Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки һәм Спас районнары Хәрби комиссариатыннан 13 егет армия хезмәтенә озатылган

Көзге чакырылыш буенча беренче төркем егетләр Россия Кораллы Көчләренә алынып, солдат шинеле кияргә өлгерде дә инде.

Әлки һәм Спас районнары Хәрби  комиссариатыннан 13 егет озатылды. Аларның алтысы безнекеләр – Базарлы Матак, Түбән Салман, Үргәгар, Югары Әлки, Каракүл, Иске Матак авылларыннан. Егетләр хәрби белгечлеккә ия – сугышчан транспорт йөртүчеләр. Аларның кай якларда хезмәт итүе дә билгеле: берсе Оренбург, икесе Екатеринбург, калганнары Волгоград шәһәрләре тирәсендә дислокацияләнүче частьләргә җибәрелгән.

Районыбыз шефлык иткән Оренбургтагы частькә улларыбызны декабрь башында озатачакбыз. Әлки районыннан армиягә бу көздә 36 егет китәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев