөлназ “Аблимпикс” җиңүчеләре составында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 

Әлеге чемпионат узган елның ноябрендә Мәскәүдә дистанцион форматта узган иде. Анда 77 компетенциядә җиңү өчен  Россиянең 81 төбәгеннән 2 меңнән артык кеше (участники) көрәште. Татарстан командасы, 84 медаль яулап, гомумкоманда зачетында икенче урынга чыкты.

Милли чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов аларның Татарстан данын яклап башкарган хезмәтләрен  югары бәяләде.

  • Бу искиткеч уңыш. Сез төрле-төрле. Әмма барыгызны да ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек, тырышлык (упорство) берләштерә. Алдыгызга зур максат куеп, сез аңа ирешү өчен мөмкин булганны да, булмаганны да эшләдегез. Без сезнең белән горурланабыз, – диде президент.

Ул мондый югары дәрәҗәдәге белгечләрнең республикада бик кирәк булуларына басым ясады.

“Абилимпикс” җиңүчеләрен бүләкләгәндә Рөстәм Миңнеханов Гөлназ Сәгыйрова белән әңгәмә дә кора (корды).

  • Рөстәм Нургалиевич минем кайсы районнан булуымны сорашты. Милли орнаментлы киемнәр тегүем, элекке татар чигеше белән шөгыльләнүемне әйткәч, бик кызыксынды, “бу һөнәрләреңне һичшиксез дәвам ит, осталыгыңны үстер” дип киңәш итте. Аның ихласлыгына, безнең белән үзен бик гади тотуына, якын кешеләредәй кайгыртып сөйләшүенә, татарча да, русча да камил белүенә исем китте, – дип тәэсирләрен уртаклаша Гөлназ.

Очрашуда катнашучылар исеменнән Гөлназ республика җитәкчесенә соравын да җиткерде. “Вузларда укучы “Ворлдскиллс” призерларына махсус президент стипендиясе түләнә. “Абилимпикс” чемпионаты җиңүчеләре-студентларга да шундый стипендия билгеләү мөмкинлеге булмасмы?” – дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка. Президент бу мәсьәләне уңай хәл итәргә ышандырды.

Гөлназның югары уку йортына керергә нияте бар икән. Ул Казан федераль университетында психолог белгечлегенә укый башлаган булган, әмма матди кыенлыклар аркасында укуын дәвам итә алмаган. “Яңадан шушы факультетка керәсем килә, шул ук вакытта дизайнерлык юнәлеше буенча югары белем алырга да теләгем бар”, – ди ул.

  • Әмма мин президентка сорау биргәндә үземнән бигрәк сәламәтлек  мөмкинлекләре чикләнгән башка егет-кызларны күздә тоттым. Инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, аларга ярдәм итүгә җәмгыятьтә тагын да зуррак игътибар бирелүен бик телим, – дип тә өстәде кыз.

Гөлназның ТНВ телеканалы хәбәрчесенә интервью биргәндә әйткән сүзләре дә тирән мәгънәле иде. “Чемпионатка әзерләнгәндә дә, биремнәрне үтәгәндә дә без Татарстан исеменнән чыгыш ясавыбызны һәрчак истә тоттык. Республикабыз безнең белән горурланырлык булсын дип тырыштык”, – диде ул.

Гөлназ белән элемтәгә кереп, без бүген аның ниләр белән мәшгуль булуын сораштык.

  • Мин хәзер Россия җыелма командасы составында 2022 елда булачак “Абилимпикс” дөнья чемпионатына әзерләнәм. Әлеге зур бәйгедә сер бирмәс өчен күнегүләрне өзлексез алып барабыз. Дизайнерлык эшенә, инвалидлар белән мастер-класслар үткәрергә дә вакыт табарга тырышам. Кыскасы, һәр көнем алдан планлаштырылган, буш вакытым юк диярлек, – ди тынгысыз һәм талантлы якташыбыз Гөлназ Сәгыйрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев