Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар мәҗлесе үткәрелде. ФОТО

29 майда район үзәгендәге “Йолдызлык” кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Анда район мәчетләре имам-хатыйблары, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Һәр елны Рамазан аенда рай¬он башлыгы Александр Нико¬шин мөселманнар өчен авыз ачу ашы үткәрә. Быелгы мәҗлес Изге Ураза аеның яртысы үткән көнгә туры килде. Ифтарда районның барлык 30 мәчетеннән дә мулла¬лар катнашты. Аларның күбесен авыл җирлекләре башлыклары үз автомобильләрендә алып килделәр. Быел рамазан көннәрнең иң озын чагына туры килде. Мөселманнар 19 сәгатьтән артык ураза тота, ягъни таң вакытыннан кояш батканга кадәр авызына ри¬зык, су алмый. Әмма ураза тоту ри¬зыктан тыелу гына түгел. Рамазан ул – изге эш-гамәлләр ае. Кичке сигезенче яртыларда та¬бын янына җыелган халык алдын¬да имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев вәгазьләр укый башла¬ды. Ул уразаның һәр мөселман кешесенә фарыз булуын, аның Аллаһыбыз тарафыннан безгә сынау итеп җибәрелүен үтемле, тәэсирле итеп сөйләде. Аннан мәҗлес кунакларын Александр Никошин сәламләде. –Сез авылларыбызда иминлек хөкем сөрүе, халыкның дус-та¬ту яшәве өчен зур хезмәт куясыз, яшьләрне тәрбияләүдә бәяләп бе¬тергесез өлеш кертәсез. Кылган догаларыгыз да ил-көннең ты¬ныч булуы, эшләребезнең җай һәм уңышлы баруы, кырларда мул икмәк үсүе өчен. Мин изге ниятләрегез һәм эш-гамәлләрегез өчен сезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бәхетле-имин тор¬мыш телим,–диде район башлыгы, имамнарга мөрәҗәгать итеп. Әлеге теләкләргә аның урынба¬сары Рәшит Билалов та кушылды: – Авылларыбызда һәр зур эшне без сезнең киңәш һәм хәер- фатыйхагыз белән башкарырга тырышабыз. Авыл җирлекләре башлыклары да күп мәсьәләләрне мәчет картлары белән уртага са¬лып хәл итәләр. Мин сезгә тот¬кан уразаларыгызның кабул бу¬луын телим. Алдагы көннәрдә дә ниятләрегез тормышка ашсын өчен җиңеллекләр насыйп булсын, – диде ул. Мәҗлестә утыручыларга үз теләкләрен Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комите¬ты җитәкчесе Рәшит Мусин да җиткерде. Ифтарга хөрмәтле кунак итеп озак еллар район имам-мөхтәсибе хезмәтен алып барган Ислам хәзрәт Шәйхетдинов та чакырылган иде. –Миңа инде тиздән 88 яшь тула. Бүгенге мәҗлестә утыручы күп кенә имамнар белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә насыйп булды. Мине район җитәкчеләре һәрчак хөрмәт иттеләр, гозерләремне тыңладылар. Бүгенге мәҗлескә олылап чакырган өчен район башлыгы Александр Нико¬шинга, аның ярдәмчеләренә олуг рәхмәтләремне җиткерәм,–ди Ис¬лам хәзрәт. Менә азан яңгырады. Кунаклар хөрмә, өрек, су кабып авыз ачты¬лар. Аннан барысы бергә ахшам на¬мазы укыдылар. “Йолдызлык” кафесы кыз¬лары мәҗлескә килүчеләргә хөрмәт күрсәтеп, мул һәм тәмле нигъмәтләр белән сыйладылар. Чәй табыны артында кунаклар иркенләп сөйләшеп, аралашып утырдылар, ифтарны оештыручы¬ларга олы рәхмәтләрен әйтеп дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев