Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы советы утырышында узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Фото

19 февральдә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда районның 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы мәсьәлә каралды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Татьяна Воропаева катнаштылар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Сессия эшенә кадәр Васил Шәйхразиев район башлыгы Александр Никошин озатуында “Хузангай” җәмгыяте базасында булдылар. Олы кунакны җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов үзләрендәге көнбагыш мае сыгу цехы, сыек майны савытларга тутыру конвейеры белән таныштырды. Васил Габделгаязович, май савытларындагы язуга (этикетка) игътибар итеп:

–Биредә үз исемегез, үз брендыгыз булу бик яхшы. Мин продукциядәге этикеткага “ТАССР төзелүгә 100 ел” дигән тамга да өстәүне сорар идем. Бу, бердән, безнең тарих, аннан, сезнең ватанпәрвәрлекне  күрсәтер иде,–диде.

Евгений Чугунов моны хуплады, әлеге символны үзләре җитештерә торган башка товарларга да куярга ышандырды.

Биредә ярма ясау, аны капларга тутыру цехы шактый уңышлы эшли. Кунаклар алары белән дә таныштылар.

Васил Шәйхразиев узган ел азагында эшли башлаган май-сыр заводын да карады. Заводка 200 миллионга якын сумлык җиһазлар сатып алынган. Биредә әлегә 15 кеше эшли. Тора-бара аларның саны 50 гә җитәчәк. Монда ясалган сыр продукциясен “Звениговский” кибетләре аша бөтен Россиядә саталар.

Премьер-министр урынбасарына шулай ук бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновларның җитештерү базасын да күрсәттеләр. Биредә Альберт Шәйхетдинов көнбагыш мае җитештерү цехы, зур егәрлекле  тракторлар ремонтлау депосы, коллективта хезмәт куючыларның эш шартлары  белән таныштырды.

Дамир Шәйхетдинов исә халыктан җыелган сөтне кабул итү, беренчел эшкәртеп зур заводларга озату тәртибен күрсәтте. Шулай ук биредәге май җитештерү цехы, заманча төзелгән бөртек саклау складлары Васил Шәйхразиевка бик ошады.

Район мәдәният йорты каршында авыл җирлекләренә грантлар ярдәмендә бирелгән техника күргәзмәсе булдырылган иде. Ә тагын бер мәйданда нәселле атлар, токымлы мөгезле эре терлек, кәҗә, сарык, дуңгыз асраучылар үз малларын күрсәттеләр. Байтак райондашларыбыз күпләп үстерә торган йорт  кошлары күргәзмәсе дә халыкның игътибарын җәлеп итте.

Мәдәният йортында исә кунакларны мәктәп балалары башкарган кул эшләре, робот техникасы белән таныштырдылар. Иркен фойеда “Актай”,”Юхмачы пекарнясы”, “Яшь көч”, “Хузангай” җәмгыятьләре продукциясе урын алган. Васил Шәйхразиевка мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәсе дә бик ошады. Ул мәктәп коллективларына куйган хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде.

Сессиядә районның 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары, 2019 елга билгеләнгән бурычлар хакында доклад белән район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады (Докладның эчтәлеге белән газетабызның алдагы саннарының берсендә таныштырырбыз).

Фикер алышуларга күчкәч, беренче итеп сүз күпкырлы эшләре белән районда һәрчак үрнәк булган Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәровка бирелде. Ул республика хөкүмәте вәкиле алдында үзен борчыган берничә мәсьәләне дә күтәрде.

–Авылларыбызда терлек абзарлары төзү өчен бирелә торган субсидияне файдаланучылар бар. Аларның сыерлар санын биш яисә сигез башка җиткерүе сорала. Әмма өч сыер асрап, абзарларын яңартырга теләүчеләргә дә әлеге ярдәм бирелсә яхшы булыр иде,–диде җирлек башлыгы.

Фәргать Әкбәров тагын бер үтенечен юллады:

–“Чиста су” программасы буенча районга елга нибары 10 миллион сум акча бирелә. Аны 30 миллион сумга җиткереп булса, авылларны эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләсе күпкә уңайрак хәл ителер иде.

Фәргать Әсхәт улы авыл җирлекләренә автомобильләр, тракторлар бирү буенча программаларның эшләп торуы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев үз чыгышында эре инвесторлар белән беррәттән  крестьян-фермер  һәм шәхси хуҗалыкларда, гаилә фермаларында да товар җитештерүнең елдан-ел үсүен  билгеләп узды. Әйтик, былтыр районда 60 мең тоннага якын сөт савып алынган. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Эре инвесторлар көтүне яңарту хисабына да маллардан югары продукция алуга ирешәләр. Узган ел “Кызыл Шәрык-Агро”га  Даниядән һәм Голландиядән 1900 баш нәселле таналар кайтарылды. “Хузангай”га 956 баш токымлы буаз тана кайтты. Димәк, сөт җитештерүдә үсеш тагын булачак.

Соңрак ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев район советы утырышында ясаган чыгышында:

–Әлки республикада сөт җитештерү буенча дүртенче урында. Күрәм, сезнең сөт продукциясен реализацияләү буенча беренче урынга чыгарга да мөмкинлекләрегез бар,–дип билгеләп үтте.

Васил Шәйхразиев район башлыгы докладында да, чыгышларда да халыктан кергән үзара салымның авылларда тормыш шартларын яхшыртуда уңай бәяләнүен искә алып:

–Үзара салым кертелгәннән бирле республикада халыктан 816 миллион сум акча җыелган. Моңа хөкүмәттән 3 миллиард сумнан артык субсидия бирелгән. Әлкидә былтыр 4,4 миллион сум үзара салым акчасы кергән, һәм дәүләттән 18 миллион сум ярдәм күрсәтелгән. Иң мөһиме, бу акчаны нинди максатларда тотарга икәнен халык үзе хәл итә. Һәм ул башкарылган эшләрнең кадере дә зур,–дип ассызыклады.

Республикада гамәлдә булган 40ка якын программаның күбесе сезнең районда да эшли, диде Премьер-министр урынбасары. Авыл хуҗалыгын үстерү, социаль һәм мәдәни объектлар төзү һәм ремонтлау, юллар салу, парклар булдыру – барысы да биредә яшәүче халык өчен, кешеләр ихтыяҗын кайгыртып эшләнә, дип билгеләп үтте ул.

Утырышта ясаган чыгышында Васил Шәйхразиев алда торган зур эшләргә дә тукталды. Бу – сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев